news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның әнисе ковидтан вафат булган

«Каһәр суккан ковид аны өч атна эчендә ашап бетерде», - дип яза Андрей Кузьмин.

news_top
«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның әнисе ковидтан вафат булган
https://www.instagram.com/kuzminmedia/

«Татарстан 24» телеканалының генераль директоры Андрей Кузьминның әнисе — Надежда Дмитриевна Кузьмина вафат булган. Бу турыда Андрей Кузьмин инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Кичә безнең әниебез вафат булды. Кузьмина Надежда Дмитриевна әле бер ай элек кенә энергияле, күңелле, матур ханым иде. Концертларда җырлады, ветераннар хәрәкәтендә катнашты, гимнастика һәм йөзү белән шөгыльләнде.

Аңа беркем дә 74 яшь бирми иде. Каһәр суккан ковид аны өч атна эчендә ашап бетерде.

Аны күпләр белә иде, күпләр яратты.

Безнең кайгыбызны уртаклашучыларның барысына да рәхмәт», — дип яза Андрей Кузьмин.

Ул әнисе белән бәйрәмдә төшкән фотоны куйган. «Безнең әнине бәхетле итеп истә калдырыгыз», — ди ул.

Андрей Кузьмин һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар