Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татарча лайфхак": Журналист Рәйсә Борһаниева тиз арада үз кулың белән чәчәк бәйләмен ясарга өйрәтә

Чәчәк бәйләмен ясауны күпләребез чәчәк кибетендә эшләүчеләргә тапшыра. Чөнки күпләр чәчәк бәйләмен ясауны һәркем булдыра алмый дип саный. Журналист һәм PR-менеджер Рәйсә Борһаниева “Татар-информ” хәбәрчесенә ярты сәгать эчендә үз куллары белән чәчәк композициясен ясап күрсәтте һәм әлеге фикернең ялгыш икәнен исбатлады.

news_top_970_100
"Татарча лайфхак": Журналист Рәйсә Борһаниева тиз арада үз кулың белән чәчәк бәйләмен ясарга өйрәтә

Тере чәчәкләр... Бер карасаң, аларның гомере бик кыска. Тиз шиңәләр. Әйе, әгәр дөрес саклый белсәң, күпкә озаграк тора. Чәчкәләр яшьлекнең үзе кебек бит ул, шагыйребез Һади Такташ әйтмешли: “Кичен чәчәк аткан була, ә таңында инде коела”. Үзләре матур, гел дәрт өстәп торалар.

Чәчәкләрне якын кешеләребезгә еш бүләк итәбез, гадәттә, берәр чарага барышлый чәчәк кибетенә кереп әзер гөлләмә сатып алабыз. Аларның ни дәрәҗәдә “свежий” икәнен, бәйләмнең бизәлеше күпмегә төшкәнен дә белмичә калабыз, чөнки ашыгыч. Без моңа инде күнеккән.

Якын кешеңә чәчәкләрдән нәкъ менә үзең бүләк ясарга теләсәң, үз кулларың белән сайлап алып, чәчәкләрне кыска вакыт эчендә бизәп булыр иде микән? Бу сорауга журналист һәм PR-менеджер Рәйсә Борһаниева белән җавап эзләдек. Ул үз мисалында безнең күз алдында менә дигән чәчәк композициясе тудырды. Моңа бары тик фантазия, теләк һәм күтәренке кәеф кирәк булып чыкты.

“Чәчәкләр сатып алуны күбесе акча әрәм итү дип саный”

Рәйсә Борһаниева актив тормыш алып бара, һәр нәрсәнең уңай ягын, файдасын таба белә: бәйли дә ул, чигә дә, сумкалар да тегә. Күп нәрсәләр белән мавыга икән ул! Журналистика дөньясына да нәкъ менә кызыксынучан, тиктормас булуы аркасында килеп кергәнлеген сөйләде. Героебыз бик тә позитив кеше: дусларын сөендерергә ярата, чөнки “кемнеңдер шатлык тулы күзләрен күрү – үзе бер бәхет дип саныйм”, - ди Рәйсә Борһаниева. “Без шулкадәр ыгы-зыгылы заманда яшибез, дөнья артыннан куабыз. Яшәргә дә өлгерми калабыз дияргә була. Сөенечле, матур мизгелләргә дә вакыт табарга кирәк”, – дип башлады ул сүзен.

“Хәзер практик заманда яшибез: чәчәкләр сатып алуны күбесе акча әрәм итү дип саный. Күбрәк яшәгән саен төрле кызыклы вакыйгаларны ишетәсең икән ул. Күптән түгел бер апа сөйләгән иде: “Менә, элекке заманда 35 яшемне тутырган көнне ирем 35 роза чәчәге бүләк итеп сөендерде. Эшемдә шул хакта сөйләгән идем, бер хезмәттәшем шул чәчәкләрне алып, иремне кыйнамаганыма аптырады. “Ә нишләп мин аны кыйнарга тиеш?”, - дидем. “Соң, акчаны әрәм иткән бит!” – ди бу”. 

Матди хәлебезнең дәрәҗәсеннән генә дә түгел, үзебезнең мөнәсәбәттән торадыр ул шулай да.

