«Татарча мохит» проекты: бала белән татарча сөйләшсәң, гомерлек акценты булачакмы?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ачык университет» кысаларында яңа проект башлап җибәрә. Әлеге курс «Гаиләдә татарча мохит» дип атала. Максатыбыз — татар телле яки татар мохите булдырырга теләгән гаиләләргә ярдәм итү. Беренче чыгарылышта укытучы Эльза Нәбиуллина хәзерге заманда булган мифларны җимерә.
1. Миф: Бала белән татарча сөйләшсәң, аның теле соңрак ачыла
Игътибар итегез әле, тирә-як мохитебез рус телле: бала урамга чыкса, телевизордан мультфильмнар караса, рус телле даирәгә «чума». Куркырлык әйбер юк.
2. Миф: Бала гаиләдә татар телендә аралашса, яшьтәшләрен аңламаячак
Ата-аналар балаларын уку йортларында, университетларда адаптацияне авыр уза дип уйлый. Чынлыкта бала белемнәрне тиз сеңдерә һәм ияләшү чоры да тиз уза. 1-2 көн нәрсәнедер аңлап бетермәсә дә, аның өчен ул кыенлык тудырмый, чөнки бала яңа белем үзләштерергә һәрвакыт әзер. Шуңа күрә бүген аның белән татарча сөйләшсәләр, икенче, өченче көннәрдә рус, инглиз һәм башка телләрдә аралашып була, ул үзен рәхәт хис итәчәк.
3. Миф: Бала белән татарча сөйләшсәң, гомерлек акценты була
Акцент бездә куркыныч күренеш буларак кабул ителә. Минемчә, акцентка карашны үзгәртергә кирәк. Кеше туганнан ук сөйләшә башлый һәм аның авызы артикуляцион яктан ниндидер телгә күнегә. Бу — нормаль күренеш. Әгәр дә теге яисә бу кешенең башка телдә сөйләшкәндә акценты бар икән, димәк, ул әле башка телдә сөйләшә ала, дип аңларга була.
Күбегезнең кытайларның яисә һиндларның инглизчә сөйләшкәнен ишеткәне бардыр, аларның берсе дә үз акцентларыннан кыенсынмый. Минемчә, акцентның булуына позитив карарга кирәк. Карашны үзгәрткәннән соң миф та юкка чыгачак.
Ни өчен рус телендә сөйләшүче татарлар татар телен өйрәнгәндә кыенлыклар кичерә соң? Алардан еш кына көләләр. «Әй, син бу сүзне шундый кызык итеп әйтәсең», — дип үзебезнең дә елмайганыбыз бар. Димәк, бу — күңелдә яткан комплекс.
Әгәр дә кеше ниндидер белемгә омтыла икән, аны һәрвакытта уңай күренеш итеп карарга кирәк.
4. Миф: Әгәр бала татарча өйрәнә икән, ул рус телен камил белмәячәк
Әлеге ике телне безнең җәмгыятьтә һәрвакыт капма-каршы куялар. Бу миф авыл җирлегеннән күчеп килгән әти-әниләрдә еш күзәтелә. Алар балалары тугач ук тырыша-тырмаша русча сөйләшә башлый. Имеш, шул рәвешле, баланың теле камилләшә.
Хәзерге заманда рус телен белми калу мөмкин түгел. Рус теле балалар бакчасында, мәктәптә, уку йортларында таралган. Монда рус телен белми калу дигән куркыныч бөтенләй янамый. Бүген тел мәсьәләсендә бер генә куркыныч бар — татар теленең бетүе. Казанда үскән кеше буларак, бу афәт белән туксанынчы елларда очраштым. Татарлар була торып, балаларыбызга стереотиплар тагабыз икән, башкалар безгә тискәре яктан караячак. Татар булганыбызга, татар телендә сөйләшүебезне кимчелек дип, төрттерәчәкләр.
5. Миф: Балаларга татар телен өйрәтәбез икән, башка фәннәр аксаячак
Ни өчендер «явыз» татар теле башка фәннәргә караганда баланың вакытын күбрәк ала икән һәм шуңа аны бетерергә кирәк, имеш… Психологлар фикеренчә, баланың мие — чиксез. Анда белемнәрне рәхәтләнеп тутырырга мөмкин. Бер татар теле башка белемнәрне үзләштерергә берничек тә комачау итә алмый. Әгәр кешенең сәләте бар икән, аңа татар теле, киресенчә, ярдәм генә итә. Әйтик, башка телләрне, гуманитар фәннәрне өйрәнгәндә.
Туган телеңне никадәр камилрәк беләсең, шулкадәр төшенчәләрне белүең арта гына бара. Теорема, формулалар татар телендә дә, инглизчә дә, кытайча да шул ук.
6. Миф: Татар телен белгән бала киләчәктә югары уку йортына керә алмаячак
Бишектә яткан балага ата-ана шундый ярлык тагып куя. Без вазгыятьнең кайсы якка борылачагын, бала үсеп җиткәнче нинди чынбарлыкта яшәячәген белмибез бит. Бәлки, ул вакытта, гомумән, башка төрле укыту системасы булыр.
Болай уйлау — зур ялгышлык. Соңгы елларда алдынгы вузлар рус телен түгел, ә инглиз телен алга сөрә. Безгә бу мифларга каршы торырга, алданмаска кирәк. Әлеге курсыбыз шушы мифлардан арынырга, тискәре фикерләребезне уңай якка борып җибәрергә ярдәм итәр дип уйлыйм.