Татарлар өчен кемнәр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы була ала?
8 июль Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ә татарлар өчен кемнәрне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы итеп атап булыр иде икән? “Интертат” хәбәрчесе бу хакта төрле өлкәдә эшләүче танылган шәхесләрдән сорады.
Мансур хәзрәт Җәләлетдин: Мәрҗани, Баруди, Минтимер Шәймиев!
Үрнәк итеп куярлык гаиләләр бик күп. әмма аларның күбесен без белмибез, диТатарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин
- Мәсәлән, Рамазан, Корбан гаетенә, башка бәйрәмнәргә берәр тапшыру ясарга тәкъдим итсәң, алар ничектер качалар, оялалар, телевидениегә чыкмыйлар. Менә шул үрнәк гаиләдер дә инде ул. Алар үзләрен күрсәтергә дә тырышмыйлар, күз тимәсен дип түгел, ә менә үзләренең тыйнаклыклары, оялчалыклары, мөселман булулары сәбәпле килмиләр. Менә ифтарлар үткәргәндә дә шундый гаиләләр килә, үзләрен атап әйтергә дә кушмыйлар . “Хәзрәт, менә безнең гаилә ифтар үткәрә, менә акчасы, зинһар өчен, безне атамагыз, исемебезне дә әйтмәгез. Без фәкать Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез”
Элек яшәгәннәрне алсак, әлбәттә, Шиһабетдин Мәрҗанине, Галимҗан Барудины үрнән итеп куярга була. Мәрҗәни гаилә ягыннан да, китаплар язуы буенча да бөтен дөнья мөселманнарына үрнәк булып тора. Хәзерге шәхесләрдән, Минтимер Шәймиевне әйтер идем. Үзегез беләсез, аны безнең Татарстан дигән йортыбызда гына түгел. шул йорттан читтә яшәүче бөтен халык та ярата. Аның Сәкинә апа белән гөрләшеп яшәүләре, хатынының Минтимер Шәриповичка булган мөнәсәбәтләре сокландыргыч. Икесе бергә булган чакларында алар бер-берсенә шундый мәхәббәтле күзләр белән карыйлар. Минтимер Шәрипович нинди шәхес булуына карамастан, хатынына карашы, мөнәсәбәте. сөбхәналлаһ, горурланып, сокланып торырлык.
Зифа Кадыйрова: Фәнис Яруллин, Кадыйр Сибгатуллин
- Фәнис Яруллин белән Нурсөя апаны шаккатып күзәттем. Нурсөя апаның бу гамәле чын батырлык, күпме көч, күпме сабырлык кирәк. Үзем дә күпмедер еллар урында яткан кешене карадым. Нурсөя апа аңа гомер буе тугрылыклы калып, үлгәч тә китапларын чыгарды. Бу язучы бәхете, ир бәхете дияргә кирәк. Андый кешеләрнең бер-берсе белән очрашулары сирәк.
Аннан соң Кадыйр Сибгатуллин һәм хатыны Фәния Хамматова. Иптәше үлгәннән соң, аның хезмәтен бөеклеккә илтү өчен кәгазләрен җыя-җыя, ничәмә китап чыгарды ул. Шуңа тугрылыклы булып калды. Менә шушы ике шәхескә тукталыр идем, - дигән мисаллар китерде мәхәббәт турындагы әсәрләре белән танылган язучы.
Салават Миңнеханов: Әти-әнием!
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем - татар эстрадасының иң матур һәм иң популяр парларының берсе.
- Гүзәл белән минем өчен бу шәхси бәйрәм, чөнки бу көнне мин аның кулын сорарга бардым. Читтән үрнәк эзләүне дөрес дип санамыйм, безнең гаилә өчен әти-әниләр үрнәк булып тора, - диде җырчы.
Рифат Сәлах: Хәсән Туфан!
Җәйсылуның яшел толымы
Җәйсылуны кочагыма алам,
Юкка чыксын язгы туңуым.
Бөтен күңелемне биреп назлыйм
Җәйсылуның яшел толымын, - дигән юллар язган Рифат Сәлахтан сораганда, ул мәхәббәт символы итеп җәйне атар дип уйлаган идек. Билгеле, 2017 елның җәен түгел. Әмма ул классикларны атады.
- Бу хакта бер дә уйлаганым юк иде. Мөгаен, Хәсән Туфан белән аның хатыны Луиза Салиәскәрованы әйтеп буладыр. Алар чын мәгънәсендә бер-берсен яратканнар. Хәсән Туфан да сөргеннән кайткач, хатынына тугры булып калган. Ә Луиза Салиәскәрова канын биреп, ирен тәрбияләргә, карарга тырышкан. Алардан да тугрырак мәхәбәт татар халкында бармы икән ул, уйларга кирәк.
