Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татарча Игорь Крутой": Айдар Тимербаев яңа җыр тәкъдим итте

Инстачылар "Шулайдыр шул" җырын бик ошаткан.

news_top_970_100
"Татарча Игорь Крутой": Айдар Тимербаев яңа җыр тәкъдим итте

Татар эстрадасында яңгыраган шактый хитлар авторы Айдар Тимербаев яңа җыр тәкъдим итте. «Шулайдыр шул» дип аталган җырны көй авторы инстаграмдагы сәхифәсендә урнаштырды. Җырның сүзләрен Айдар Минһаҗев язган.

Айдар Тимербаев яңа җыры турында фикерләр язуны сораган. Инстачылар исә аны мактый. «Рифат Зариповка, Зинира һәм Ризат Рамазановларга, Фирдүс Тямаевка бир» дип теләкләрен язалар. «Үзең җырла, Айдар абый. Бигрәк матур җырлыйсың», диләр.

Данир Сабиров та комментарий язып калдырган. Ул үзенә җыр сорый. «Данир дигән кеше тартырлык, аңа туры килердәй җырлар языгыз әле. Бигрәк моңлы егет бит», дип язган ул.

Инстачылар Айдар Тимербаевны рус эстрадасында танылган композитор Игорь Крутой белән чагыштыралар. «Сез вообще молодец, супер Айдар абый! Игорь Крутой татарча», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100