Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татарлыгыннан курыкмаган шәхес". Шагыйрь Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел

23 февраль Әнгам Атнабаевның туган көне. Исән булса, аңа бүген 90 яшь тулган булыр иде. "Интертат" Әнгам Атнабаев белән бәйле истәлекләрне, аның иң популяр шигырьләрен һәм җырларын туплады.

news_top_970_100
"Татарлыгыннан курыкмаган шәхес". Шагыйрь Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел


Айдар Галимов: “Әнгам Атнабаевның шундый зирәклеге, шундый гениаль булуына минем исем-акылым китә”


- Әнгам агай ул үзе аерым бер тарих иде. Мин концерт программаларын төзегәндә, еш кына Әнгам Атнабаевның иҗатына мөрәҗәгать иттем, итәм һәм итәчәкмен. Гастрольләрдә һәрвакыт үзем белән куен дәфтәре кебек Әнгам абыйның «Атнабай» дигән китабын йөртәм. Шуннан минем аңа булган мөнәсәбәтем күренә дә инде. 

Без Әнгам абый белән бер көнне – 23 февральдә туганбыз. Бәлки, шуның белән дә ул миңа якын һәм кадерледер. Бу тормышта аның белән аралашып, аны күреп калуым белән бәхетлемен. Мин аның турында киләчәк буыннарга да сөйли алам. 

Шунысы кызыклы: шигърият онытылып барган чорда да аның шигырьләре яңгырый, аны төрле җирләрдә беләләр, яттан сөйлиләр. Шуның белән мин горурланам. Әнгам Атнабаевның кайбер җырларының тарихын үзе сөйләгәнен ишеткәнем бар. Үз шигырьләрен ул шул кадәр йөрәгеннән чыгып сөйли торган иде - бу феномен, феноменаль бер күренеш! 

Әнгам Атнабаевның шигырьләре ничәнче елны язылса да, алар бүген дә актуаль. Мин шуңа шаккатам! 50 нче елларны күтәрелгән проблемалар бүген дә бар. Аның әсәрләре бүгенгә дә туры килә. 60 нчы елныкылар да, 70, 80, 90 елларныкы да! Ул икътисад, сәясәт өлкәсендәге шигырьләре булсын, милли мәсьәләләр булсын. Әнгам Атнабаевның шундый зирәклеге, шундый гениаль булуына минем исем-акылым китә.


Зөһрә Шәрифуллина: “Әнгам Атнабаев иҗаты 6 яшьтән 60 яшькә кадәр һәрбер кешегә аңлаешлы”


- Мин үзем Әнгам Атнабаев иҗатын бик яратам. “Кара икмәк” шигырен сөйләп үстек, “Акыл чыбыгы”, “Дусларыңны онытма”, “Син китәргә тиеш”, “Яшьлек белән хушлалу” һ.б. шигырьләре күңелгә якын. Мин аның белән шәхсән таныш булмасам да, иҗаты аша аңа гашыйк идем.

Әнгам Атнабаевның иҗаты халыкка бик якын. Үзе дә халыктан чыккан шагыйрь. Аның иҗаты 6 яшьтән 60 яшькә кадәр һәрбер кешегә аңлаешлы. Шигырьләре җырлап тора, шунлыктан бик күпләре җырга салынган. Ул җырлар халык тарафыннан яратып кабул ителде һәм бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.

Җәвит Шакиров: “Әнгам Атнабаев үзенең татарлыгыннан курыкмаган”


- Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, бервакытта да татарлыгыннан курыкмаган. Бу аның иҗатында чагылыш таба. Аның иҗаты бүгенге көн татар дөньясы өчен үрнәк, әлбәттә.

Аның шигърияте бай, җор телле. Нинди генә шигырен алып укысаң да, милләте белән горурланып язганы күренә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның китабы көндәлек куллана торган өстәл китаплары белән рәттән тора.

Мин аның белән үзем таныш түгел идем. Ә хатыным Зөлфиянең студент чагында Әнгам Атнабаев белән әдәби кичәләрдә очрашканы булган. Әлеге хатирәләрне яратып искә алабыз без.













Татар халкының сөекле шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына Татар дәүләт филармониясе "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә социаль челтәрләрдә #atnabay #атнабай флешмобын башлап җибәрде. Флешмоб әле дә бара. #атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Кадим Нуруллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Равил Галиев һ.б артистлар катнашты. Шулай ук флешмобка Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина, җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева, Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.






#атнабай флешмобыннан башка видеоларны "Татар-информ" Youtube каналыннан карагыз.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100