Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарның данлыклы баянчысы Рамил Курамшинга 75 яшь - видео

news_top_970_100

Бу көннәрдә Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, татарның данлыклы баянчысы Рамил Курамшинга 75 яшь тулган. Продюсер Рифат Әхмәтов, Илфан Шәехов һәм Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов якташларын котларга дип өенә килгәннәр.

«Татарстанның халык артисты, атаклы музыкант Рамил Курамшин гомер буе татар халкына, мәдәниятенә хезмәт итте. 20 ел буенча Илһам Шакировның төп баянчысы булу үзе генә дә ни тора.

Соңгы елларда нык авырып, урын өстендә ятса да, Рамил абый иҗат турында уйлый, милләтебез өчен борчылып яши.

Әйдәгез, сөекле шәхесебезне юбилее белән бергәләп котлыйк, аңа матур теләкләр юллыйк. Һәрбер теләгегезне аңа түкми-чәчми җиткерермен», - дип Рифат Фәттахов социаль челтәрләрдә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100