Татарстанның 2026 елгы бюджетында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә субсидияләр бирү өчен 3 млрд 79,4 млн сум каралган. Бу акчалар яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу яки лизингка алу чыгымнарының бер өлешен каплауга юнәлдереләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хәбәр итә.
Сүз кулланылышта булмаган яңа техника – тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү җиһазлары һәм башка махсус техника турында бара. Дәүләт ярдәмен фермерлар һәм зур авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, башка оешмалар да ала алачак. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Субсидия алучылар исемлегенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү яки эшкәртү белән шөгыльләнүче фәнни оешмалар, көллиятләр һәм югары уку йортлары да кертелгән. Моннан тыш, ярдәм агросәнәгать комплексының барлык милек формаларындагы оешмаларына һәм шәхси эшмәкәрләргә дә биреләчәк.
Каралган акчалар тармакның матди-техник базасын яңартырга ярдәм итәчәк, шулай ук республикада уңыш күләмен һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү сыйфатын арттыруга уңай йогынты ясар дип көтелә, диелә хәбәрдә.