Татарның танылган дин әһелләре
Шиһабетдин Мәрҗани хәзер яшәсә, социаль челтәрләрдә нинди фото белән пост куяр иде? Ә Батырша? «Интертат» тарихта эз калдырган шәхесләрнең исемлеген җыйды һәм фотоларын төсле итеп үзгәртте.
Әхмәт Ясәви (1103-1166) фәлсәфәче, дин белгече, суфи шагыйрь, гомумтөрки әдәбият вәкиле.
Бохарада мөселман дөньясының мәшһүр шәхесе Йосыф Хамаданиның шәкерте. Остазы вафат булгач, аның урынына шәех, ягъни суфилар башлыгы булып кала. Ясәви тәрикатенә нигез салучы. Әдәбиятта шигырьләр тупламы — «Диване хикмәт» белән мәшһүр.
Вафатыннан соң, мавзолейда җирләнә. «Мәдинәдә — Мөхәммәд, Төркестанда — Хуҗа Әхмәд» дип йөрткәннәр һәм Әхмәд Ясәви каберенә зиярәт кылуны ярым хаҗга бару белән тиңләгәннәр. Хәзер дә Казахстанның Төркестан шәһәрендәге каберенә зиярат итәләр.
Колшәриф (? – 1552)– имам, дин белгече, шагыйрь, милли лидер
Кол Шәриф дип язылышы да кулланыла. Казан руханиларының җитәкчесе, сәед – Мөхәммәд пәйгамбәр нәселен дәвам итүчеләрдән.
Колшәриф чыгышы белән Әстерханнан сәет Мансур улы. 1551 елда Мәскәүнең Казанга каршы яңа хәрби һөҗүмнәрен булдырмый калу максатын күздә тотып, Шаһгали хан белән җитди сөйләшүләр алып бара. 1552 елда Казан өчен барган сугышта шәкертләрдән төркем төзи. Мәрҗани истәлекләре буенча, кулына кылыч алып, мәчет түбәсенә менеп сугыша һәм һәлак була.
«Бакырган китабы»нда Колшәрифнең дүрт шигыре бар (барлыгы 35 бәет). «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәре аерым китап итеп басыла.
Батырша (Габдулла Галиев) (1710/1715 - 1762) – мулла, дин белгече, язучы, җәмәгать эшлеклесе
1749 елдан Карыш авылы мәчете имамы. 1755 елның мартында Урал төбәгендәге мөселманнарны кораллы көрәшкә күтәрелергә чакырып мөрәҗәгать итә, «Батырша явы» буларак кереп калган баш күтәрү идеологы. Батырша явыннан соң мөселманнарга таш мәчетләр салырга рөхсәт ителә.
Кулга алынгач, 1758 елда Шлиссельбург крепостена ябылуга хөкем ителә. Тоткынлыкта булганда, исламның өстенлеге турында православ руханилар белән бәхәскә керә, аны җиңә алмагач, телен тартып өзәләр. 1762 елның 24 июль төнендә, караучысыз калган балта белән төрмә сакчыларына һөҗүм итә һәм дүрт сакчыны үтергәч, үзе дә йөрәге тотып һәлак була. Башкортстан Республикасының Балтач районы Иске Балтач авылында Батырша музее оештырылган.
Габдел Насыйр Курсави (1776-1812) – дин белгече, галим, фәлсәфәче, мәгърифәтче.
Курса авылында мәдрәсә төзетә, анда үзе төзегән программа буенча укыта. «Курсави мәсләге» дини карашлары белән популярлык казана. Бохарада Аллаһ сыйфатларына (гыйлем, ихтыяр һ.б.) кагылышлы илаһият мәсьәләләре буенча бәхәсләрдә катнашып, дан казана.
Гарәп телендә язылган уннан артык хезмәт авторы, татар телендә «Һәфтияк тәфсире»н («Коръәннең 1/7 өлешен шәрехләү») әзерли.
