Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан авыллары басуында селәүсеннәр йөгереп йөри - видео

news_top_970_100
Татарстан авыллары басуында селәүсеннәр йөгереп йөри - видео
https://pixabay.com

Татарстанның Биектау районы Алат авылы белән Әтнә районы басуында селәүсен күргәннәр.

Социаль челтәрләрдә чыккан видеода күренгәнчә, хәйран зур өч җәнлек ак кар буйлап йөгерә.

Селәүсен (рысь) – ерткыч җәнлек. Гадәттә, селәүсен зурлыгы зур этнекенә тиң. Колакларында озын чуклар бар. Койрыгы кыска, очлы. Аяклары зур, кышын йонлач, шуңа күрә селәүсен кар өстендә яхшы йөри ала.

Гадәттә, селәүсен куяннарны аулый, шулай ук көртлекләрне, кечкенә кимерүчеләрне, кыр кәҗәсен тотып ашый. Сирәк кенә йорт мәчеләренә, этләргә һәм төлкеләргә һөҗүм итә. Селәүсен караңгы вакытта аулый, ау вакытында 4 метрга кадәр сикерә ала.

Селәүсен сак хайван булганга карамастан, кешеләрдән курыкмый диярлек.

Селәүсеннәр кулга өйрәтелә, кулда "мер-мер" итеп сөйләшә, сәламләшкәндә маңгае белән сөзешә - бу иң зур ышаныч күрсәтү билгесе. Алар 15-20 ел яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100