news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан авыл хуҗалыгында хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округында өченче урында

news_top
Татарстан авыл хуҗалыгында хезмәт хакы буенча Идел буе федераль округында өченче урында
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча өченче урынны алды. Бу хакта hh.ru аналитиклары 2025 елның беренче яртыеллыгы буенча уздырган тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтә, дип яза «Татар-информ».

Шулай итеп, Татарстан агросекторында медиана хезмәт хакы 93,2 мең сум тәшкил иткән – бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%ка күбрәк. Уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе Башкортстанда (152,5 мең сум) һәм Оренбург өлкәсендә (104,4 мең сум) гынә югарырак.

Гомумән алганда, округ буенча авыл хуҗалыгында хезмәт хакының медиана дәрәҗәсе 7%ка арткан һәм 94,7 мең сумга җиткән.

Шул ук вакытта Татарстан агросферада вакансияләр саны буенча икенче урынны алган. 2025 елның беренче яртысында төбәк эш бирүчеләре 2,4 мең вакансия тәкъдим иткән – бу узган ел белән чагыштырганда 31%ка кимрәк. Кадрларга ихтыяҗ буенча лидер – Башкортстан, агросектордагы вакансияләрнең 23%ы нәкъ менә шушы төбәккә туры килә.

2025 елның беренче яртысында Идел буе федераль округында барлыгы 19,2 мең авыл хуҗалыгы вакансиясе ачылган – бу 2024 ел белән чагыштырганда 27%ка кимрәк.

Хезмәт хакларының иң зур үсеше Марий Эл Республикасы, Саратов өлкәсе һәм Башкортстанда теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар