Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстанда һава торышы җитди бозылу көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -25..-27 градус фаразлана.
Республиканың төньягында һәм көнчыгышында аязганда -33 градус булырга мөмкин. Казанда да түбән урыннарда -25..-27 градус фаразлана, диелә хәбәрдә.