Татарлык белән акча эшләп буламы яки татар дизайнерлары кем хисабына яши?
Күптән түгел Казанның “Черек күл” паркында “Печән базары” фестивале үтте. Анда бихисап татар дизайнерларын күрергә, аларның эшләнмәләре белән танышырга мөмкин иде. Соңгы елларда Казан – күзгә күренеп татарлык үрнәгенә әйләнде. Милли кием киючегә, шундый ук алка, түштамга, муенса тагучыга хәзер бармак төртеп күрсәтмиләр, бәлки кызыгып калалар. Хәер, татар дизайнерлары күп бездә һәм алар ниләр генә ясамый!
“Милли бизәкләр белән генә акча эшләп булмый”
Алия Әсләмова аксессуарлар ясау белән 7 ел шөгыльләнә. Кибет ачуына 6 ел. Ә милли бизәнү әйберләрен ясауга 4 ел элек керешә. Аның коллекциясендә 6 серия бар.
– Милли бизәнү эшләнмәләренә кызыксынучылар бар. Бигрәк тә бу яшьләр арасында модага кереп бара диимме соң? Бу безнең үзебез өчен дә ят өлкә һәм ул үсешкә этәрә, – ди Баулы кызы Алия.
Аксессуарларның бәясенә килгәндә, болайрак: зур алкалар 300-500, ә кечкенәсе 200 сум тора. Брошканы да 200 сумнан алырга була.
– Бер серияне ясау өчен бер ай вакыт китә, – ди дизайнер. –Мәсәлән, агачтан ясалган “Матур кыз” серияле брошкалар. Шулай ук бездә балчыктан ясалган, милли бизәкле колье, йөзек тә бар.
Алия Әсләмова сүзләренчә, беләзеккә ихтыяҗ зур түгел. Ә менә Яңа ел алдыннан милли уенчыкларны теләп алганнар.
–Милли аксессуарлар белән генә акча эшләп булмый. Шуңа күрә безнең коллекциядә милли булмаган бизәнү эшләнмәләре дә бар, – ди дизайнер кыз.
“Максат акча эшләү икән, бу эшкә алынырга кирәкми”
Мәскәүдә яшәүче Адилә Гаязова – милли курчаклар “әнисе”. Бу проект белән ул 2015 елдан бирле шөгыльләнә.
–Мин Мәскәүдә туып-үскән татар кызы, – ди Адилә. – Бездәге татар гаиләләрендә әти-әниләр татарча бик начар сөйләшә, ә аларның балалары инде бөтенләй дә белми диярлек. Бервакыт апа белән безнең башка бер уй килде. Нишләп татарча җырлый, өйрәтә торган курчаклар юк? Балалар бит алар белән уйный-уйный сүзләр, җырлар отып калыр иде. Менә шуннан соң без бу эшкә алынырга булдык. Студиягә барып, шигырьләр һәм җырлар яздырдык. Иң элек Габдулла Тукай һәм Шәйхи Маннур шигырьләренә таяндык. Тавыш модульләре әзер булгач, курчаклар тегүгә керештек. Һәр курчакны без кулдан тегәбез. Алар табигый материаллардан эшләнә.
Милли курчаклар коллекциясендә дүрт курчак бар: өчесе – татар кызлары, дүртенчесе – мөселман стилендә. Һәр курчакның үз холкы. Ул фразаларда, шигырь яки җырда чагыла. Әйтик, Әнисә – шаян, Сафия – тыныч, Зарифа – акыллы кыз. Алия һәм Камилә – Әнисә белән Сафиянең кыскартылган версиясе. Мөселман кызы исә дини шигырь-җырлар әйтә.
Курчакларның бәяләренә килгәндә исә, алар 2600 дан 3400 гә кадәр.
–Татар дизайны белән акча эшләп буламы, дигәндә, әгәр уегыз акча эшләү икән, бу эшне башларга кирәкми. Керемнәр бик тыйнак. Әмма безнең төп мотивация – бу эшкә кызыксыну һәм теләп, яратып эшләү. Без хәзер татарлар белән күбрәк аралашабыз. Татар телен күбрәк аңлый, ешрак сөйләшә башладык. Милли күргәзмәләр булса, Казанга очып киләбез.
Кайчак курчаклар кыйммәт диләр, имеш, без татар милли бизәкләреннән акча эшлибез. Әмма бу эш бик вак, материалларны да табигыйны гына кулланабыз, чөнки алар белән балалар уйный. Без үз эшебезне шулай бәяләргә хаклы.
Адилә сүзләренчә, милли курчакларны яшьләр генә түгел, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә үз итә. Курчакларны әниләре яки дәү әниләренә заказга эшләтүчеләр дә бар икән.
