news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарча окрошка рецепты

Эссе көннәрдә әзерләнә торган салкын аш.

news_top
Татарча окрошка рецепты
http://aktanysh-rt.ru

«Актаныш-информ» сайтыннан окрошка рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар (1 порция өчен): 300-350 грамм куас, 80-100 г пешкән ит, 50 г яшел суган, 50 г кыяр, 1 йомырка, 100 г катык, әз генә горчица, тоз һәм шикәр комы. 

Эш барышы. Пешкән йомырка сарысын угыч аша уабыз да бераз гына горчица һәм шикәр комы кушып болгатабыз. Шуны куаска (өйдә әзерләнгән булса — тагын да яхшырак) салып, суыткычка куябыз. 

Яшел суганны ваклап, пешкән итне, кыяр, йомырка агын озынчалап турыйбыз. Барысын бергә куаска салып болгатабыз һәм яңадан 30 минутка суыткычка озатабыз.

Окрошканы тәлинкәләргә бүлеп, укроп сибәбез, катык белән табынга бирәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар