Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстан-24» каналы алып баручысы Гөлүсә Сөнгатуллина: «Телевидение булган һәм булачак»

«Татарстан-24» телеканалында татарча тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина – Апас районы Аюкөйдергән авылы кызы. Чибәр татар кызы телевидениегә нинди юллар аша килгән? Һәр блогер да алып баручы була аламы? Телевидениенең киләчәге бармы? Болар хакында ул «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
«Татарстан-24» каналы алып баручысы Гөлүсә Сөнгатуллина: «Телевидение булган һәм булачак»
Рамил Гали

«Кемгәдер сөйләсәм, миннән көләрләр һәм хыялым чынга ашмас, дип курыктым»

– Гөлүсә, журналистика өлкәсе – бик киң һәм күпкырлы. Ни өчен алып баручы булырга уйладыгыз?

– Бу – минем кадерле хыялларымның берсе иде. Мин аны күңелемнең иң түрендә озак саклап йөрдем. Мәктәптә укыган елларда дәү әнинең каршысына басып, һава торышының барлык текстын яттан сөйләп бирә идем. Әле дә хәтерлим, аңа: «Мин Казанга киткәч, алып баручы булам! Дәү әни, син мине карарсың, сиңа сәлам юллармын, син авырма гына!» – дип әйтә идем.

10-11нче сыйныфларда укыганда телевидениегә эләгү юллары белән кызыксына башладым. Анда танышлар аркылы гына яисә берәр түрә баласы булсаң гына эләгеп була, диделәр. Вакытны юкка үткәрмәскә булдым. Әти дә җитди һөнәр иясе булуымны теләде. Шуннан Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетына укырга кердем. Күңелем барыбер сәнгатькә тартыла иде, кечкенәдән җырга-моңга гашыйк булуым да үзенекен иткәндер. Университетны тәмамлаганнан соң, «Камал театры менеджер эзли» дигән игълан күрдем һәм шунда юл тоттым. Сайлап алу турларын үттем, унлап кыз арасыннан мине сайлап алдылар.

Шулай итеп, Камал театрында эшли башладым һәм, параллель рәвештә, Мәдәният институтында «иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек» белгечлеген үзләштердем.

Театр – сихри дөнья ул, анда матурлык, могҗиза, тылсым бар. Ул мине шундук үзенә җәлеп итеп алды, көннән-көн мин аңа күбрәк гашыйк булдым. PR-бүлектә эшләгәч, без һәрчак журналистлар белән тыгыз элемтәдә булдык, хезмәттәшлек иттек. Мин һәрвакыт аларның артистлардан интервью алганнарын зур кызыксыну белән күзәтәм: нинди сораулар кызыклы, кайсылары урынсыз...

Корреспондентның эшеннән кала, артистларыбызны да дикъкать белән күзәтәм: кем ничек сөйли, фикерен ничек җиткерә, үзен ничек тота... Журналистларны күрү белән, хыялым үзен сиздереп куя иде. Эчемнән: «Нишләп мин үземне сынап карамыйм соң?» – дип уйлап куя идем дә хыялланып йөрүемне дәвам итә идем.

Камал театрында «Сишәмбе көн кич белән» дигән проект чыга башлады, проектның фойеда үтә торган чаралары өчен җаваплы кеше мин идем. Премьера алдыннан берничә телеканалга интервью бирергә барырга туры килде. Барасымны белгәч тә бик дулкынланган идем: бу бит – хыял белән күзгә-күз очрашу дигән сүз. Күңелем кайтмаса ярар иде, дип борчылдым, хыял белән яшәве рәхәтрәк бит! Телекомпанияләргә якынайган саен, күңелем тагын да ныграк җилкенеп куя иде.