Курсавиның аеруча билгеле булган «әл-Иршад ли-л-гибад» («Аллаһ коллары өчен нәсыйхәт») хезмәтендә фикъһның чыганакларына һәм нигезләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә.
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – мәгърифәтче, дин белгече, Нәкышбандия Ордены шәехе, тарихчы, дини реформатор, язучы, укытучы, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече.
19 гасыр татар тарихында иң мәшһүр шәхесләренең берсе. 1876–1884 елларда мөселман руханилары вәкилләреннән беренче буларак, Казан татар укытучылар мәктәбендә дин гыйлеме укыта. 1877 елда Дүртенче археология съездында татар галимнәреннән беренче булып Болгар һәм Казан тарихы буенча доклад ясый.
Гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.
Дини яңарыш идеологы буларак бөтен дөньяга таныла. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы белән татарларны үз тарихларын өйрәнүгә өнди. Мәшһүр мөселман эшлеклеләренең тормышын тасвирлаган 6 томлы җыентыгы билгеле. Мөхәммәд пәйгамбәрнең биографиясен, башлангыч чор ислам тарихын, мөселман илаһияты фәненә күзәтүләр туплаган «Мөкаддимә китаб Вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» китабы югары бәяләнә.
XIX йөз ахыры – XX йөз башы җәдитчеләренең тулы бер буыны Мәрҗанине бөек остаз буларак хөрмәтлиләр.
Хөсәен Фәезханов (1823-1866) – җәмәгать эшлеклесе, укытучы, тарихчы, археограф, шәрык белгече, калиграф.
XIX гасырда татар җәмгыятенең рухи, дини үсеше өчен зур өлеш керткән шәхес.
1862 елда фәнни ачыш буларак бәяләнгән хезмәте билгеле – беренчеләрдән булып болгар эпитафияләрендә чуаш элементларын танып укый һәм аңлата.
Гарәп кулъязмалары, татар халкы, Казан һәм Кырым ханлыклары тарихы буенча материаллар җыя, аларны тасвирлый. «Татар теленең кыскача грамматикасы» монографиясен бастыра. Татар мәктәпләрен европалаштыру буенча фикер йөртә, «Ислахы мәдәрис» хезмәтен яза.
1854 елдан Санкт-Петербург университетында төрки-татар һәм гарәп телләрен укыта.
Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) – милли эшчәнлек лидеры, дин белгече, нәшир, сәясәтче.
Парижда реклама агентлыгында тәрҗемәче булып эшли, И.С.Тургеневның сәркәтибе була. Француз либераллары белән якыная, «Европа цивилизациясенә риясыз караш» хезмәтен яза, анда Шәрекъ илләренең Көнбатыш колониаль бәйлелегеннән котылу юлларын эзли. Истанбулда яши, Петербург, Мәскәү, Одесса газеталарына хәбәрләр җибәреп тора. 1878 елда Бакчасарай шәһәре башлыгы итеп билгеләнә.
Россиядә төрки телдәге беренче газета – «Тәрҗеман»ны нәшер итә. Аның сәхифәләрендә Гаспралы Россиядәге барлык төрки халыкларны берләштерү идеясен күтәрә.
Мәгърифәт – мөселманнарның алгарышы өчен кирәкле беренче шарт, дигән фикерне алга сөрә һәм бөтен көчен яңа, җәдит мәктәпләре һәм мәдрәсәләре оештыруга юнәлтә. Бакчасарайда китап басучыларның Россиядә беренче һөнәри берлеген оештыра.
1910 елда Парижның «La Revue du Monde Musulman» («Мөселман дөньясы») журналы Гаспралыны Нобель премиясенә тәкъдим итә.
Морад Рәмзи (1855-1934) – дин белгече, татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме. Нәсел-нәсәбе Бикчура ханнан килә.
Мәккә мәдрәсәләрендә шәкертләргә гарәп теленнән дәресләр бирә. Мәккәдә Морад Рәмзинең суфичылык турында (фарсычадан гарәпчәгә тәрҗемәдә) берничә китабы нәшер ителә.
Төркистанда уйгыр, татар балаларын укыта. Уйгырлар, ислам динендәге кытайлар өчен Коръәнне тәрҗемә итүе, аңа тәфсир язуы билгеле.
1889-1890 елларда Мәккәдә Морад Рәмзинең суфичылык турында берничә китабы нәшер ителә.
Унбиш ел буена «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) исемле тарихи эзләнүләр китабы яза.
Галимҗан Баруди (1857-1921) – галим, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, укытучы.
1882 елда мәдрәсә ача, анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә «Мөхәммәдия» исеме бирелә. Мәдрәсә Россиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.
Дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, мәдрәсәнең биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә.
Г.Баруди мөхәррирлегендә «Дин вә әхлак» журналы чыга. 1907 елда Казанда мәктәп-мәдрәсә укытучылары корылтаен оештыручыларның берсе.
1917 елда Бөтенроссия мөселманнарының корылтайларында катнаша, Мәскәүдә узган беренче корылтайда Эчке Россия һәм Себер мөселманнары мөфтие итеп сайлана. Милләт Мәҗлесе депутаты.
Мөселман диненә багышланган хезмәтләр, шул исәптән гарәп, фарсы, төрки телләрдән тәрҗемәләр авторы.
Габдерәшит Ибраһимов (1857-1944) – дин белгече, язучы, сәясәтче.
1885-1892 елларда туган шәһәре Тарада имам-хатыйп һәм мөдәррис булып тора, 1892-1895 елларда Уфадагы Үзәк Диния нәзәратында баш казый вазыйфасын башкара.
Тормышына куркыныч янау сәбәпле, Габдрәшит Ибраһимов 1895 елда Россиядән китәргә мәҗбүр була. Өч ел эчендә Мисырда, Хиҗазда, Фәләстиндә, Италия, Австрия, Франция, Болгария, Сербиядә, Кавказда, Урта Азиядә, Төркестанда, Япониядә, һәм Төркиядә була.
Габдрәшит Ибраһимовны Россиядә беренче татар матбугатына нигез салучы, дияргә дә була. Чөнки 1900 елны ул Петербургта «Миръат» (»Көзге») дип аталган журнал-альманах чыгара башлый. Шулай ук гомеренең төрле чорларында «Өлфәт» («Дуслык»), «Әл-Тилмиз» («Укучы», гарәп телендә), «Нәдҗәт»(«Котылу») басмаларын чыгара. Зур популярлык казанган 2 томлы «Чулпан йолдызы» китабын яза.
Япониядә ислам динен таратучы «Асия Ги Кай» оешмасын башлап җибәрә. 1909 елда Токиода Җәмигъ мәчетен төзүгә рөхсәт ала. Соңрак аны мәчетнең имамы итеп куялар.
Истанбулда «Ислам дөньясы», «Тәгаруфе мөслимин» журналларын чыгара.
Кабере Токиода.
Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) – дин белгече, мәгърифәтче, тарихчы, язучы.
1908-1918 елларда «Шура» журналының баш мөхәррире. «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли һәм анда укыта.
1922 елдан Эчке Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие. 1926 елда Мәккәдә узган Бөтендөнья мөселманнар конгрессында СССР делегациясен җитәкли, конгрессның вице-президенты итеп сайлана.
Р.Фәхретдиннең 60 тан артык китабы, шулай ук газета һәм журнал битләрендә 700 дән артык мәкаләсе нәшер ителә. Мәсәлән, гарәп телен укыту һәм мөселман хокукы мәсьәләләренә багышланган тәүге «Әт-төхфәт әл-әнисия» һәм «Китаб әл-игътибар» хезмәтләре. Идел буе Болгар дәүләте заманыннан XX йөз башына кадәр яшәгән күренекле шәхесләр турында «Асар» биобиблиографик хезмәте популярлык казана. «Сәлимә, яки Гыйффәт» һәм «Әсма, яхуд Гамәл вә җәза» повестьларында Европа белеме алган мөселман хатын-кыз идеалын сурәтли. «Тәрбияле хатын», «Гаилә» хезмәтләре мәдрәсә дәдәреслек буларак файдаланыла.
Риза Фәхретдин Фәнни белемнәрне пропагандалый, мөселман мәгарифе системасын реформалауны яклап чыга, татар халкы, тарихы, мәдәнияте һәм фәлсәфәсе мәсьәләләренә, үз чорында Россиядә мөселманнар белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирә.
Мөхлисә Бубый (1869-1937) – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә, хатын-кызлардан беренче казый, дин белгече, мәгърифәтче.
1901 елда хатын-кызлар мәдрәсәсе, мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. 1910 елда Троицкида ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә һәм аның мөдире була. Мөхлисә Бубый Троицкида кызлар мәдрәсәсендә укытканда аеруча зур популярлык казана.
1917 елда Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлана.
«Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗәлләсе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә.
Мөхлисә Бубый «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.
Габдулла Иж Бубый (1871 – 1922) – дин белгече, фәлсәфәче, мәгърифәтче.
Иж Буби мәдрәсәсен яңартучы, танытучы шәхес. Яңа уку программалары, предметлар кертүче.
Бубилар гаиләсе хатын-кызлар һәм ирләр урта мәктәбе ача, анда дини белемнән кала, дөньяви белем дә бирелә башлый.
«Хакыйкать», «Тәрәккыяи фонүн вә мәгариф динсезлеккә мөҗибме» (Мәгариф һәм мәгърифәт үсеше динсезлеккә җавап бирәме?), «Диянәте исламия кавагиде мәдәния татбикъ, яхүд Борһане сатыйгъ (Мөселман динилеген цивилизация нигезләре белән чагыштыру, яки ачык дәлилләр, гарәп теленнән тәрҗемә) әсәрләре зур популярлык казана.
Муса Җаруллаһ Бигиев (1875-1949) – мөселман теологы, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
Муса Бигиев видеода:
Бохара, Истанбул, Каир, Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә, шулай ук Сириядә, Һиндстанда белем ала.
1909 елдан Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә диннәр тарихы, психология, гарәп теле тарихы, фикһ дәресләре бирә. Коръән белән Сөннәттә китерелгән дәлилләргә нигезләнеп, Тәмугъның мәңгелек түгеллеген, Алла мәрхәмәтенең чиксез булуын, шул сәбәпле төрле дин тотучыларның, хәтта мәҗүсиләрнең дә ахыр чиктә кичереләчәген исбатлый.
«Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасен оештыручыларның берсе.
«Тарих әл-Коръән вә-л-мәсәхиф», «Исләхат әсаслары» китапларын яза. Гарәп телендәге «Тилмиз» һәм «Өлфәт» газеталарын чыгаруда катнаша, күптөрле мәкаләләрен бастыра. Дини һәм фәлсәфи хезмәтләре белән популяр. «Озын көннәрдә рузә», «Фикх кагыйдәләре», «Илаһи мәрхәмәтнең дәлилләре» хезмәтләре аеруча популярлык казана. Ислам динендә беренче хәдисләр китабы – «Әл муватта» китабын бастыручы.
1917 елда Бөтенрусия мөселманнар җыенында катнаша, аның әгъзасы итеп сайлана. Петроградның Җәмигъ мәчетенең имамы итеп билгеләнә. 1923 елда Берлинда аның «Ислам әлифбасы» буларак танылган «Ислам милләтләренә» китабы басылып чыга. Анда Бигиев марксизмны кискен тәнкыйтьли, аның мөселманнарга һәм исламга карата дошман булуын исбатлый.
Муса Бигиевнең дин гыйлеменә кагылышлы идеяләре һәм дини-фәлсәфи фикерләре бөтен мөселман дөньясына тарала.
Йосыф Акчура (1876 - 1935) «Иттифак - әл мөслимин» партиясен оештыручысы һәм лидеры, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, нәшир, төрек милләтчелеге идеологларының берсе.
1904 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих фәнен укытырга алына. 1905 елда «Казан мөхбире» газетасының баш мөхәррире.
Йосыф Акчура – җәдитчелекнең либераль канаты тарафдары. Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче, 2 нче, 3 нче корылтайларын оештырып, әйдәп йөрүчеләрнең берсе. 3 нче корылтайда кабул ителгән рәсми кәгазьләрне әзерләүче сәркәтип буларак сайлана.
Төрки дөньяда популярлык казанган «Сәясәтнең өч төре» мәкаләсен яза. Истанбулда «Төрек учаклары» хәрәкәтен һәм «Төрек йорты» журналын (1911) оештыруда катнаша, журналның әйдәп баручы мөхәррирләреннән. өркия мөстәкыйльлеге өчен көрәш барган елларда Мостафа Кәмал Ататөрек тарафдары була, Төрек Җөмһүриятен (Республикасын) төзүдә катнаша.
1923 елдан – Олуг Милли Мәҗлес депутаты, президент Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Истанбул һәм Әнкара университетлары профессоры. Төркиядә Тарих җәмгыятен оештыручы һәм аның беренче рәисе (1931 елдан). 1932 елда Төркия тарихчыларының 1 нче конгрессы ачыла, Ататөрек тәкъдиме белән Йосыф Акчура анда рәислек итә.
Һади Атласи (1876-1938) – җәмәгать эшлеклесе, укытучы, тарихчы, язучы, дин белгече.
1903 елның маеннан Самара губернасында имам-хатип, мәдрәсә мөдәррисе. 1907 елда Икенче Дәүләт Думасында депутат. Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтае депутаты.
1911 — 1914 елларда «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөен-бикә» исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 1913 елда Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»нең тулы вәкаләтле әгъзасы.
Патша хөкүмәтенең милли белем бирүдәге сәясәтен тәнкыйтьләп, 1906 елда «Яңа низам вә голәмаларымыз» исемле публицистик хезмәтен бастыра, шуның өчен 1909 елда өч айга төрмәгә утыртыла.
«Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Мәктәп», «Аң» һәм башка вакытлы басмалар белән хезмәттәшлек итә.
Февраль революциясеннән соң милли демократик хәрәкәтнең актив әйдәүчесенә әверелә. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), төркичеләр фракциясе әгъзасы. 1936 елда репрессияләнә.
Гаяз Исхакый (1878-1954) – татар милли хәрәкәте лидеры, язучы, нәшир, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе.
Гаяз Исхакый видеода:
1902 елда Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта. 1904 елда Казанда «Таң йолдызы» гәҗитен чыгара башлый. Милли хәрәкәттә актив катнаша: шәкертләрнең «Берек» исемле яшерен оешмасын төзи, татар яшьләренең яшерен сәяси «Хөррият» җәмгыятен җитәкли, татар эсерларының «Таңчылар» төркеме лидеры була.
Бөтенроссия мөселманнарының I съездында Идел буе һәм Урал төрки-татарлары өчен милли-мәдәни автономия – Идел-Урал Штаты төзү фикерен алга сөрә. Аның бу идеясе Бөтенроссия мөселманнарының II съездында да (Казан, 1917), Милләт Мәҗлесендә дә (Уфа, 1917–1918) хуплау таба. Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы әгъзасы итеп сайлана.
Большевиклар хакимияткә килгәч, 1920 елда илдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.
1927 елда Премьер-министр Юзеф Пилсудский чакыруы буенча Польшага күчеп килә, анда «Идел-Урал комитеты»н оештыра, Варшава университетының Шәрекъ факультетында төрек теле укыта. Ерак Көнчыгыш илләре буйлап сәяхәт кыла, Кытай, Маньчжурия, Япония, Кореяда яшәгән төрки-татарларны берләштерү, Мукден конгрессын оештыру һәм үткәрү, «Ерак Көнчыгыш төрки-татар мөселманнарының дини-милли Идел-Урал мәркәзе»н төзү буенча зур эш алып бара.
Тормышының төрле чорларында «Хөррият», «Ил», «Маяк», «Милли юл», «Яңа милли юл», «Милли байрак» газеталарының мөхәррире, нәшире була. «Ике йөз елдан соң инкыйраз», «Өч хатын берлә тормыш», «Теләнче кыз», «Тартышу», «Кыямәт», «Җәмгыять», «Тормышмы бу?», «Мулла бабай», «Сөннәтче бабай», «Кияү», «Зөләйха», «Юлсызлар» һәм башка популяр әсәрләрнең авторы.
Төрки халыкларның азатлык хәрәкәте тарихына багышланган күп кенә хезмәтләр яза. Гомеренең соңгы еллары Төркиядә уза.
Садри Максуди (1879-1957) – татарларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе, Төркиянең дәүләт эшлеклесе, хокук белгече.
Либераль-демократик юнәлешле «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе җитәкчеләреннән берсе. Казан губернасыннан II Дәүләт Думасы депутаты; секретарь урынбасары һәм кадетлар фракциясе әгъзасы; III Дәүләт Думасы депутаты, мөселманнар фракциясе җитәкчесе.
Парламентара берлекнең Берлин конференциясендә катнаша (1908), Дәүләт Думасы делегациясе составында Англиядә булып, король Эдуард VII һәм премьер-министр Асквит тарафыннан кабул ителә.
Садри Максуди Думаны Россиядәге мөселман халыклары, шул исәптән татарларның сәяси, мәдәни һәм дини хокукларын яклау трибунасы итеп файдалана. Милли Шура башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Г.Исхакый һәм Ф.Туктаров белән берлектә Франция матбугатында «Эчке Россия татар-мөселманнарның чит илдәге вәкиллеге мөрәҗәгате»н бастырып чыгара. Париж университеты профессоры, Азия фәнни җәмгыяте әгъзасы була, Парижда чыга торган «Le Temps» («Вакыт») газетасында һәм «Journal Asiatique» («Азия журналы») журналында язмалар бастыра.
Төркия университетларының юридик факультеты профессоры, Бөек Милләт Мәҗлесе депутаты.
Безнең заманда яшәгән кеше булса да, Вәлиулла Ягъкубны да шул ук стильдә эшләдек:
Вәлиулла Ягъкуб (1963-2012) – дин белгече, нәшир, җәмәгать эшлеклесе, имам, тарих фәннәре кандидаты.
1990 елдан «Иман» ислам мәдәнияте үзәге рәисе, 1992 елдан Апанай мәчете имам-хатибы, 1993-1996 елларда «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе ректоры, 1996-1998 елларда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе була.
1998 елдан ТР Диния нәзарәте рәисенең 1 нче урынбасары, 2011 елдан уку-укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара.
Татарстан мөселманнарының беренче дини «Иман» нәшрияты директоры һәм «Иман» газетасы нашире (1991 елдан), «Иман нуры» (1994 елдан) һәм «Мөселман дөньясы» (1998 елдан) журналларының мөхәррире буларак, дини мәгърифәтчелек әдәбияты, Россия һәм Татарстан мөселманнарының дини һәм этномилли мәгарифе үсешенә зур өлеш кертә.
«1990 елларда Татарстанда ислам», «Хаҗ һәм гомрә», «Татар исламы» хезмәтләре популярлык казана.
«Иман» Россиядә иң озак эшләп килүче мөселман нәшриятлары исәбендә була. Ул 1000 нән артык исемдәге, миллионлаган күләмдә ислам китаплары бастыра.