Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татарларга гына хас булган, милли смайликлар уйлап чыгарырга кирәк”. Бүген Бөтендөнья елмаю көне

19 сентябрьдә үзенчәлекле бәйрәм – Интернетта елмаю символы булган “смайлик”ның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Интертат” хәбәрчесе укучылары арасында сораштыру үткәрде.

news_top_970_100
“Татарларга гына хас булган, милли смайликлар уйлап чыгарырга кирәк”. Бүген Бөтендөнья елмаю көне
Барыбызга да таныш сары йөзле "смайлик"ның авторы кем? Ул - Америка рәссамы Харви Бэлл. XX гасырның 63нче елларында иминиятләштерү компаниясе берәр матур, истә кала торган символ ясарга заказ биргәч, рәссам барыбызга да таныш булган сары төсле, түгәрәк “смайл”ны ясый. Заказ ясаучылар Бэллга 50 доллар гонорар түли һәм смайлик рәсеме төшерелгән тамгалар ясата башлый. Соңрак смайлик футболка, конверт, открытка, көнкүреш әйберләренә төшерелә. Рәссам зур популярлык казана.

Соңрак смайликның компьютердагы варианты уйлап табыла. Андый “смайл”га бүген 36 яшь тулды. 1982 елда АКШның Карнеги-Меллон университеты профессоры Скотт Фалман текст җыйганда смайликны алыштыра алырлык символлар тәкъдим итә. Алар - ике нокта, сызык һәм җәядән гыйбарәт була :-). Соңрак бу символларны "смайлик” дип атый башлыйлар. 

smile инглиз теленнән "елмаю" дип тәрҗемә ителә. Смайликлар әңгәмәдәшне яхшырак аңларга һәм төрле эмоцияләр тудырырга ярдәм итә. Хәзер әлеге символларның төрләре бик күп. Алар ярдәмендә виртуаль дөньяда җиңел аралашабыз. Харви Бэлл фикеренчә, "Смайл көне" яхшы кәеф, күңел күтәренкелегенә багышланырга тиеш. Елмаю көненең төп шигаре - “Яхшы эш эшлә. Бер генә булса да елмаю барлыкка килүгә үз көчеңне керт!”

"Смайллар тел байлыгын киметә"



Җырчы Регина Тимербулатова:

- Хәзер социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда идеограм һәм смайллар ярдәмендә язышу киң таралган, шуңа күрә аларны еш кулланам. Дуслар, танышлар белән аралашканда бик уңайлы. Алар үзеннән-үзе кәефне күтәрә, ниндидер уңай эмоцияләр тудыра. Тик бик җитди темага язышкан вакытта бары тик смайликлар белән генә җавап бирсәләр, ачуым чыга. Олылар белән язышканда смайликларны бөтенләй куймыйм, чөнки килешеп бетми. Смайликлар арасында иң яратканы һәм еш куела торганы – чәчәк. Смайликлар бик күп, нинди генә форма да һәм төстә юк. Ләкин мин татарларга гына хас булган смайликлар уйлап чыгарыр идем. Татар кызлары, егетләренә, татарларның милли бәйрәмнәренә багышланган смайликлар булса, бик яхшы булыр иде. 

Гомумән, смайликларның уңай һәм тискәре ягы да бар. Начар ягы – кешенең тел һәм сөйләм байлыгы кими. Смайликлар ярдәмендә күп сүзләрне онытабыз, күңелдә йөрткән матур сүзләрне әйтә алмый калабыз. 

"Смайлик кавыштырды" 

Арчадан Ландыш Галиевага 21 яшь. Сөйгән яры Рамил белән аны гадәти бер смайлик “таныштыра”. 

- КФУның юридик факультетында белем алам, кышкы сессияне тәмамларга йөргән чагым. Соңгы имтиханга керергә әзерләнәм, өйрәнгәннәремне искә төшерәм. Шул вакытта телефоныма билгесез номердан күз кыскан смайлик килде. Аптырап калдым, чөнки смс хәбәрдә бернәрсә дә язылмаган иде. Рамил, группадаш кызының номеры белән минекен бутап, ялгыш миңа смайлик юллаган булган. Аралашып киттек. Менә шулай бер смайлик безне кавыштырды, әле дә көлеп искә алабыз. Декабрьдә гаилә корырга планлаштырабыз, - ди Ландыш.

"Смайлик түгел, елмайлик!"



"Кызык-мызык" төркемен булдырган блогер Илназ Габидуллин:

- Смайликларны бик еш кулланам. Татарча "елмайлик", "елмайик" дип йөртәм мин аларны. Бик ашыкканда һәм смс хәбәрләр белән аралашканда смайллар ярдәм итә. Хәзер бит шундый замана, смайлик куймыйча язасың икән, "ачуланып язасың" дип уйлыйлар. Әлеге символларны кирәк дип саныйм, чөнки хәзер күп вакытта хатлар аша гына аралашабыз, ә шушы "елмайликлар" аша без берникадәр үзебезнең эмоцияләрне күрсәтә алабыз. Үзем кәефне күтәрә һәм елмая торган смайликларны кулланам. Смайликлар бик күп бит хәзер, алар аша эмоцияләрне күрсәтүдән башлап, хәтта нишләгәнеңне, кайда барганыңны, кайсы илдә булуыңны күрсәтергә була. Киләчәктә өчпочмак, түбәтәй төшкән смайллар күрергә телим.