“Чәчәкләр – хатын-кыз кебек нәзакәтьле. Алар белән йомшак, сакчыл булырга кирәк”

“Әлеге сәхифәбез минем кебек хыялый кешеләргә багышлана. Шушы чәчәкләр яшьлек кебек кыска гомерле: үзе гүзәл, үзе тиз шиңә. Хатын-кыз кебек нәзакәтьле. Аның белән йомшак кына булырга кирәк. Саклап тотсаң гына гүзәллеген тулысынча күрсәтеп, безне сөендерәчәк.

Без бүген бер дустыма чәчәк бәйләмен ясыйбыз. Ул март башында туган көнен билгеләп үтте, билгеле бер сәбәпләр аркасында котлый алмадым. Күптән түгел Нәүрүз бәйрәме, яз башланды: көн белән төннең тигезләшкән вакыты булды. Ике вакыйганы берләштереп, аңа бүләк итәр өчен чәчәк бәйләмен эшләп карыйбыз.

Мин үземне флорист дип әйтмим. Флористлар фикере белән минеке туры да килеп бетмәс. Ләкин аз гына вакыт эчендә үз кулларың белән чын күңелдән, ул кешене күз алдыңа китереп, чәчәк композициясен эшләп була дип уйлыйм. Аны бүләк итәсе кешенең күңел дөньясы минекенә охшаган. Шуңа күрә, үземә нинди чәчәк бәйләме бүләк итүләрен теләр идем, шундыйны ясыйм”.

Чәчәк композициясен үз кулларың белән ясау

“Дусларыма шул рәвешле чәчәк бүләк итү идеясе бер ай элек үк тормышка аша башлады. Шәһәр үзәгендәге бер кибеттә уңайлы шартлар тудырганнар: махсус өстәлләре дә, эш өчен кирәк-яраклары да бар. Чәчәкләрне сатып аласың да, рәхәтләнеп иҗат итәсең.

Бу кәрзин бер вакыйга уңаеннан үземә бүләк ителгән гөлләмәдән. Чәчәкләре кипте, кәрзине калды. Андый әйберләрне җыеп барырга киңәш итәм. Бу очракта без кәрзинне сатып алмадык, акчаны янга калдырдык дигән сүз. 

Кәрзиннең эче пакет белән тышланган, чөнки без анда юеш губка салачакбыз. Әлеге флористик губканы чәчәк кибете хезмәткәрләре безнең үтенеч буенча чылатып бирде. Пакет кәрзин юешләнеп эштән чыкмасын өчен куелган. Аны үзегез дә тышлый аласыз, энә-җеп яки ике ягы да ябышкак тасма белән беркетергә була. Губка исә чәчәкләрнең озаграк торуын, тиз арада шиңмәвен тәэмин итә.

Розаның татарча атамасы гөлчәчәк була. Чәчәкләрнең патшасы дип юкка гына йөртмиләрдер, иң матур чәчәк санала ул. Һәр кешенең күңелендә төрлесе, әлбәттә. Ләкин миңа да гөлчәчәк ошый.

Иң беренче чиратта, кызыл төстәге чәчәкне сайлыйбыз, чөнки кызыл – лидерлар, мәхәббәт төсе. Ул бик көчле төс. Кайчыны алып, чәчәкне кыек итеп кисәргә кирәк, губкага керткәндә дә ул очлы була, дым да яхшырак керәчәк. Кискәнче, чәчәкнең кәрзингә сыярлык озынлыгын үлчибез. Чәчәкне композициябезнең иң үзәгенә кертеп куябыз, эченә кадәр кадыйбыз, шунда үсеп утырган эффект тудырабыз.

Икенче чәчәк аз гына сыеграк төстә, без аны куе алсу төс дип әйтәбез. Өченче чәчәкнең төсен бездә “әфлисун төсе” диләр. Дүртенчесен – иң назлы, “фәрештәләр төсе” дип әйтәләр, алсу төс – саклау-яклау төсе.

