Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарны дөньяга таныткан шәхес хөрмәтенә куштым» - Рөстәм Асаевның улы кем исемле?

Җырчының гаиләсе бүген бәби каршыларга әзерләнә.

news_top_970_100
«Татарны дөньяга таныткан шәхес хөрмәтенә куштым» - Рөстәм Асаевның улы кем исемле?
Солтан Исхаков

Җырчы Рөстәм Асаевның дүртенче тапкыр әти булуы турында язган идек. Бәхетле әтине бу шатлыклы вакыйга белән котлап, үзенә шалтыраттык.

Рөстәм Асаев улына Хабил дип исем кушкан. «Исемне шәхсән үзем сайладым. Бу бик мәгънәле исем. Безнең татар халкын бөтен дөньяга таныткан бөек спортчыбыз Хабил Бикташев хөрмәтенә куйдым. Бенрничә исем вариантыбыз бар иде. Дәү егет булып туса, һичшиксез, шушы исемне сайлыйм дип йөрдем. Чыннан да, улыбыз чын баһадир. Туганда авырлыгы 4510 килограмм иде.

Тормыш иптәшемнең дә хәлләре бик яхшы. Бүген аларны өйгә чыгарырга тиешләр. Бәби каршыларга әзерләнәбез», — дип сөйләде Рөстәм Асаев «Интертат» ка.

Сабый 6 июль көнне Казанның 1 санлы бала тудыру йортында дөньяга килде. Рөстәм Асаевның Гөлназ (җырчы Гөлназ Асаева), Әминә исемле кызлары һәм Мөслим исемле улы бар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100