Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татарларны галәмгә күтәрүдән кимсенмик”: язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркиянең беренче нефтьчесе, татар кешесе Кәмал Локманның исемен таныта

Төркиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура Татарстанда нефть чыга башлауга 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән "Хәзинә" әдәби конкурсында "Повесть" номинациясендә җиңде. “Интертат” аның белән повестенең герое һәм татар кешесенең кадере турында сөйләште.

news_top_970_100
“Татарларны галәмгә күтәрүдән кимсенмик”: язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура Төркиянең беренче нефтьчесе, татар кешесе Кәмал Локманның исемен таныта


Кәмал Локман – Төркиядә югары нефть инженеры булып хезмәт иткән татар

"Хәзинә" конкурсына тәкъдим ителгән документаль бәяным Төркиянең беренче югары белемле нефть инженеры Кәмал Локман хакында. Кәмал Локманның биографиясен, аның иҗатын өйрәндем. Монда дөрестән дә иҗатын дип әйтергә кирәк, чөнки Кәмал Локман нефтьче генә түгел, ул үзе дә китаплар язган кеше. Кәмал Локманның шәхесе аның техник китапларын, милләткә кагылышлы китапларын укыган саен күбрәк ачыла. 

Татар кешесе бер генә яклы, бер генә төрле сыйфатка ия була алмый. Ул үзендә күптөрле сыйфатларны туплый. 


Шуңа күрә мин Кәмал Локман белән бик кызыксынып, документаль бәян язарга керештем. 

 

  • Кәмал Локман (1899-1976) – югары нефть инженеры. Казахстандагы Казалы шәһәрендә дөньяга килә. Башлангыч белемне мәмләкәтендә алганнан соң Госманлы Императорлыгына килеп, урта белем ала һәм лицей бетерә. Җөмһүрият хөкүмәтенең Европада укыткан беренче нефть инженеры буларак, Гренобльнең (Франция) политехник институтында, бераз соңрак Страсбургта Югары милли нефть мәктәбен тәмамлый. 1929 елда Төркиягә килеп, Җир асты байлыкларын тикшерү һәм эзләү (Maden Tetkik ve Arama Enstitüsü) институтында башта төрле нефть оешмаларында дәүләт хезмәткәре буларак эшли, соңыннан Төркиядәге нефть индустриясе үсешендә җитәкчелек итә. 1957 елда Төркия Җөмһүрияте нефть оешмасы башлыгы була.

Әлбәттә, бу әле минем башлангыч эзләнүләр генә, мин әле үз эшемне башладым гына. Кәмал Локманның безнең олпат шәхесләргә, мәсәлән, Гаяз Исхакый, Садри Максуди һәм башкаларга бәйле булуын, алар белән хезмәттәшлек итүен аерым өйрәнәсе, язасы бар.



Кәмал Локман өчен юрист Садри Максуди ышаныч белдерә

Кәмал Локман югары нефть инженеры белемен Франциядә ала, Төркиянең хөкүмәте тарафыннан укытылырга лаек булган беренче студент була. Әгәр дә Садри Максуди Кәмал Локман өчен җаваплылыкны үзенә алмаган булса, бу эш барып чыкмас иде. Бер татар янында, ул Франциядә гыйлем алганда, шул дәрәҗәдә үскәндә, ярдәм кулы сузучы мөхтәрәм татар шәхесләре була. Садри Максуди Кәмал Локман өчен ышаныч белдерә, “Әйе, бу студентны хөкүмәт тарафыннан укытырга, аңа мөмкинлек тудырырга була” дип, ышанычны үз өстенә ала.

Кәмал Локман бала вакыттан ук үзен зирәк, акыллы бала итеп күрсәтә, укытучысы аны 10-11 яшендә Төркиягә укырга алып китә. Кәмал Локманның әти-әнисе – Оренбург якларыннан. Кәмал Локман, укытучысы Төркиягә алып килгәндә төрек телен белеп бетермәү сәбәпле, кечерәк сыйныфка укырга керә. Әмма берничә ел эчендә ул зуррак сыйныфтагыларны узып китеп, мәктәпне алданрак бетерә. Кәмал Локман 22-24 яшендә укып бетереп, Төркиягә кайта. Ул мохтаҗлыкны да, ачлыкны да, чит илдә йөрү газапларын да күрә, чөнки ул кемдер әзерләгән ачык юл буйлап бармый. Ул матди яктан кыенлыклар күрә, чит илдә үзен табарга тырыша. Кәмал Локман сынатмый, 31 яшенә укып бетереп, Төркиянең нефть индустриясенә кайта, бу индустриянең башлангычында торып, аны эшләтеп җибәрә. Кәмал Локман 31 яшендә Төркиядә беренче нефть конференциясен үткәрә, нефть турында беренче китапны бастыра. Китабында ул бу индустриягә гадәти бер инженер яки табигый байлыкларны эзләүче итеп кенә түгел, сәяси яктан ихтисадчы буларак та карый. Ул 31 яшендә “XX гасыр – нефть гасыры булачак”, дип әйтә.

Кәмал Локман “XX гасыр – нефть гасыры булачак” дип фаразлый

“Нефть беренче бөтендөнья сугышына кадәр товар булды, илләр өчен үзара коммерция ысулы булды. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, нефть XX гасыр дәвамында дәүләтара сәяси стратегия коралы булачак. Без шуңа да әзер булырга тиеш. Нефтьнең шул ягын да карарга кирәк, бу – табигый байлык сату мәсьәләсе генә түгел. Кем сәяси стратегия коралы булган нефтьне үз кулына ала, шул тагын да көчлерәк була”, - дип әйтә Кәмал Локман. Ул XX гасырда шундый хәлләр булачак дип фаразлый. Аның 31 яшендә язган һәр фаразы да чынга ашты. Кәмал Локманның сәяси күзаллавы менә шулкадәр көчле булган.

