Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлап танылган Оливер баласы туачагы турында хәбәр иткән

Африка егете Оливер Мбвебве июльдә Камилә исемле татар кызына өйләнгән иде.

news_top_970_100
Татарча җырлап танылган Оливер баласы туачагы турында хәбәр иткән

«Алмагачларым», «Эх, сез, матур кызлар» җырлары белән Инстаграмда танылган, Африкадагы Конго иленнән килгән Оливер Мукендины беләсездер. Ул июль аенда өйләнүе турында язып Инстаграмдагы дусларын куандырган иде. Оливер авырлы хатынының фотосын куйган һәм «Кемнеңдер хатыны. Синең элек йөргән кызын, ул минем хатыным һәм аның ире мин», — дип язган.

Укучылар Камиләне һәм Оливерны котлап язган.

«Исән-сау бәбәй туарга язсын, Ходаем. Камилә сез бит татар кызы, әйеме. Мин татарча яздым».

«Рәхмәт», — дип җавап язган Оливер татарча.

«Җиңел табарга язсын».

«Сезнең өчен шатбыз!»

«Котлыйбыз!» — дип яза дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100