Пандемия вакытында PR бүлек җитәкчесе телеканалларга театрның эшчәнлеге турында видеоязма җибәрергә кирәклеге турында әйтте. Хыялыма якын тагын бер адым булгангадырмы, башта озак кына фикерләремне туплый алмыйча азапландым. Шулай да, көч-хәл белән яздырып җибәрдем мин ул видеоны.Тапшыру чыкканнан соң, бик күп мактау сүзләре ишеттем. Иңнәремә канат үскәндәй булды, үз-үземә ышанычым артты. Шул көннән соң мин үземә төгәл максат куйдым: минем алып баручы буласым килә! Аһәңле туган телемдә бар җиһанга сөйлисем килә! Станиславский сүзләре белән әйткәндә: «Бүген! Биредә! Хәзер!».

Кастинглар юкмы дип, барлык телекомпанияләргә шалтырата башладым. «Татарстан-24» телеканалының Гөлназ Миңнеханова дигән алып баручысына да: «Сездә татар телендә тапшырулар көтелмиме?» – дип язып карадым. Ул миңа баш мөхәррирнең телефон номерын бирде. Могҗизадыр бу! Мине кастингка чакырдылар. Шулай итеп, берничә кастинг үтәргә туры килде. Берзаман: «Син кастингны уздың, бездә эшләргә әзерме?» – дип шалтыраттылар. Ул көнне миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр.

Кастингларга барып йөрүемне беркемгә дә сөйләмәгән идем, хәтта әти-әнигә дә. Мин бу мизгелне озак көттем. Кемгәдер сөйләсәм, миннән көләрләр, һәм хыялым чынга ашмас, дип курыктым. Хәбәрне белүгә, театр фойесына йөгереп чыктым, сөенечтән акырып еладым. Шуннан соң инде, Аллага шөкер, әкрен генә эшли башладым. Беренче тапшыру 2021 елның 12 февралендә чыкты.

«Без сине озак эзләдек, диләр»

– «Татарстан-24» каналында татарча тапшырулар чыга. Бу кемнең хәер-фатихасы белән тормышка ашырыла?

– Мин әзер тапшыруга кастинг игълан ителгәч килдем. Бүгенге көндә миңа өч тапшыруны ышанып тапшырдылар. Һәрберсен бик яратам, бар күңелемне биреп эшлим. Телеканал җитәкчелегенә бернинди танышларсыз, читтән килгән кызны кочак җәеп кабул иткәннәре, ышанганнары, канатландырып торганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бәлкем, алар минем күзләремдәге янып торган теләкне күргәннәрдер.

Алар миңа: «Без сине озак эзләдек», – диләр. Бу – минем өчен бик кадерле сүзләр. Шул ук вакытта, Камал театрына да ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Алар мине аңлыйлар, киңәшләрен биреп торалар, хыял канатларымны кисмәделәр. Миңа калса, театр – иң матур сөйләм, зәвык, иң текә идеяләр чыганагы ул.

Бу урында «Татарстан-24» каналы җитәкчесе Андрей Кузьминның җавабын кертү урынлы булыр.

– Бер ел элек тапшыруларыбызны арттырырга карар кылдык. Танып белү, мәгълүмати тапшырулар өстәлде. Шул ук вакытта татар редакциясен булдырырга уйладык. Алар хәзерге вакытта берничә татар тапшырулары әзерли. Туган телне өйрәтүгә багышланган тапшырулар да бар.

Бу проектлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән чынга ашты. Алар шактый уңышлы булды, дип саныйм. Татарча тапшырулар популяр, алар һәрвакыт үсештә. Студиягә бик күп кунаклар: артистлар, музыкантлар, татар мәдәнияте хезмәткәрләре һ.б. килә, – диде Андрей Кузьмин.

«Татарстан-24» телеканалының генераль директоры Андрей Кузьмин

Фото: © Рамил Гали

«Мәдәният – миңа бик якын өлкә»

– Гөлүсә, тапшыруларыгыз белән таныштырыгыз әле. Менә, мәсәлән, Сез «Мәдәни агарту» тапшыруын алып барасыз. Үзегез өчен мәдәни агарту – нәрсә ул?