"Дөрес җаваптан качу өчен смайлик кулланганда ачу килә"



Җырчы Гөлсирин Абдуллина:

- Смайликның туган көне барлыгын белми идем, кызык булып китте. Смайликлар әйтергә сүзләр таба алмаган очракта ярдәм итә. Кешеләр дә смайллар кебек төрле бит. Кайбер чакта елмаябыз, кайсыбер вакытта ачуыбыз да килә. Елмаю гомерне озайта, диләр. Димәк, аралашуыбызны күңелле смайликтан башласак, көннәребез дә уңышлы үтәчәк. Кайберәүләр дөрес җаваптан качу өчен смайликлар куллана, бу очракта ачу килә инде. Ләкин смайликлардан башка аралашу күңелсез булыр иде. 

"Тере аралашу күпкә яхшырак"



"Казан егетләре" музыканты Айнур Латыйпов: 

- Якыннарың белән язышканда коры гына җөмләләр язып булмый, хис-тойгыларны күрсәтер өчен еш кына төрле елмаю тамгалары да өстәп җибәрәм. Кәефем яхшы булганда, мин смайликларны еш кулланам. Аларның зыянын күрмим, кирәк дип саныйм. Тормышта мин төрле, шуңа күрә смайликлар да гел үзгәреп тора. Боегу, үбү, гаҗәпләнү, соклануны күрсәтүче йөзләрне еш кулланам. Авырлыкларга бирешми, елмаеп яшәргә кирәк. Елмаю акылыбыз, сәламәтлегебез өчен дә файдалы. Елмаю яшәртә дип ишеткәнем бар. Смайликлар күңел халәте белән туры килергә тиеш, дип саныйм. Ләкин тере аралашу күпкә яхшырак. Кешенең йөзен, елмаюын күреп нинди икәнлеген белеп була. 

"Елмаю күңелләргә күпер сала"



Гөлфия Шакирова:

- Смайликларны бик еш кулланам, аларга карашым уңай. Нинди дә булса куңелгә ошаган җыр тыңласам, матур фикерләр укысам, барысына да смайликлар куям. Бу сүзсез генә, миңа ошады дигәнне аңлата. ин "йөрәк" дигән смайликны яратам. Чөнки мин бар нәрсәне дә йөрәк аша үткәрәм. "Мин бәхетле " дигән смайлик уйлап табар идем. 

Елмаю ул, аралашуга, дуслыкка беренче адым. Күңелне күтәрә. Кайвакыт әйтер сүзне әйтмичә, елмаеп куясың. Елмаю ул күңелләргә күпер сала. Ешрак елмаеп яшәргә язсын. 

Кыямәт көнне смайликлар дәгъва белдерергә мөмкин!

Смайликлар хакында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннан да сораштык. 



- Исламда җан ияләрен сурәтләү рөхсәт ителми, хәрәм санала. Чөнки җан ияләрен ясаган булсаң, Кыямәт көнендә алар сиңа килеп “безгә җан керт, җан бир” дип әйтәчәкләр. Игътибар итәргә кирәк - смайликлар сурәткә керәме, юкмы? Смайлик хакында Аллаһ хәерлерәк белә, ул ниндидер оятсыз, юньсез, ямьсез сурәтләр булмаса гына рөхсәт ителә. Мин үзем елмайган смайлик кулланам, телефон аша һәр җомга кешеләргә вәгазь, нәсыйхәт җибәрәм. Ахырдан әлеге смайликны куям, чөнки “дустыңны күреп елмайсаң, ул сәдакәдән китәр” диелә. Смайликны кешеләрнең күңеле булсын дип, үземнең дуслык хисләремне белдереп юллыйм. 

"Кеше смайлик ярдәмендә генә аралашырга тиеш түгел"

Республика психиатрия клиник хастаханәсенең психотерапия буенча амбулатор поликлиника бүлеге җитәкчесе, психотерапевт Гомәр Зыятдинов смайликлар куллануның еш очрый торган сәбәпләрен атады.

- Смайликлар әңгәмәдәшеңне яхшы аңларга, аның кәефе ниндирәк булуны белергә ярдәм итә. Электрон лексиконны баета. Ләкин кешеләр смайлик ярдәмендә генә аралашырга тиеш түгел, чөнки ул чын эмоцияләрне яшерергә мөмкин. Смайликлар куллануның беренче сәбәбе – уңайлылык һәм тизлек. Икенче сәбәбе – куркаклык, чөнки безнең заман кешесе үз-үзе булырга курка. Оялу хисе дә булырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер кешеләр сөйләшергә ояла, ләкин интернетта смайликлар ярдәмендә аралашып ул чын хисләрен белдертә ала. 

