Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылларында Сабантуе көне билгеле

Казан Сабантуе 26 июньдә була.

news_top_970_100
Татарстан авылларында Сабантуе көне билгеле
Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй милли бәйрәме уздыру турында карарны имзалады. Татарстанның төп Сабантуе Казанда 26 июньдә була. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Җирле хакимият органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, шул исәптән республика шәһәрләрендә Сабантуе 12-13 июньдә була.

«Сабантуе Чаллыда 19 июньдә, Казанда 26 июньдә була», диелә документта.

Татарстан Хакимиятенә җирле хакимият органнары белән бергәләп, чикләү кагыйдәләрен исәпкә алып, бәйрәм чараларын үткәрү йөкләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100