Татарларга ни җитми: Бөтендөнья татар конгрессы турында фикерләр
Казанда 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге уңайдан Интертат электрон газетасы татарның күренекле вәкилләреннән сораштыру оештырды. Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген төрле кеше төрлечә бәяли икән.
Чувашиянең милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Фәрит Гыйбатдинов:
- Бөтендөнья татар конгрессының бөтен дөньяга танылган оешма икәнен раслап торасы юк. Эшчәнлек Казанда гына алып барылмый, чит өлкәләрдәге татар иҗтимагый оешмалары да зур гамәлләр кыла. Иҗтимагый хәрәкәтнең төп максаты - татар милләтен һәр яктан гөрләтеп яшәтү.
Милләтнең теле, дине, рухы киләчәк буыннарга да барып җитәргә тиеш. Безнең дәвамчылар күкрәк сугып: “Мин – татар!” - дип йөрерлек булсын. Татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы буларак та, үзебездәге гамәлләрне йөрәгем аша уздырып башкарам. Без - Татарстаннан читтә гомер итүче татарлар өчен - Бөтендөнья татар конгрессы таяныч һәм терәк булып тора. Әлләни матди булышлык алмасак та, кирәк чакта конгресс безне ярдәменнән ташламый, Аллага шөкер. Сабан туйлары, башка милли чаралар уздырганда да конгрессның арка терәген тоеп эш итәбез. Төрле министрлыклар белән бәйләнештә булгач, безгә дә төрле мәсьәләләрне хәл итүе җиңелрәк.
Безнең Чувашиядә нибары 37 000 татар яши. Шулай булуга да карамастан, милләт язмышына вак мәсьәлә дип караучы юк, чөнки бездә халык яши белә. Телен дә, гореф-гадәтләрен дә онытмый, аз санлы булсак та, без башкаларга шактый күп булып тоелабыз, чөнки милли гамәлләребез даими оештырылып тора. Быел Урмай авылында гына 12 медалистыбыз чыкты. Ә Шыгырданның бер мәктәбеннән - 7, икенчесеннән - 6 медалист мәктәпне тәмамлады. Болар барысы да - үзебезнең татар мохитында тәрбияләнгән балалар. Әлеге егетләр һәм кызлар барысы да Казанга барып белемнәрен арттырырга хыяллана. Бу күрсәткечләрдә конгрессның эше ярылып ята. Конгресс тегене яки моны эшләми диючеләр бар, әмма бу сүзне үзе читтән карап торган адәм генә әйтә ала торгандыр.
Сәясәт белгече Руслан Айсин:
- Беренче чиратта, конгрессның идарә органнарына яшьләрне кубрәк кертәсе иде. Яңа кан кирәк, энергия житми. Яшь буын турында гел сөйлибез, тик аларга юл бирергә әзерме соң без? Икенчедән, БТК каршында татар халкының хокукларын яклаучы үзәк булдырырга, милли хисле юристларны тупларга кирәк. Чөнки Россия күләмендә татарның милли хокуклары даими рәвештә бозыла, татар мәктәпләре ябыла, мәчетләребезне ачарга ирек бирмиләр, һаман кимсетәләр. Бу өлкәдә эш бихисап, шуңа энергия кую зарур. Өченчесе: зыялылар клубын, көчле мәгълүмати-аналитик үзәк оештыру бик мөһим. Ул татар дөньясындагы процессларны өйрәнеп, туплап, проблемаларны ачыклап, аларны чишү юлларын тәкъдим итәргә тиеш. Без бит мәгълүмат чорында яшибез, ул безнең тормышыбызны, аңыбызны формалыштыра. Дүртенчесе - күчмә, виртуаль татар университетларын булдырасы иде. Бөтен дөнья шуның белән эш итә. Замана арбасыннан төшеп калмаска! Вакыт җитте, буген булмаса, иртәгә соңаруыбыз ихтимал.
Сахалинның “Туган тел” татар мәдәни оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова:
- 2006 елда Ерак Көнчыгыш федераль округына РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков килгәч, Сахалин татарлары уянган кебек булып китте. Төрле халык оешмалары җитәкчеләре белән очрашу вакытында Камил әфәнде Исхаков, бездән: “Нинди чаралар оештырасыз?” - дип сорады. Ә без ул вакытта татарның үзәге булган “Туган тел” милли-мәдәни оешмасын ачкан гына идек әле. Сахалинда Сабан туе уздыруны да Камил Шамилевич тизләтте. 2006 елда тарихта беренче мәртәбә Сахалинның өлкә Сабан туе оештырылды. Рәхмәт, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итте.
