Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгында өйсез калып, махсус операциягә киткән Курган татарына машина бүләк иткәннәр

news_top_970_100

Курганнан «Татарин» кушаматлы хәрби, якташлары «Mitsubishi Pajero» машинасын бүләк иткәч, елап җибәргән. Бу хакта Курган шәһәр Думасы депутаты Анастасия Денисенко аккаунтында яза.

«Без сезнең белән бергә җыйган акчага алынган машина «Татарин» кушаматлы хәрбигә тапшырылды. Машина ачкычлары Курган өлкәсендә гадәттән тыш хәл вакытында бердәнбер торагын югалткан хәрбигә эләкте. Безнең очрашуыбыз бик дулкынландыргыч булды. Күзләргә яшьләр килде», – дип яза Денисенко үзенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Махсус хәрби операциягә машина алыр өчен акча җыюны депутат май аенда, үзенең туган көнендә игълан итә. Август аена 300 мең сум акча җыела. Бу акчага «Mitsubishi Pajero» машинасы сатып алына. Үзенең язмасында Денисенко Дәүләт Думасындагы хезмәттәшләренә, Халык фронтына һәм төбәк хөкүмәтенә машинаны китерүдә ярдәм күрсәтүләренә рәхмәтен белдерә.

Элегрәк «URA.RU» Курган сугышчыларына техниканың зур партиясен тапшырулары хакында хәбәр иткән иде. Август аенда фронтка 12 УАЗ автомобиле җибәрелә. Шулай ук Курган заводы һәм эшкуарлары махсус операциядә катнашучыларга «Нива» һәм УАЗ машиналарын тапшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100