Татарстан 2024 елда халыкның кереме буенча Россиянең алдынгы 10 төбәге арасына керде

Татарстан Республикасы 2024 ел йомгаклары буенча Россия төбәкләре арасында халыкның керемнәре буенча 10 нчы урынны алды. Росстат мәгълүматларына нигезләнгән тикшеренүне РИА «Новости» экспертлары уздырган.
Узган елда медиан керемнәрнең товарлар һәм хезмәтләрнең теркәлгән җыелмасы бәясенә нисбәте Татарстанда 2,40 тәшкил иткән. Төбәктә фәкыйрьлек чигендәге халык өлеше 3,8 процентка тигезләшкән, ул 1 елга карап исәпләгәндә 0,8 процент пунктына кимегән.
Татарстанның күршеләре Ханты-Манси автономияле округы – Югра (9 нчы урында, медиан керемнәрнең теркәлгән кулланучылар җыелмасы бәясенә нисбәте – 2,50) һәм Мәскәү өлкәсе (11 нче урында, медиан керемнәрнең теркәлгән кулланучылар җыелмасы бәясенә нисбәте – 2,39).
Рейтинг лидеры гадәттәгечә Ямал-Ненец автономияле округы, анда медиан керемнәр һәм теркәлгән кулланучылар җыелмасы нисбәте 3,94кә тигез. Икенче һәм өченче позицияләрдә Ненец һәм Чукотка автономияле округлары.
Мәскәү (медиан керемнәр һәм теркәлгән кулланучылар җыелмасы нисбәте – 3,03) 5 нче урынны алды. Санкт- Петербург (медиан керемнәр һәм теркәлгән кулланучылар җыелмасы нисбәте – 2,55) 8 нче булды. Рейтингның 4 нче, 6 нчы һәм 7 нче урыннарында Магадан, Сахалин һәм Мурманск өлкәләре урнашкан.
Абсолют аутсайдер булып Ингушетия тора. Анда медиан керемнәр һәм теркәлгән кулланучылар җыелмасы нисбәте 1,13 тәшкил иткән. 2024 елда Карачаево-Черкесия, Тыва, Таулы Алтай, Ставрополь крае, Калмыкия, Кырым, Марий Эл, Алтай крае һәм Хакасиядә күрсәткечләрнең бераз яхшырган булуы әйтелә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча медиан керемнәр һәм теркәлгән кулланучылар җыелмасы нисбәтенең Россия буенча уртача күрсәткече 2,1гә тигез булып чыкты. 17 төбәктә бу күрсәткеч Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак иде. Хәерчелек чигендәге халык өлеше тулаем ил буенча 7,2 процент тәшкил иткән. 1 елга күчереп исәпләгәндә ул 1,1 процент пунктына кимегән, диелә хәбәрдә.
- Медиан хезмәт хакы – ул уртача хезмәт хакы. Россия яки төбәкләрдәге хезмәткәрләрнең яртысы (50 проценты) – бу күрсәткечтән азрак, ә яртысы (50 проценты) – аннан күбрәк хезмәт хакы ала. Бу күрсәткеч чынбарлыкны уртача айлык хезмәт хакы күрсәткеченнән төгәлрәк чагылдыра (Интернеттан алынган белешмә).