news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан 2025 елда хезмәт хаклары үсеше темплары буенча алдынгы дип танылды

news_top
Татарстан 2025 елда хезмәт хаклары үсеше темплары буенча алдынгы дип танылды
Фото: «Татар-информ»

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында хезмәт хаклары үсеше буенча иң югары күрсәткечкә иреште. «РИА Новости» тикшеренүеннән күренгәнчә, төбәктә уртача хезмәт хакы 20%ка арткан, бу ил буенча рекордлы күрсәткеч булып тора.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, узган ел Россия хезмәт базары структур «кызу» халәттә булган: эшсезлек рекордлы түбән булу шартларында кадрлар өчен көндәшлек көчәя, бу исә халык керемнәренең үсүенә китерә. Ил буенча уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән һәм ел эчендә 13,5%ка үскән.

Төбәкләр арасында керемнәр аермасы әле дә зур булып кала. Иң югары уртача хезмәт хакы Чукотка якларында теркәлгән — якынча 215 мең сум, ә иң түбән күрсәткеч Ингушетия Республикасында — 45 мең сумга да җитми.

Тармаклар буенча караганда, файдалы казылмалар чыгару, шулай ук IT һәм финанс хезмәтләре өлкәләре лидер булып тора. Мәсәлән, Сахалин нефтьчеләренең уртача хезмәт хакы айга 328 мең сумга җитә, ә Мәскәүдә финанс тармагында эшләүчеләр якынча 310 мең сум ала.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, илнең 64 төбәгендә иң югары түләнә торган тармакларда хезмәт хаклары инде 100 мең сумнан артып киткән. Бер ел элек мондый төбәкләр саны нибары 39 булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар