Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарча мохит»: Гаиләдә ике телдә сөйләшәләр икән, баланың теле тоткарланырга мөмкин

«Гаиләдә татарча мохит» проектының яңа чыгарылышында педагог-психолог, нейропсихолог Солтания Гатауллина балаларның сөйләм теле формалашуы, тел ачылганда ике телне бутап сөйләшергә ярамаганлыгын, татарлар психологиясенең «яхшы түгел»гә корылганын һәм тел киртәсеннән арыну турында сөйләде.

news_top_970_100
«Татарча мохит»: Гаиләдә ике телдә сөйләшәләр икән, баланың теле тоткарланырга мөмкин
Салават Камалетдинов, Татьяна Волкова

Баланың сөйләм теле үсеше этаплары

Сөйләм теле аралашу өчен кирәк. Сөйләшергә өйрәнгәнче, бала бик күп этап үтәргә тиеш. Бер яшькә кадәр интенсив рәвештә баланың сенсорик-моторик үсешен күздә тоту мәслихәт. Моның өчен бала 1,5 ай ярымнан 2 айга кадәр башын тота башлый, 3 айда акрынлап терсәкләренә таяна. Аннан соң ул аркадан корсакка, корсактан аркага әйләнә башлый. Шушы корсакта яту дәверендә ул башын тотарга һәм вертикаль өслекне өйрәнә.

Биш айда бала корсагында яткан килеш кендеге тирәсендә әйләнә, кулы белән кызыктырган уенчыкларга сузыла башлый. Аннан соң ул кул-аякларга баса, бу вакытта бала «дүрт аяклап» үрмәләргә тотына. Шушы чорда баланың сөйләм теле формалаша.

Алтынчы этапта бала утыра башлый. Ирекле рәвештә ул үзенә кирәк булган әйберләрне тота, ала, тирәлекне күбрәк белә. Вакыт аралыгы, сәбәп, тикшерү күнекмәләре формалаша. Бу — сөйләм теле үсешенә төп сәбәп булып тора.

Әти-әниләр игътибарына: әгәр дә бала шушы чорның берәрсен төшереп калдырса, бу очракта күзәтү үткәннән соң, кичекмәстән белгечләргә мөрәҗәгать итү сорала.

Бала тәпи басып йөреп китә. Ул ике ай дәвамында «агу», «гу-гу» кебек авазлар әйтә. Әнисенең, танышларының йөзенә карата уңай эмоцияләр кичерә, елмая башлый. 3 айдан 6 айга кадәр бала бертөрле авазларны әйтергә өйрәнә: «нә-нә», «мә-мә» һ.б. 6 айдан 9 айга кадәр төрле авазларны кабатларга тотына. Әгәр дә аңа тирәлек тудырылган булса, ул аларны интонацияләп, төрле формада кабатлый.

Тикшеренүләргә күз салсак, 1 яшьтән 3 яшь аралыгында бала сөйләме формалашуының уңай чоры. Әгәр шушы чорда бала сөйләшми икән, җитди уйланырга кирәк. Баш миенең зоналары ябыла. Аның үсеше табигатьтән килгән, без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз.

Сенсо-моторик үсеш чорында иң әһәмиятлесе — туганнан алып 1 яшькә кадәргесе. Һәр этапны үтеп бетермәгән очракта баланың укырга кергәндә проблемалары килеп чыга. Ул хәрефләрне дөрес язмый, дислексиягә (укуга гомуми сәләт саклана, ләкин уку һәм язу күнекмәләрен үзләштерү өчен фикер йөртү сәләте бозыла) китерергә мөмкин.

Үрмәләүнең бер этабын үтмәгән очракта да тәртип мәсьәләсендә баланың укырга кергәндә кыенлыклары туа. Әти-әниләр аны норма дип уйлый. Асылда, ул норма түгел, моңа зур игътибар кирәк.

Норма буенча бала 1 яшендә 10 сүз белергә тиеш. 2 яшьтә — 200-300 сүз, 3 яшькә 1500-2000 сүз. 1 яшьтә ул сүзләр белән әйтсә, 1,5 — 2 яшьтә сүзтезмәдән торган фразалары чыга, аннары төрле теркәгечләр кулланып, сөйләшә башлый.

«Ике телне бутарга ярамый»

Бала үрмәли башлаганда вертикаль яссылыкны өйрәнгәч, туган телдә грамматик күнекмәләрнең формалашуы башлана. Әгәр дә гаиләдә ике телдә сөйләшәләр икән, бу очракта баланың теле тоткарланырга мөмкин. Татарча сөйләшәсез икән, татарча гына сөйләшегез. Русча булса — русча. Гаиләдә төрле телдә сөйләшүче булса, әни (яки әти) татар телендә, әти (яки әни) рус телендә генә аралашырга тиеш. Ике телне бутарга ярамый.

Баланың теле русча ачылса, бу очракта, бала камил рәвештә русча сөйләшә башлый икән, шуннан соң гына аны икенче телгә өйрәтә башларга була. Хәзер ата-аналарның балаларын әллә ничә тел өйрәтүе модага керде. Әлбәттә, ул яхшы. Тик бер шарт белән генә: әгәр дә ул үз туган телендә сөйләшә белсә генә. Иң кирәклесе — баланы үз туган телендә сөйләшергә өйрәтү.

Бала белән сөйләшкәндә бала лексиконында кулланган сүзләрне алып ташларга кирәк. Мәсәлән, «түт-түт”тә барабыз түгел, ә машинада барабыз һ.б. Бала белән үзеңнең яшьтәшләрең белән сөйләшкән төсле чиста, дөрес, матур итеп аралашырга кирәк.

Балаларга артык күп сүз әйтәбез. Аның ул вакытта ишетеп-тоемлау функциясе өлгереп бетмәгән була. Шуңа күрә бала белгән сүзләрне кушып, бер-ике сүз арттырып сөйләшергә кирәк. Әлеге яңа сүзләр берәр яңа предметлар белән күрсәтелеп эшләнергә, хәрәкәт һәм сүз булырга тиеш. Һәр анализаторның эшкә җигелүе дөрес булыр. Бала аны иснәп, күреп, тоеп карарга тиеш.

Баланың теле үскәндә мохит булмаса, аны берничек тә сөйләмгә чыгарып булмый. Ул иң беренче әнисе белән очраша. Әгәр дә әни баласын ашатып, астын алыштырып кына торса, баланың сөйләмен бик озак көтәргә туры килер. Әни бала белән очрашканда аның белән сөйләшсә, аралашса, елмайса, 9 айдан соң ул әнисе кебек көйли, сөйли башлаячак. Бала никадәр кечкенә, шулкадәр аралык та киңрәк булырга тиеш. Ул үсә төшкән саен уенчыклар да кечкенәгә әйләнә, киңлек тарая.

Тел киртәсеннән арынып буламы?

Татар телендә генә сөйләсәң, бала югары уку йортларында югалып калачак, диләр. Үземнең ике балам бар. Икесенең дә телләре татар телендә ачылды, әмма рус балалар бакчасына йөрделәр, татар мәктәбендә укыдылар. Шуңа да карамастан, алар туган телләрен беркайчан да онытмый. Әгәр дә баланың сәләте бар икән, ул татар телендә сөйләшеп, укып, беркайчан да югалмаячак. Икенче, өченче телләрне 3 яшьтән соң өйрәтә башларга була.

Элек татар теле кирәкми иде. Өч татар кешесе янында бер рус кешесе утырганда без русчага күчә идек. Ни өчендер үз телебездән оялдык. Рус кешеләре арасында бер татар кешесе булса, алар бит татарча сөйләшә башламый. Татарлар психологиясе үзгә, «яхшы түгел”гә корылган. Миңа калса, үз телебезне өйрәнергә теләмәү шунлыктан килеп чыга. 55-60 яшьтә дә тел өйрәнергә була, теләк кирәк. Телне өйрәнү баш мие ярымшарларының эшчәнлеген дә яхшыртып җибәрә.

Әгәр максат итеп куйдың икән, аны тормышка ашырырга мөмкин. «Кеше нәрсә әйтер икән, мине аңламыйлар», - дигән фикерне юкка чыгарырга кирәк. Рәхәтләнеп татарча сөйләшегез. Мин чит илгә барганда да татар телендә сөйләшәм. Тел киртәсе һәр кешенең үзе эчендә.

Үз бәяңне күтәрә белергә кирәк. Гел кеше нәрсә әйтер дип яшисең икән, ул очракта бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Әзер түгелсең икән, киртәне берничек тә бетерә алмыйсың. Моның өчен үз-үзең өстендә эшләү мөһим. «Бу миңа кирәкме, юкмы?» - дип сорау бирергә кирәк. Кирәк дип тапсаң, монда бернинди каршылык булмаячак.

Максат куеп эшләгәннән соң нәтиҗә килеп чыга. Мәсәлән, мин Казанга килгәндә рус телен белми идем. Аңлыйм, ләкин аралашмый идем. Шуның өчен кеше елдан-ел камилләшергә тиеш. Үскән вакытта «син — татар» дип төрттереп әйткәннәрдер, бу очракта да бала йомылып калырга мөмкин.

Кеше бәясен үзе генә күтәрә. Ул үзе телне өйрәнергә теләргә тиеш. Элегрәк бездән көләрләр, бу белми, аңламый дип курыкканбыз. Тел өйрәнәм дип, мода артыннан куу да дөрес түгел.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100