Бүген әле минем туган көн дә, гаилә һәм мәхәббәт көнендә туганмын.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә туган шагыйрьне туган көне белән котлыйбыз!
Таһир Һадиев:Тугрылык - авылда!
Дәүләт Советының авыл хуҗалыгына каршы көрәш комиссиясе рәисе Таһир Һадиев татар халкында тугрылык символы булырлык шәхесләр күп дип саный.
- Символ итеп алырлык дип үзебезнең татар-хатын кызларын атар идем. Алар һәрвакыт тугрылыклы, һәрвакыт ярдәмчел. Хәсән Туфанның тормыш иптәшен генә алыйк, ирен тәэмин итү өчен үзен корбан иткән, канын тапшырган.
Аннан соң инде, мин авыл кешесе буларак, авыл хатын-кызларын турында әйтәсем килә. Ирләренә кайчак тәнкыйть белән карасалар да, авыр вакытта алар ирләренә, гаиләснә тугрылыклы булалар. Һәм әйтергә кирәк, ыгы-зыгы булган очракта да безнең хатын-кызларыбыз һәрвакыт өйдәге, гаиләдәге гармонияне, җылыны саклап баручы бик олуг шәхесләребез. Бу безнең бик зур байлыгыбыз. Әйтик, Минтимер Шәриповичбелән Сәкинә апа мөгамәләсе бөтенебезгә дә үрнәк.
Аннан безнең озак яшәүче әби-бабаларыбыз бар, алар һәрвакытта да пар канатлар. Пар канат булган очракта күтәрелеп тә була, очып та була. Бәхетле булу өчен дә ике канат кирәк бит.
Резеда Зәйниева: Бикчәнтәевләр!
- Театрда эшләгәч, бу өлкәдәге берничә гаиләне атыйсы килә. Берсе – Бикчәнтәевлар гаиләсе, алар чын мәгънәсендә татарларга үрнәк булырдай шәхесләр. Барсы да театрда эшли. Тагын берсе Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова гаиләсе. Кая гына карасаң да, милли концертлар булсынмы, аларны алып баручы итеп куялар. Һәм балалары да шундый ныклы тәрбия бирәләр. Чын мәгънәсендә, аларны милли, матур татар гаиләсе дип саныйм.
Зөлфия һәм Фәрит Хәлиуллиннар да бик матур гаилә. Аларның кызлары татар телендә милли көндәлекләр чыгаручы. Яшьләргә шундый милли тәрбия бирә алганнар икән, бу гаиләдә киләчәктә дә татар җанлы оныклар, балалар туар дип уйлыйм.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан. бүген татарстанлыларны Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева да котлады.
"Гаилә тормышыбыздагы иң мөһим әйбердер, мөгаен. Ул бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыңны кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Нәкъ менә гаиләдә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни традицияләр өлкән буыннан яшьләргә тапшырыла. ЗАГС органнары, инде менә 100 елга якын вакыт дәвамында, гаилә тарихлары һәм кеше язмышларының алыштыргысыз, төп елъязмачылары булып тора. Кадерле дуслар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйм! Гаилә учагының җылысын кадерләп саклавыгызны телим. Һәр гаиләдә тынычлык, бер-береңә хөрмәт, ярату хисләре тантана итсен!", - диелә котлауда.
8 нче июль – гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне. Хәзер XVI гасырда иҗат ителгән “Петр һәм Феврония Муромскийлар турындагы повесть” мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. Әсәрне митрополит Макарий кушуы буенча Ермолай Прегрешный язган дип уйланыла.
Әсәрдә утлы еланны үтергән Петр кенәзнең чирләп китүе сөйләнә. Аны дәвалый алмыйлар. Авыл кызы Феврония Петрны дәваларга алына, әмма "түләү" хисабына кенәзнең үзенә өйләнүен сорый. Кыз егетне дәвалый, әмма егет, кыз чыгышы белән гади халыктан булу сәбәпле, аңа өйләнми. Кыз, мондый хәл булуын күзаллап, егетне тулысынча дәвалап бетермәгән була. Авыру кабатлана, егет кабат кызга ялына һәм инде дәвалангач, сүзендә тора - алар өйләнешәләр. Әмма бу хәлдән соң Петрны башка боярлар танымый башлый, чыгыш белән гади халыктан булган хатыныннан аерылырга кушалар. Ир, хатынынын алып, шәһәрне ташлап чыгып китә. Петр киткәч, шәһәрдә ыгы-зыгы башлана, боярлар кенәзне чакырып кайтаралар. Олыгайгач, алар монастырьга китеп, Давид һәм Евфросиния исемнәрен алалар, Алладан бер көнне үлүләрен сорыйлар. Бер табутта күмүләрен сораган булсалар да, алар аерым күмелә. Әмма икенче көнне аларның җәсәдләре бергә икәне ачыклана. Бу пар Рус Православ чиркәвенең изгеләреннән санала.