«Мәдәни агарту» – татар телендә чыгучы беренче тапшыруыбыз, ул әңгәмә форматында бара, башта тапшыру ярты ел дәвамында язма рәвешендә чыкты. Ә хәзер ул туры эфирда бара. Туры эфирда эшләү миңа күбрәк тә ошый, аның үз тәме бар, бу процесстан ләззәт алам: ничек бар – шулай, беркемне дә алдамыйча. Минем ихлас һәм көннән-көн әйбәтрәк буласым килә. Тапшыруның озынлыгы 22 минут, атнасына бер тапкыр пәнҗешәмбе көнендә 12.30 сәгатьтә чыга. 18.30, 22.30 сәгатьләрдә кабатлап та күрсәтәләр.

Театрда эшләгәч, мәдәният – миңа бик якын өлкә. Мәктәптә укыганда да, җыр-бию бәйгеләреннән кайтып керми идем. Гомумән, мин кечкенәдән татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, мохитенә гашыйкмын. Анда минем күңелем. Мәдәни агарту минем өчен – мәдәният өлкәсендә булган проблемаларны калкыту, аларның чишелешен эзләү. Шул ук вакытта креатив идеяләр белән мәдәниятебезне алга илтү юлларын тәкъдим итү. Кунакларыбыз белән без Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, иҗатның төрле юнәлешендәге мөһим вакыйгалар, актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшәбез.

Тапшыруга ныклап әзерләнәбез. Берничә ай алдан мәдәнияткә кагылышлы темаларны барлап чыгабыз, кунакларны уйлыйбыз. Бәйрәм көннәрен дә истә тотарга тырышабыз, әһәмиятле, актуаль вакыйгаларны калдырмыйбыз. Иң элек тапшыруның темасын баш мөхәрриребез Алена Деминага тәкъдим итәм, аның белән киңәшләшәбез. Теманы билгеләгәннән соң, мөхәрриребез Илүзә Бикчәнтәева белән сюжет мәсьәләсе турында сөйләшәбез. Гримдагы кызлар, режиссер, тавыш операторы – менә шундый команда белән тапшыру эшләнә.

Тапшыру чыкканчы, теманы тирәнтен өйрәнергә тырышам, үзем аркылы бик күп материал үткәрәм, эзләнәм, укыйм. Киләчәк кунак турында мәгълүмат туплыйм, кунакның барлык интервьюлары белән танышып чыгам. Тапшыруның тамашачылар өчен дә, кунакның үзе өчен дә кызыклы, файдалы, мәгънәле булуын телим. Кунакларны, гадәттә, үзем чакырам. Минем дә тапшыруга киләсем килә, дип язучылар да бар. Һәрберсенә бөтен күңелемне биреп әзерләнәм, һәрберсенә олы хөрмәт, соклану белән карыйм.

Өч айдан соң «Туган тел» тапшыруына алып баручы булуымны сорадылар. Тәкъдимне, әлбәттә, бик сөенеп кабул иттем, мондый форматтагы тапшыру алып бару да – минем зур хыялым иде. Сценарийны мөхәрриребез Резедә Зәйниева әзерли. Башта җөмләләрнең төзеклеге, басымнар буенча фикер алышабыз, аннан студиядә бергәләп яздырабыз. «Туган тел» – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның теле, мәдәнияте, республикабызда үтүче милли проектлар, туган телне үстерү һәм саклауга кагылышлы чаралар һәм темаларны яктыртучы тапшыру. Озынлыгы 20 минут тирәсе, ул эчтәлекне ачып бирердәй төрле сюжетлар белән үрелеп бара. Тапшыру шимбә, якшәмбе көннәрендә 9.30, дүшәмбе 9.30 һәм 12.30 сәгатьләрдә чыга.