“Мин татар орнаментлы киемнәрне бар дөнья халкы киюен телим”
Телевидение экраннары аша яхшы таныш Адилә Һадиева хәзер Мәскәүдә яши һәм “Орнамент by Adelya Khadieva” проектының авторы булып тора.
–Эшли башлавыма сентябрьдә ике ел була, – ди Адилә. – Бүген бу проект татар хатын-кызлары өчен киемнәр һәм аксессуарлар тәкъдим итә. Аларның нигезендә татар орнаменты, татар рәсеме. Әлбәттә, орнаменты кеше үзе уйлап чыгара алмый. Ул – халык белән уйлап чыгарылган, буыннан-буынга бирелә торган рәсем. Шуңа күрә без тарихка мөрәҗәгать итәбез. Фоат Вәлиевның орнаментлар энциклопедиясе – һәр дизайнерның өстәл басмасы. Без шул бизәкләрне бүгенге көн таләпләренә яраклаштырып, аларны берләштереп яки аерып, рәсемнәр тудырабыз.
Башка проектлардан аермалы буларак, Адилә беренчеләрдән булып тукыма ясаган кеше. Күпчелек дизайнерлар чигү яки батик, аппликация ысулын куллана. Ә Адилә татар бизәген тукымага төшергән. Аның коллекциясендә бүген 4 төрле тукыма бар. Шулай итеп, ул – милли тукымадан беренче кием тегүче.
–Мин кечкенәдән татар җанлы кеше идем. Халкыма мәхәббәтем бик зур. Мәскәүгә күченгәнемә 9 ел була. Монда килүгә үк, башыма читек сатарга дигән уй килде. Интернет-кибет ачасы килде. Башкала халкының мөмкинлекләре күбрәк, алырлар иде дип уйладым. Аны без эшләдек. Әзер читек сатасым килмәде, кешегә читеген үзе сайларга, үзе төзергә мөмкинлек бирергә. Үзе төсен, бизәген, үкчәсен сайлый. Шулай итеп, заказлар алып, читекләрне Арча һәм Дөбъязда эшләтергә тиеш идек. Башта риза булып килешкәннәр иде, эшли башлагач, ул бик катлаулы эшкә төште. Читекнең бәясен дә әйтә алмадылар, йә бу күн, йә тегесе булмады. Шулай итеп, эшебез озакка бармады. Әмма минем татар халкы белән бәйле дизайнны эшләү теләге калды. Татар яшьләр хәрәкәте зурая башлагач, бу идея йоклап ятмаска тиеш дип уйладым. Тукыма ягыннан аерылып торасым килде. Аны эшләүгә генә дә бер ел үтте.
Бүген Адилә Һадиева коллекциясендә блузка, күлмәк, кардиганнар бар. Ярты ел элек аксессуарлар да барлыкка килде. Татар орнаментлы бердәнбер чокер да анда гына. Егетләр дә, балалар өчен дә ассортимент сорыйлар икән.
Бәяләренә килгәндә, аксессуарлар 300 сумнан башлана. Ташлама вакытында исә 500 сумга сатылган киемнәр дә булган.
–Татар халкы гомер-гомергә чуар әйбер кигән. Ә бүген яшьләр таләбе – минимализм. Бер төстән генә, практик киенү. Мин исә үз ихтыяҗларымнан чыгып, үзем нәрсә кияр идем дип, тегәм киемне.
Сатып алучының таләпләре - сыйфат, модалы, табигый тукыма, очсыз. Татар дизайнерларына кыен, без бит миллионлы тиражлар белән сатмыйбыз. Сату бәясе шуңа да кыйммәтрәк. Халык очсызны көтә. Мондый шартларда татар дизайнерларына эшләве читен, – ди ул.
Адилә үзен дизайнер дип атаганны яратмый.
–Эш башлаганда курслар тәмамладым. Бөтенләй бернәрсә тотынмыйча эшкә керешергә яратмыйм. Цехка килгәч тә тегүчеләр белән бер телдә сөйләшергә кирәк. Идеяләрем күп, мин эшне ахыргача җиткерергә яратам. Безнең арада университетларда укып, дизайнер булучылар бар. Аларга хөрмәт йөзеннән үземне дизайнер дип әйтә алмыйм.
Татарлык белән акча эшләп буламы дигән сорауга Адилә җавап бирергә иртәрәк дип саный.