Әбри Хәбриев - смайликка багышлап җыр итүче!

Татар эстрадасында смайликлар хакында җыр иҗат итүчеләр дә бар. Әбри Хәбриев башкаруындагы “Смайлик куеп елмайсам да” дигән җыр күпләргә таныш. Аның көен ул үзе, сүзләрен Ренат Галиәскәр язган.



Смайлик куеп елмайсам да кайчак, 
Күпләр белмәс ихлас хисләрне. 
Күзгә карап ишетүче бар ул 
Әйтелмичә калган сүзләрне. 

Елмаю һәм көлүнең файдасы

Көлүнең сәламәтлеккә файдалы булуы галимнәр тарафыннан күптәннән ачыкланган.

Елмаю кешеләрне бәхетле итә ала. Бәхетле буласыгыз килсә, ешрак елмаерга кирәк. Көлгәндә кешенең баш миендә бәхет гормоны - эндорфин бүленеп чыга. Әлеге күренеш 1984 елда раслана. 
 
Елмаегыз һәм янәшәдәге кешеләр сезгә елмаеп җавап кайтарыр. Мөгаен, барыгыз да "елмаюдан дөнья яктыра" җырын белә торгандыр. Тормышта да барысы да җырдагы кебек үк. Шуны онытмагыз, елмаеп сез башка кешеләргә дә яхшы кәеф бүләк итәсез.

Елмаю кешене бизи. Елмаю кешене күпкә матур һәм бәхетле итә. Күтәренке кәефтә булган, шат кешеләргә сөйгән ярларын табу җиңелрәк.

Елмаю стресслардан саклый. Стресслардан сакланыгыз, чөнки алар гомерне кыскарта. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, тирән итеп сулыш алыгыз һәм елмаегыз. Шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнү бик файдалы, чөнки ул вакытта дофамин исемле гормон бүленеп чыга һәм ул кәефне күтәрә.

Елмаю эшкә урнашканда ярдәм итә ала. Яңа вазыйфага урнашканда өс-киемегез хакында гына уйламагыз, елмаю хакында да онытмаска кирәк. 

Көлү, елмаю иммунитетны ныгыта. Еш көлгән кешеләрнең кан басымы, йөрәк ритмы, сулыш алу һәм мускуллар тонусы тәртиптә була. Көлгәндә тукымалардагы кан йөреше, нерв системасы, канның биохимик составы яхшыра. Елмаю кешенең психик һәм физик хәленә дә уңай тәэсир итә.



Смайлик турында кызыклы фактлар

Кәеф бозылган вакытта аны җиңел генә күтәрү юлы бар. Моның өчен "мәҗбүри" елмаерга кирәк. Бу мимика кешенең кәефен үзгәртергә сәләтле.

Россия халкы елмаймый дигән фикер бар. Әмма бу бик үк дөрес түгел. Россия халкы, таныш кешесен күргәндә елмая.

Иң борынгы смайликны Төрки җирлегендә, Төркия һәм Италия археологлары төркеме таба. Бу хәл Газантеп провинциясенең (Төркия) Каракамыш шәһәрендә була. Чүлмәк тышына төшерелгән елмаючы йөзнең ясалу вакыты безнең эрага кадәр 1700 ел дип исәпләнә. 

Смайлик беренче тапкыр 1953 елда"Лили" фильмына ясалган реклама постында сурәтләнә һәм яңа “York Herald Tribune” газетасында бастырыла. 

Хәзерге вакытта дөньяда иң популяр смайлик булып “шатлык яшьләре белән көлүче йөз” санала.

Социаль челтәрдә аралашканда 32-44 яшьтәгеләр смайликлар куллана. Шулай ук хатын-кызлар ир-атларга караганда смайликларны 15% ка ешрак куя.

Кайбер илләрдә кешеләрне тезеп бастырып, елмаю тамгасы ясау кебек акция уздыралар. 2012 елда Һиндстанда мәйданга җыелган 3737 кеше 43,5 метрлы елмайган түгәрәк -  “смайлик” ясыйлар. 

Елмаю турында өйрәнүче фән геотология дип атала. 

Европа, АКШ, Израиль клиникаларында елмаюны дәвалау чарасы буларак файдаланалар. 

Елмаю турында җыр!

"Елмаю нурында". Ренат Ибраһимов җырлый. Зиннур Насыйбуллин шигыре, Ренат Еникеев көе



Бу җырым елмаю, 
Елмаю турында. 
Күңелләр җылына 
Елмаю нурында. 
Елмаю нурында 
Күңелләр җылына.
 
Балкысын күңелләр 
Елмаю нурыңда. 
Күңелләр нурында 
Дөньялар җылына. 
Дөньялар җылына 
Күңелләр нурында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100