Җәй аенда «Полиглот» тапшыруын татар телендә чыгарырга тәкъдим иттеләр. Бу да бик сөенечле булды. Исеменнән күренгәнчә, тапшыруда сүзләргә басым ясыйбыз. Әйтик, сүзнең килеп чыгышы, тамыры, тарихы, башка телдәге сүзләр белән охшашлыклары турында сөйлибез. Сценарий язганда, бик күп сүзлекләр белән эшлим, тел белгечләре белән дә киңәшләшкән чакларым булды. Монда барысы да төгәл, дөрес булырга тиеш. Тапшыруны эш көннәрендә көн дәвамында карарга мөмкин.

«Халык зирәклеге» тапшыруын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының данлыклы артистлары Әсхәт Хисмәт белән Илдар Хәйруллин алып бара.

«Һәр нәрсәдә идеальлеккә омтылам»

– Тапшыру барышында көтелмәгән хәлләр булмадымы? Була калса, аларны ничек хәл иттегез?

– Тапшыруның берсенә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевны кунакка чакырдык. Фирдүснең аягын авырттырып, хастаханә юлларын таптап йөргән вакыты. Шул сәбәпле, тапшыруга чакырганыбызны ул онытып җибәргән. Тапшыруның вакыты җиткәч, шалтыраттык үзенә. Ул мең кат гафу үтенде. Бер сәгатьтән соң очып килеп тә җитте. Тапшыруны ул вакытта бер көн алдан яздырып куя идек, ярый әле студия дә буш булып чыкты. Шул вакыйгадан соң Фирдүскә хөрмәтем тагын да артты.

Бервакыт җитәкче вазифасындагы кунакны чакырдык. Тапшыру буласы көнне һич көтмәгәндә җыелышка чакырганнар үзен, әле, җитмәсә, башка шәһәргә. Тапшыруны иртәрәк яздыруны сорады. Һәм, беләсезме, бер сәгать эчендә без барысына да җитештек! Мин 20 минут эчендә эшкә җыенып килеп өлгердем. Әле минем килүемнән кала, студиянең, режиссерның, гримерның да буш булуы кирәк бит. Аллага шөкер, эшебез уң булды. Шулай итеп, тапшыруның әзер вариантын туры эфир вакытында тәкъдим иттек.

Бер тапшыру вакытында колакчыным төшеп киткән иде. Миңа, һәрнәрсәдә идеальлеккә омтылган кеше буларак, шул рәвешле кадрның бозылуы кәефемне төшергән иде. Шуңа күрә хәзер, тапшыру башланганчы, колакчынны эчкәрәк тыгып куярга тырышам.

«Начар энергетикалы кешеләрне авыр кабул итә идем»

– Бер коллективта булган журналистлар арасында да конкурентлык була, Сезгә моның белән очрашырга туры килдеме? Бу очракта ничек итеп үзең булып калырга?

– Мин – коллективта яңа кеше, шуңа да карамастан, мине бик җылы кабул итәләр, үземә карата игътибар, ярату тоям. Һәр килүемдә редакциядәге кызлар елмаеп, хәлләремне сорашып каршы алалар, ярдәм итәргә ашкынып торалар. Дустанә коллектив, бербөтен, бердәм булып эшлибез. Нәрсәдер борчыса, икеләнүләрем булса, киңәшләр дә бирәләр. Һәм аның чын күңелдән икәнлеге сизелә. Без бер-беребезне илһамландырып торабыз.

Гомумән алганда, начар энергетикалы кешеләр бар инде ул, сизәргә туры килгәне бар. Беренче вакытта мин моны авыррак кабул итсәм, үз эчемә бикләнсәм, хәзер инде җиңелрәк карыйм, андый кешеләрдән читләшә башлыйм. Чөнки аның төбендә нәрсә икәне аңлашыла. Мин ихласлыкны яратам, ясалмалыкны, кешенең миңа начарлык теләвен шундук сизеп алам. Читтән кешеләрнең фикерләрен ишетергә туры килсә, аның синең өлкәңне белү-белмәвен үзең чамалыйсың, шуннан чыгып, нәтиҗә ясыйм.