“Цветология” дигән фән бар, интернетта бик тә кызыксынып укыдым аны. Тәҗрибә ясап карадым. Бервакыт, җитәкчемнең бер ялгышым өчен ачуланасын алдан ук белдем һәм алсу төстәге кием кидем. Ул үзе дә аңламый калды: бик тә ачуланасы килде, ләкин булдыра алмады. Фәрештә төсендә киенгән кызны ничек ачуланасың ди?! Шуңа күрә, психологияне дә, төсләрнең мәгънәләрен дә белү мөһим.

Киләсе төс – сары. Аны бик яратып бетермиләр, аерылу, сагыш төсе диләр. Ләкин без аны кояш төсе дип әйтәбез. Бездә негатив юк, бездә бары тик уңай эмоцияләр генә. Ак төс – тынычлык, сафлык төсе. Һәм соңгы төс – аксыл кызыл төс. Ул да югарыда санап үтелгән яхшы сыйфатларны үзендә туплаган. Композициябез төрлелек яратучы кешегә атап ясалды.

Чәчәкләрне тагын да ямьләндерер өчен, без вак кына үсемлекләрне кушып җибәрәбез. Аларны кәрзиннең ике ягыннан, тигезләп бүлеп, чәчәк араларына кадап чыгабыз. Чәчәкләр кадалган губка күренмәсен өчен дә әйбәт бу.

Композициябез әзер диярлек. Соңгы элемент булып кәрзинне тышкы яктан бизәү кала. Мин аксыл көрән төстә тасма алып килдем һәм аннан бантик ясар идем. Һәр хатын-кыз бантик бәйли белә дип уйлыйм. Матур итеп бантик бәйләүнең дә серләре бар, кирәк булгач, һәр нәрсәгә өйрәнәсең. Кәрзиннең очына бантик бәйләгәннән соң, тасманың артык өлешен кыйгачлап кисеп атабыз.

Бик матур гөлләмә килеп чыкты. Үзе кыйммәт тә түгел, күзләребез нурын, кулларыбыз җылысын кушып, эчтән генә матур теләкләр әйтеп эшләдек. Бераз булса да кулларның мондый эшкә оешкан булуы мөһим, әлбәттә. “Шулкадәр вак эш белән ничек шөгыльләнәсең килә, минем нервым чыгар иде, монда бит түземлек кирәк”, – дип еш әйтәләр миңа. Һәр нәрсә чагыштырмача.

Хәзер чәчәкләрне иясенә алып барып бүләк итәм. Һәм, әлбәттә, “Интертат.татар” электрон газетасында аны ничек ясаганны күрә алачаксың дип әйтермен. Миңа карата игътибарыгыз өчен рәхмәт, сөенеп яшәгез һәм һәрвакыт уңай хисләр кичереп яшәргә язсын!

Үзеңнең кулларың белән чәчәк бәйләме ясау этаплары:

1. Чәчәк композициясе өчен кәрзин, чәчәкләрне кадау өчен флористик губка, төрле төстәге чәчәкләр, үсемлекләр, кайчы һәм тасма кирәк булды.

2. Кәрзингә суга манчылган флористик губканы куябыз, ул махсус пакет эченә салынган булырга тиеш.

3. Сайланган чәчәкләрне кәрзиннең озынлыгына туры китереп кыйгачлап кисәбез һәм губкага кадый барабыз.

4. Чәчәкләрне бизәп җибәрү өчен һәм кәрзин эчендәге губканы каплау максатыннан, чәчәкләр янына вак кына үсемлекләр кушып җибәрәбез.

5. Кәрзинне бизибез: бу очракта тасма белән бантик ясалды.

6. Чәчәк композициясен яраткан кешегә бүләк итәбез.

Тагын бер киңәш: үзегезгә бүләк ителгән композицияләрнең бизәк детальләрен ташламаска кирәк, чимал буларак кирәге чыгуы бар (бу очракта кәрзин һәм тасма кулланылды).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100