Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарны башкортлаштыру милли үзаң түбән булудан килә»

Башкортстанның Бүздәк районы Аблай авылында яшәүче Фәһит Фазылов җанисәптә татарларны башкорт дип яздыруда аңлашылмаучанлыкларны хәл итү юлларын сөйләде.

news_top_970_100
«Татарны башкортлаштыру милли үзаң түбән булудан килә»
Зилә Мөбәрәкшина

— Башкортлаштыру милли үзаң түбән булудан килә. Мин әнием яклап та, әтием яклап та җиде буын әби-бабаларымны беләм. Тарихыңны, җиде буын бабаларыңны белсәң, андый аңлашылмаучанлыклар чыкмас иде. Паспортта «башкорт» дип язылгач, үзләрен башкорт дип санаучылар бар. Һәркемнең үз эше инде ул.

Җанисәп вакытында гына агитацияләр үткәреп, милләтне үзгәртеп булмый. Мин үземне татар дип саныйм. Әби-бабаларым — татар, тормыш иптәшем дә татар. Әби-бабаларыбыз нинди кәсеп белән көн иткән соң? Мин аларның бу авылга килеп төпләнгәнче кайдан күченгәннәрен беләм. Шуннан соң ничек итеп җанисәптә үзеңне башкорт дип язып була?

Милли үзаң югарырак булса, җанисәптә бернинди дә фальсификация булмас иде. Татарны башкорт итеп яздыру — милләтне арттыруның вакытлыча бер күренеше генә.

Авылга нинди генә делегация килмәсен, мине башкорт яки рус булып яздыра алмыйлар. Татар булганмын икән, татар булып калам. Милли үзаң булса, беркем дә, бернәрсә дә үзгәртә алмый.

…Хәзерге вакытта шәҗәрә төзү модага кереп китте, аны архив материалларына таянып, дөрес итеп төзергә кирәк. Шуннан да дөресрәк фактлар булмаячак. Кемдер килеп: «Синең бабаң шул булган», — дип әйтә икән, мондый сүзләргә ышану дөрес түгел. Барлык мәгълүмат — Башкортстан милли архивында. Кызыксынсаң, табарга мөмкин.

Хәзерге халык, яшьләр үз телләрен белми, шуңа күрә шундый хәлләр килеп чыга да инде ул. Туган телеңдә сөйләшү бетеп бара. Гаиләдән генә тормый ул. Тукай, Җәлил әдәбиятын балалар бакчасы, мәктәп өйрәтергә тиештер бит? Телне өйрәтүдә гаилә белән мәктәп бергә алып барса яхшырак булыр.

Мәктәптә туган телләрне уку сәгатьләрен арттыру кирәк. Һәр ата-ана баласының кайсы телдә укырга теләвен сайлый ала, моңа түрәләр игътибар итсен иде. Артык тел белгәннән зыян юк. БДИ рус телендә, фәннәр дә русча укытыла, татар теленең кирәге юк диючеләр бар. Менә безнең балалар, оныклар татар телен белә, туган телләрен белү аларга зыян китермәде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100