Конкурентлык ул күпмедер дәрәҗәдә булырга тиештер. Ләкин ул якты, матур булырга тиеш! Ансыз үсеш булмас иде. Үз өлкәмдә зур уңыш казанган кешеләрне күрсәм, мин сокланам, илһамланам! Һәм үземә дә максат куям. Гомумән, кеше гел хәрәкәттә булырга тиеш, дип саныйм.

– Интернет креатив проектлар белән тулы. Күбрәк Интернет үсеш алган, килешәсезме?

– Интернет белән телевидение – икесе ике аерым мәйдан. Телевидениегә җитди караш бар. Безнең тапшыруларны шул ук социаль челтәрләрдә дә карап була, tatarcha дигән аккаунтларыбыз бар. Җылы сүзләр язучылар шактый. Без тамашачыга һәрвакыт ачык, һәрвакыт эзләнүдә, үсештә булырга тырышабыз. Әйтик, «Мәдәни агарту» тапшыруында туры эфир вакытында без шалтыратулар да кабул итәбез. Миңа калса, бу – телевидениенең үз тамашачысы барлыгына ачык мисал. Димәк, халык телевизор карый. Татар телендә тапшырулар чыгу белән, яңа тамашачылар да артуы күзәтелә. Телевидение яши һәм яшәр, дип уйлыйм.

«Үземә тәнкыйди яктан карыйм»

– Телевидениедә эшләгәч, киемгә дә, үз-үзеңне тотышыңа, сөйләмеңә, дикциягә дә игътибар итәләр. Сезне тәнкыйтьләүчеләр булдымы? Алып баручыны энә күзеннән караган кебек караучылар бар бит...

– Мин барысына да игътибарлы. Үземә тәнкыйди яктан карыйм. Мин бик таләпчән. Артыгы белән дә, дияр идем. «Синең кадәр тапшыруларга әзерләнүче юктыр», – дип, танышларым да әйтә. Һәрнәрсәнең мөмкин кадәр камил булуын телим: чәч бөртегеннән алып, сценарийның эчтәлеге, мәгълүматны җиткерү рәвешенә һ.б. кадәр. Берәр нәрсә ошамаса, бик борчылам, озак уйланып йөрим, җаваплы карыйм. Сөйләмемнең дөрес, басымнарның урынында булуын телим. Башта Камал театры артистларына киңәш сорап мөрәҗәгать иткәли идем. Педагогларга да йөргәләгәнем булды. Интернеттан дикция, артикуляция буенча төрле видеоязмалар карыйм, китаплар укыйм. Мин гел өйрәнүдә. Театрдагы тәҗрибәм дә бик ярдәм итә. Тапшыру башланыр алдыннан да күнегүләрләрне тиешенчә ясарга тырышам.

Тәнкыйть сүзләренә килгәндә, алай ишеткәнем булмады, киңәш бирүчеләр булгалады. Минем өчен иң кадерле сүзләр Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнеке иде. «Гөлүсә, мин бит синең тапшыру алып барганыңны күрдем. Синең әллә тәҗрибәң бар идеме? Күптәннән эшләгән кеше кебек», – дип әйткән иде.

– Киемнәрне кайлардан табып бетерәсез?

– Театрда эшли башлагач, өс киеменә аеруча зур игътибар бирә башладым. Данлыклы шәхесләр янында чалбар киеп йөрү ямьсез күренеш кебек тоела иде. Камал театрына килү белән күлмәкләргә күчтем. Алар кыз балага серлелек, сихрилек, матурлык өсти кебек. Берсендә театрга үз эшләрем белән кереп чыкканда, джинсы чалбардан идем. Каршыма Раил Шәмсуаров очрады. Мине күрде дә: «Әстәгъфирулла! Гөлүсә, синең чалбарларың да бармыни?» – дип әйткән иде. Хәзер инде мин күлмәкләргә үлеп гашыйк.