–Кайсы дизайнерны алсаң да, бу эшне әле башлап кына җибәрделәр. Мин бөтен дизайнерларны беләм, күбесе белән шәхсән таныш. Безнең артта спонсор, инвестор, бай әти, бай ирләр тормый. Масштабларыбыз бик кечкенә. Акча турында сүз юк. Бер ел эчендә яраткан шөгылен бизнес дип атаучы бар икән, мин алар өчен шат. Әмма мин туктарга җыенмыйм. Яңа коллекция ясаган саен нәфес үсә.
Татар бизәкләрен танытуда да проблемалар бар, ди Адилә.
–Татарстаннан читтә яшәүче татарлар татар бизәге турында бөтенләй белми. Алар алдына татар һәм казах орнаменты куйсаң, алар аның аермасын тапмый. Әле аларны өйрәтәсе бар. Татар орнаментына ияләшкәч, мәгънәсенә төшенгәч, булган орнаментлар белән уйнарга мөмкинлек булыр.
–Минем коллекциядәге киемнәр – татарлар өчен генә түгел. Максатчан аудитория – бөтен дөнья. Татар орнаментын кулланган заманча кием бу, милли кием түгел. Минем киемнәр милли киемнәргә охшамаган! Аларны татар рәсеме генә берләштерә. 7 млн татардан тыш, башка халыклар да кисен иде аны. Минем киемнәрне башка милләт вәкилләре алса, бу минем өчен бик зур комплимент. Бүген аны руслар да ала, АКШтан берничә заказ. “Печән базары”нда бер немец хатыны алды. Шотландия шакмаклы киемнәрен бөтен дөнья халкы кия бит. “Турецкий огурец”ны да барыбыз да киябез. Безнең татар орнаментларын да танысыннар иде, – ди Адилә Һадиева.
“Татар дизайнерларының эше бәяләнми”
–Татар дизайнерлары шулкадәр мөһим эш эшли, мин аны үзенә күрә бер милли хәрәкәт дип атар идем, – ди Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. – Чөнки хәзерге дөньяда, фольклорга, үткәнгә генә кайтып калып булмый, үсәргә кирәк. Татарлык көндәлек тормышта кулланылса гына, үсә ала. Дизайнерлар бизәнү әйберләре, көндәлек кием-салымга татар элементлары кертеп, татар мәдәниятен үстерә дип әйтер идем. Артык пафослы сүз булса да, бу дөрес дип уйлыйм.
Татар дизайнерлары җитәрлек түгел, аз алар. Чөнки Кытай яки Төркиядән килгән кием-салымга, Шәрыккә тартым стильгә көндәш булырлык индустрия әле үсмәде. Дизайнерлар күп булырга тиеш. Алар ниндидер бер трендка әйләнеп, инвесторлар җәлеп итеп, ниндидер яңа дәрәҗәгә чыгарганчы, күпме юл узарга кирәк.
Татарстанда 1000ләп башлангыч дизайнер бар. Модага туры китереп, бүгенге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләүчеләр күп түгел. Чын көндәшлек, яңа аудитория яулау өчен дизайнерлар җитми.
Мәсәлән, бездә милли бизәкле мендәр-юрган, тәрәзә пәрдәләре, йорт әйберләре, көзгеләр, савыт-саба ясаучылар бик аз.
Җиһаз ясаучылар бар, алар үзләренең брендын булдырган. Ләкин ааларның исеме генә татарча, татар элементлары, элек бездә булган җиһазны эшкәртеп, үзгәртеп ясау дигән әйбер юк аларда.
Бу өлкәдә күннән төрле әйберләр ясау юнәлеше яхшы эшли. Сумка, аяк киемнәре киң җәелеп китте.
Акча эшләүгә килгәндә, татар дизайнерлары арасында банкротлыкка чыгучыны әле хәтерләмим. “Туйдым” дип, ничектер бу эштән ваз кичүчеләр бар. Әмма аларның акчалары күп, рәхәтләнеп яшиләр дигән сүз түгел. Гадәттә, алар бу эш белән өстәмә рәвештә, татарлыкка мәхәббәте булган өчен шөгыльләнә. Аннан соң, кулдан эшләнгән әйберләргә ихтыяҗ да зур димәс идем. Чөнки аны кеше күп вакытта аңлап бетерми, кыйммәт дип китеп бара. Әмма шуны истә тотарга кирәк, ниндидер корпорациягә мең ярым түләгәнче, мондый татар дизайнерларына биш мең түләү хәерлерәк. Мин шул яклы, әгәр акчаң бар икән, татар дизайнерлары эшләнмәләрен сатып алырга кирәк.
Сүз дә юк, бу эш акча китерә, тик әле кул эшләренә чын бәя бирү, татар дизайны трендка әйләнеп, зур акча китерүгә берникадәр вакыт узарга тиеш. Бу – киләчәк эше.