Сахалин утравында бүгенге көндә халкык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, 5 меңгә якын татар яши. Ә безнең исәпләүләр буенча монда алтынчы буын (1933 елдан исәпләп) татарлар яши һәм аларның саны 30 меңгә җитә. Кызганыч ки, тел, милли-гореф гадәтләр онытыла башлаган. Бирегә күчеп килгән гаиләләргә, мәктәпләргә кергән балалары русча белмәүне сылтау итеп, алар белән русча аралашырга өндәгәннәр. Бездә яшәүче яшь буын инде ана телендә авыр аралаша, белми диярлек. Шуңа күрә “Туган тел” оешмасын ачып җибәргәннән бирле, Г. Тукай бәйрәмнәрен оештырабыз, татар теленә мәхәббәт уяту йөзеннән милли чаралар үткәрәбез. Дини йолаларыбызны да онытмаска тырышабыз. Кайбер апаларыбыз, васыять итеп үзләрен мөселманча җирләүне әйтеп калдыралар. Үз кулларым белән аларны юып, кәфенлеккә төреп озатабыз. Аллага шөкер, мәчет үк булмаса да, намазга җыелырлык йортыбыз бар. Җамал хәзрәт Гарифуллин анда дини вәгазьләр оештыра. Җәмгыятебезнең үз офисы булдырылды. Зиратта татарларга аерым урын билгеләнде. Беләсезме, Сахалин утравында 120 милләт яши. Шулар арасында кореялеләрдән кала, татарларга гына милләттәшләре рухи һәм матди ярдәм күрсәтә. Ел саен балалар Сабан туе оештырабыз. Бу - бик шатлыклы күренеш.
Башкаларның туган илләре белән элемтәләре дә юк. Ә без конгресс аша Татарстан белән даими элемтәдә торабыз. Яшьләр Казанга укырга килә, монысы да - зур куаныч.Татарларны бөтен дөньядан җыеп Казанда күрештергәне өчен Татарстан Президентына рәхмәт! Безне - төрле елларда, төрле сәбәпләр аркасында, җир шарының төрле тарафларында гомер итүчеләрне онытмыйлар. Үзебезнең зур, шанлы милләтнең вәкиле булганыбызга горурланып яшибез.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, татарның танылган тарихчы галиме Индус Таһиров:
- Минемчә, конгресс үз эшен башкарды. Хәзер инде аны яңарту сорала. Милли лидерларны яшьләрдән сайлап куярга кирәк. Яңа фикер, яңа уйлар белән баетырга кирәк милли эшчәнлекне. Татарның бүгенге күтәрелешендә, лаеклы җитәкче булырга тиеш. Бүгенге көндә, ни кызганыч, бу юнәлештә артка калып барабыз.
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарихчы, академик Рафаил Хәкимов:
- Дөресен әйтергә кирәк, таталар бүген яңа масштаблы проектлар көтә. Чит илләрнең күбесендә милләттәшләребез ару гына оешкан инде. Мәсәлән, Үзбәкстан, Казахстан кебек җирләрдә инде күптәннән милләттәшләребез бизнес алып бара, дәүләт структураларында эшлиләр, Европада альянска оешканнар. Польшада татарлар 620 ел элек тупланып гомер итә.
Сабан туйлары оештырып йөрү яхшы, әмма конгрессның эшчәнлеге, аның белән генә төгәлләнергә тиеш түгел. Тарих институты булгач, бездән еш кына тарихи китаплар сорыйлар. Галимнәребез андый хезмәтләрне әзерләде, берничә саллы китаплар да чыкты.Әмма алар таралмый, бөтенесе бушлай өләшкәнне, китереп кулларына тоттырганны көтә. Без галимнәр китапларны язабыз, ә бушлай өләшеп йөрергә, галимнәр акча сугып ятмый бит. Кемнәрнең акчалары бар, рәхим итеп алар башкарсын. Миңа калса, Бөтендөнья татар конгрессы ул тарихи китапларны таратырга тиеш иде. Акчалары булмаганнар өчен бездә электрон вариантлары да бар, шулай да электрон вариантын да бушка өләшеп утырасы килми, галим эшенең кадере бетә ул очракта. Без болай да килеп сораган галимнәргә бирәбез, чөнки алар аны чыннан да куллана.
Үземнең конгресс уздырган берничә проектта катнашканым булды. Мәсәлән, эшмәкәрләр җыела да сөйли; шул кадәр икмәк үстердем, яисә фәлән тонна яшелчә тапшырдым, ди. Кемдер шешәгә тутырып су сата, дигәндәй. Болар барысы да яхшы, әмма бөтен татарны оештыра торган проектлар түгел. Һаман Татарстаннан нәрсәдер көтәләр, ә бит Татарстан да проектлар көтә. Татарда интеллектуаль кадрлар җитәрлек. Дөньяда татар милләтеннән чыккан галимнәр, профессорлар күп, без алар белән аралашып торабыз. Тик аларны дөньяга күрсәтә алмыйбыз, милләтәшләр бу хакта еш кына белми дә. Югыйсә, татарның абруйлы әлеге шәхесләре белән мактанырга да хакы, мөмкинлеге бар. Дөньяга без урта кул җырчы, йә “бәреп чыккан” эшмәкәр күрсәтәбез.
Күптән түгел генә Мюнхенда булдым. Анда безнең Рәшит Сюняев исемле данлыклы галимебез эшли. Ул бөтен Европаның астрофизика җитәкчесе булып тора. Җир шарының төрле илләре белән хезмәттәшлек итә. Дөньякүләм танылган астрофизикны белүче милләттәшләребез сирәк. Татар җанлы андый шәхес тагы бар микән? Татар конгрессына кемнәр генә килми? Күптән түгел генә Казанга имамнарны җыйдылар. Ул имамнардан нинди рәт бар? Белмим. Меңләгән кеше җыюдан ни файда? Туган төбәкне өйрәнүчеләр килде, алар арасында эшкә яраганы берән-сәрән генә бит. Андый кадрлар күп булмый. Тарих белән кызыксынулары бик яхшы. Бөтендөнья татар конгрессында интеллектуаль проектлар күренми. Шуңа күрә мин анда йөрмим дә, ун еллап инде конгресста күренгәнем юк. Һаман берүк кешеләр, моннан 15-20 ел элек әле аларны тыңлап, укып була иде. Ә хәзер алар татар милләте турында нәрсә әйтә ала?
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров:
- Корылтай программасы гаять бай булачак. Пленар утырыштан тыш, татар дөньясындагы көнүзәк мәсьәләләрне колачлаган дискуссия мәйданчыклары, милли тематикалы күргәзмә, концертлар да оештырыла. Дискуссия мәйданчыклары күптөрле проектларыбыз эшчәнлеге буенча гамәлгә ашырылачак. Монда милли актуаль мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык фикер алышу, татар халкының үсеш стратегиясе каралачак. Гомумән әйткәндә, һәр өлкәне аерым-аерым билгеләп чыгачакбыз.
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында, устав буенча, рәис тә сайланачак.
Август аенда узачак VI съездда 1 меңнән артык делегат һәм мөхтәрәм кунаклар катнашыр, дип көтелә. Съезд программасында пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары оештырыла. Татар халкының сәнгать осталары концерты, халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәме, “Казан” бию ансамбленең “Ефәк юлы” тарихи-хореографик спектакле тәкъдим ителәчәк. Делегатлар Татарстан районнарына сәфәр кылачак. Съезд эше Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан әзерләнгән “Печән базары” ярминкәсе белән тәмамланачак, ди оештыручылар.
Исегезгә төшереп узабыз: моннан 25 ел элек, ягъни 1992 елның 19 июнендә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында Бөтендөнья татар Конгрессы ачыла. Беренче съездның максаты татар халкын барлау, уяту, бер-берсе белән танышып багланышларны ныгыту, рухи бердәмлекне раслау булды.
1992 елда узган Бөтендөнья татар конгрессының иң беренче съезды татар дөньясы өчен зур вакыйга иде. Дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән, бер-берсен күрергә тилмереп өзгәләнгән татарларны тарихта беренче тапкыр Казанга Корылтайга җыю милләтебез киләчәгенә өмет белән карарга ышаныч тудырды, сүнеп барган милләт учакларын яңадан кабызып җибәрергә этәргеч бирде. Татарларның берләшүе халык өчен генә түгел, ә җиһанга яңа аяк баскан өр яңа республика – Татарстан өчен дә олы терәк була алды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәисләре:
1992-2002 Таһиров Индус Ризак улы (1936 елда туган) - тарихчы, сәясәтче, 1990-1991 елларда Татарстан белән Россия арасындагы сөйләшүләрдә катнашучы, академик, профессор, тарих фәннәре докторы, Югары Совет депутаты (1990-1995), Дәүләт Советы депутаты (1995-2009).
2002 елдан - Закиров Ринат Зиннур улы (1948 елда туган), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, "Казан" милли-мәдәни үзәге директоры, Дәүләт Советы депутаты (2009 елдан).