Тапшыруларга килгәндә, мин киемнәр мәсьәләсенә җитди карыйм, образларымны кат-кат уйлыйм, кабатланмаска тырышам. Кайсы кибеттә нинди кием бар икәнен белеп бетердем бугай инде. Төсләре буенча да төрлелек яратам. Киемнәрне тапшыруның темасына туры китерергә тырышам. Әйтик, милли орнаментлар хакында сөйләшәбез икән, киемнең милли бизәклесен сайлыйм. Телевидение ул – мәгълүмат урыны белән бергә матурлык урыны да. Алып баручы һәр яктан камил булырга тиеш. Киемнәр – һәр алып баручының үзенеке.

«Илфир Якуповның бүлмәсеннән бәхет кошы тоткандай очып чыктым»

– Төп эшегез Камал театрында булган. Ә «алып баручы булам» дигәч тә, Камал театры директоры Илфир Якуповның реакциясе нинди иде? Ул мондый «сюрпризны» көтмәгәндер...

– «Кастингны уздың» дип шалтыратып әйткәндә, документлар алып килүемне сорадылар. Ул вакытта директорыбыз эшлекле сөйләшүләр белән башка шәһәрдә иде, аның кайтуын зур түземсезлек белән, шул ук вакытта бик дулкынланып көттем. Аңардан рөхсәт алмыйча барырга җөрьәт итмәдем. Ул кайткан көнне, хәбәрне әйтергә үз-үземне әзерли башладым, хуплар микән, юк микән, дигән уйларга бирелдем. Ниһаять, бар кыюлыгымны җыеп, кабинетына кердем. Балачактан хыялым булуы, аны чынга ашырып карыйсы килүе хакында әйттем.

Илфир Илшатовичның моңа әллә ни исе китмәде дә кебек: «Ярар, Гөлүсә. Камал театрындагы эшчәнлегеңне дә онытып бетермә. Барысын да тигез күреп, барысын бергә алып бара алсаң, мин каршы түгел», – диде, миңа уңышлар теләде. Ул гомумән тырыш, тиктормас, укырга омтылган, үсештә булган хезмәткәрләрне ярата. Үзе дә бик актив, безгә үрнәк. Мин аның бүлмәсеннән бәхет кошы тоткандай, очып чыккан идем.

Шуннан соң инде дусларыма, хезмәттәшләремә дә бу хакта әйттем.

«Акыллы, эзләнүчән, үз өстендә эшләгән кеше телевидениегә килә ала»

– YouTube блогерларын «яңа телевидениенең алып баручылары» дип әйтеп буламы? Алар да бит камера алдында сөйли. Аларны «алып баручы» дип атау норма дип саныйсызмы, яки алар чын профессионаллардан калышамы?

– Һәр блогер турында аерым фикер йөртергә кирәктер. Әгәр дә аның зур теләге, таланты, фикере бар икән, камера аны ярата икән, нишләп «алып баручы» дип атамаска? Әгәр дә кеше үз өстендә эшләсә, омтылса, мөмкин дип уйлыйм. Хәзер сөйләм теле буенча нинди генә курслар юк бит. Кешедә журналистика буенча дипломның булуы – бу бит әле «ул – бер дигән журналист» дигән сүз түгел. Диплом буенча гына фикер йөртү дөрес түгел дип саныйм.

– Телевидение алып баручысы булып теләсә кем эшли аламы? Яки моның өчен ниндидер аерым бурычларның булуы шартмы?

– Кешенең тирән белеме бар икән, камерага Аллаһы Тәгалә биргән табигате белән туры килә икән, акыллы, эзләнүчән, үз өстендә эшләгән кеше телевидениегә килә ала, минемчә. Кыю булырга, укырга, өйрәнергә кирәк! Хыялланырга һәм аңа таба адым ясарга кирәк! Иң ихлас хыяллар һичшиксез чынга ашачак.

