
Социаль челтәрләрдә рус кызының татарча җырлаган видеосы чыкты. Юлия туйда, ире Маратка бүләк итеп, Алия Карачурина-Төхвәтуллина репертуарыннан «Тиңләдем» җырын башкарган.
«Марат миңа тәкъдим ясаганчы ук, туйда татарча җырлаячагымны белә идем инде», – дип язган ул.
Кияүгә сюрприз ошаган, кәләш аның күңел кылларын тибрәткән, ул хәтта күз яшьләрен дә тыеп тора алмый.
«Бу – иренә һәм аның гаиләсенә хөрмәт билгесе», – дип хуплаганнар комментарийларда кәләшнең бу адымын.