«Татарстан-24» телеканалы алып баручысы Илүзә Бикчәнтәеваның энесе хәрби операциядә һәлак
«Татарстан-24» телеканалы мөхәррире һәм алып баручысы, «Сираҗи сүзе» газетасы журналисты Илүзә Бикчәнтәеваның энесе, лейтенант Марат Гайнетдинов махсус операциядә һәлак булган.
Гаиләләренә килгән зур югалту турында Илүзә социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Марат яу кырында инде узган елның 7 октябрендә үк һәлак булган. Хәрбине иртәгә туган ягы – Апас районы, Урта Балтай авылында соңгы юлга озатачаклар. Маратны якыннан белгән һәм аның белән бәхилләшергә теләүчеләр Полевая урамы, 222нче йорт адресы буенча килә алалар. Хушлашу мәрасиме иртәгә, 28 гыйнвар көнне, 8.00-9.00 сәгатьләрдә булачак», – дип хәбәр итте Илүзә сторисларында.
Журналистның социаль челтәрләрендәге мәгълүматлар буенча, Марат 2023 елда Казан Танк училищесын тәмамлаган булган.
«Минем яраткан Айратыч! «Үскәч кем буласың?» – дип соравыбызга әле 5 яшьлек вакытында ук безне һәм илне саклаячагы турында әйтә иде. Хыялыңа таба бер адым ясалды. Алда сине бары тик җиңүләр генә көтә. Танкистлар көне белән, безнең чемпион», – дип котлаган булган 2019 елда Илүзә энесен, һөнәри бәйрәме белән.
Шушы көннәрдә генә «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закированың энесе Илнур Закировның да махсус хәрби операция зонасында һәлак булуы билгеле булды. Илнур да – Маратның райондашы, Апас егете. Аның белән саубуллашу шулай ук иртәгә, 28 гыйнварда, Кече Болгаер авылында булыр дип көтелә. Төгәл вакыты әлегә билгеле түгел.
Коллегаларыбыз Илүзә Бикчәнтәева һәм Гөлүсә Закирова, аларның туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.