Бүгенге көндә Кәмал Локманның геологиягә кагылышлы дистәдән артык фәнни эше бар. Алар төрек телендә. Бәянне язганда мин югары уку йортларында дипломны Кәмал Локманның хезмәтләренә таянып яклауларын күрдем. Кәмал Локманның фәнни эшләре дә бар һәм ул эшләр файда китерүен дәвам итә.



Кәмал Локман Гаяз Исхакый белән дус була

Икенче яктан, дәүләт дәрәҗәсендә билгеле шәхес үзенең татарлыгын онытмый. Заманында ул прозаик, драматург, публицист, татар милли хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакый белән дус була. Гаяз Исхакый турындагы мәгълүматлардан билгеле булганча, Гаяз Исхакыйның “Кәмал Локман җәмгыятьнең җитәкчесе булыр”, дигән сүзләре дөрес була. Рәсми дәүләт хезмәтендә булган кешеләр җәмгыятьләрне җитәкли алмаган, шуңа күрә Кәмал Локман бу вазифаны алмый. Әмма ул җәмгыятьне дә, татарлыкны да ташламый. Ул өч йөзгә якын кешене, мөһаҗирне эшкә урнаштыра. Без бүгенге көндә татар нефтьчеләренең иганәчелеге, аларның хәйрия эшләре турында сөйлибез. Ә нефть өлкәсендә эшләгән татар Кәмал Локман шул эшләрне үзе алып барган. Ул бу эшләрне дә читкә куймаган.

Төркиядә яшәүче татарларга “Кәмал Локманның кем икәнен беләсезме?” дисәң, алар уйга калырга да мөмкин, чөнки еллар уза һәм индустрия үсеше үзгәрә. Анда көч куйган башка шәхесләр дә бик күп. Төркиядә чит ил кешеләре дә күп эшләгән. Әмма бүгенге көндә Кәмал Локманны белгән мөхтәрәм затлар бар. Алар “Кәмал абый бит ул шундый якты йөзле кеше иде” дип, аны искә алалар. Аның зур кеше, зур шәхес икәнен хәтерләрендә саклыйлар.

Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Исхакый-Чагатайның Кәмал Локман турында мәкаләсе бар. Ул аның турында “Кәмал Локман мөһаҗирләрнең әтиләре кебек булган. Аларның әтиләре кебек ачык йөзле кеше булган, әдәм кулыннан килгәнчә ярдәм дә күрсәткән”, - дип язган. Мәкалә “Соңгы саубуллашу тиешле дәрәҗәдә булгандыр” дигән җөмлә белән тәмамлана. 

Кәмал Локман гомере буе туган якларына кайта алмый. Ул дистәләгән чит илдә йөри. Ул туган ягына 1976нчы елда гына кайта, чөнки шул вакытта гына туганнары белән күрешергә рөхсәт ала. Мөһаҗирлеккә Төркестаннан киткәнгә күрә ул Ташкентка кайта. Аның әти-әниләре ул вакытта, Оренбург татарлары булсалар да, Төркестанда яшәгән була. Кәмал Локман 1976нчы елда Ташкентка кайта, туганнары белән күрешә һәм йөрәк кризыннан мәрхүм була. Аны Ташкентта күмәләр.



“Татарларны галәмгә күтәрүдән кимсенмик”

Айзирәк Гәрәева повестенда татар кешесен тау белән чагыштырган. “Татар кешесенең ерактан бөек башы гына күренә, ә якынрак килгән саен аның төбе тагын да киңрәк икәне күренә, чөнки татар кешесенең холкы, сыйфатлары якыная барган саен тагын да ачыла. Бу Кәмал Локман мисалында бик ачык күренде”, - диде Айзирәк Гәрәева.

- Татар шәхесләренең язмышын яктыртырга кирәк. Без татарларның ни дәрәҗәдә тырыш, ни дәрәҗәдә сынатмый торган һәм ни дәрәҗәдә ныклы булганын халыкка башкача җиткерә алмыйбыз. Кешегә “Менә татар шундый тырыш, ныклы”, дип сөйләп утырганда кемнәрне мисал итеп куясың? Шушы шәхесләрнең үткән юлларын һәм эшләрен мисал итеп куеп кына фикерне исбатлап була.

Без, татарлар, үзебезнең татарлыкның сыйфатларын белергә тиеш. Югыйсә шул сыйфатларны без үзебездә тәрбияләргә һәм аларның барлыгын аңларга тиеш.


Мин Татарстанга, татарларга шушы шәхеснең исемен кайтаруыма бик шат. Төркия татарлары арасында да “Андый кеше булганмыни”, дип әйтүчеләр бар. Без шуңа күрә мәгълүматны латин графикасына күчереп, төркия татарларына да тараттык. Алар өчен дә бу үзенә күрә бер тарихны өйрәнү булды. Тарихны, татарларны белергә кирәк. Татарстанда татар булып калу мәсьәләсенең мөмкинлекләре бер төрле, ә Төркиядә, чит илләрдә ул башка төрле. Татарлыкны аның сыйфатлары аша сакларга була.

Татарлар үзләренең татар булуларыннан кимсенмәсеннәр. Бернинди мөмкинлек, бернинди шарт булмаган дәвердә гап-гади авыллардан чыгып киткән татар малайлары ниндидер илнең индустриясен корырлык дәрәҗәдә гыйлем туплап, бөеклеккә менгәннәр. Без татарларны галәмгә күтәрүдән, бөеклеккә чөюдән кимсенмик, тарсынмыйк. Татарларны күтәрик, - диде Айзирәк Гәрәева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100