«Телевидение булган, һәм ул булачак та»

– Үзегезнең яраткан алып баручыларыгыз бармы, үзегез телевизор карыйсызмы?

– Телевидениедә эшли башлагач, татарча тапшыруларга аеруча да зур әһәмият бирә башладым. Яңалыклар белән танышып барам. Башка алып баручыларны күзәтеп барырга тырышам.

Алай менә «бу алып баручы бик ошый» дип, бер генә алып баручыны әйтә алмыйм. Кемнеңдер әзерлекле булуы, үз-үзен тотышы, кемнеңдер тавышы, кемнеңдер киенү стиле ошарга мөмкин. Тавышка килгәндә түбән бәрхет тавышларга мөккибән мин. Ошаган сыйфатларны үземдә дә булдырасым килә. Телеканалыбызның алып баручыларына бик сокланам, һәрберсе күңелен биреп, тырышып эшли.

Якташыбыз, алып баручы Эльза Әхмәтҗанованың, театрыбызның музей бүлеге мөдире Луара апа Шакирҗанованың сөйләмен тыңларга яратам. Луара апа тапшыру саен яныма керә, кайвакыт сөйләмемә төзәтмәләр дә керткәли. Ул һәр сүзне кадерләп, тәмле итеп сөйли. Кәрим Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхованың чаралар алып бару стиле бик ошый.

– «Телевидениенең киләчәге бар» дип, ышанып әйтә алабызмы?

– Телевидение булган, һәм ул булачак та. Мәсәлән, безнең «Татарстан-24» каналы һәрвакыт эзләнүдә, үсештә, яңа проектлар чыгып тора, яңа алымнар кулланырга тырышабыз. Әйтик, «Полиглот» тапшыруына килгәндә, без анда төрле графиклар кулланабыз, шул рәвешле тапшыруларны кызыклырак, эчтәлеклерәк, баерак итәргә тырышабыз. Телевидениенең киләчәге матур булыр, Алла боерса!

«Милләтебезгә файдалы, кирәкле шәхес буласым килә»

Телевидениедә эшләгәч, «күз төшерүчеләр» булмый калмыйдыр. Мәхәббәт хатлары язалармы?

– Мин аларны «мәхәббәт хатлары» дип атамас идем. Телевидениедә эшли башлаганнан бирле язучылар саны да артты. Миңа гадәттә уңышлар теләп, җылы теләкләр язалар. Һәрберсенә рәхмәт әйтәм. Күлмәкләр турында сорап язучы кызлар бар. Бу – иң популяр сорауларның берседер. Димәк, тапшыруларыбызны карыйлар, кызыксыналар. Бу мине сөендерә.

– Гөлүсә, киләчәктә үзегезне ничек күзаллыйсыз?

– Киләчәктә бик бәхетле, гаиләле буласым килә. Булачак гаиләмне дә, эшләремне дә бертигез күреп алып барасы килә. Шунда гармония күрәм. Тапшыруларның тагын да тирәнрәк, эчтәлеклерәк килеп чыгуын телим, аның өчен күп көч куячакмын. Тагын да үсәсем, камилләшәсем килә. Милләтебезгә файдалы, кирәкле шәхес буласым килә. Алда туган телебездә яңа проектлар көтсен иде. Мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен!

«Мәдәни агарту» тапшыруларының берсе. Кунак – Ришат Фазлыйәхмәтов

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 17 сентябрь 2022
    Исемсез
    Молодец. Бик яхшы эшлисен.
  • 12 сентябрь 2022
    Исемсез
    Кузэтеп, карап барабыз, бик зур рэхмэт. Хыялларыгыз тормышка ашсын
  • 12 сентябрь 2022
    Исемсез
    Татарстан жомхуриятендэ журналистика егерме елдан артык юк инде,, аны махсус бетерделэр. Татар миллэтен коротучылар гына калды буген, кызганычка каршы. Телевидениегэ дэ буген урамнан жыялар, оч тиен тулэп.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100