"Татарча диктант" бөтен дөнья татарларын берләштерде
Бүген дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Ул 2016 елдан бирле үткәрелә. Татарча диктант 47 төбәктә һәм 22 илдә язылды. Акциядә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.
- Диктантка махсус әзерләндегезме?
Яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов та татарча диктантны беренче тапкыр язды. "Рәхәтләнеп яздым, язу авыр булмады, берничә җөмләдә генә әзрәк шикләнеп алдым, хәзер нәтиҗәләрне көтик" - ди. "Иң авыры сүзләрне дөрес язу идеме, әллә тыныш билгеләре куюмы?" дигәнгә "Иң авыры компьютерда түгел, ә кулдан язу булды", - ди Тимур Сөләйманов. Ул киләсе елга да диктант язарга килергә теләгәнен әйтте.
Диктант язарга өченче тапкыр килгән 67 яшьлек Миңнегөл Әхмәдуллина "Татар телен яратучыларны, татар филологиясендә нинди студентлар укыганын күрим дип килдем", ди. Алар 79 яшендәге Вафилә Хикмәтуллина белән икесе дә узган елны "дүртле"гә язган. "Быел "бишле" булыр дип уйлыйбыз", - диделәр.
Татарстанның халык артисткасы Резеда Төхвәтуллина да диктант язарга килгән. "Беренче тапкыр катнашам, үземне сынап карарга булдым. Бу ярты сәгать эчендә уйланылган эш. Бик күптән диктант язган юк, чөнки мәктәпне бетергәннән бирле мондый әйбер белән шөгыльләнгән юк. Мин татарча күп укыйм, үзәк китапханәгә язылдым, гел китап алам, шуңа яхшы яздым дип уйлыйм", - диде ул.
Минем кызыма хәзер 17 яшь һәм аңа да безнең мәдәниятне бирергә, туган телебезне сакларга телим. Беренче тапкыр татарча диктантны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яздым. Максатым татарча хатасыз язу, әдәби татар телен куллану даирәсен киңәйтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү иде. Күптән түгел Казанга күчендем. Өченче ел рәттән бу диктантта катнашуыма һәм быел инде Татарстанда, Казанда язуыма бик шатланам.
Минемчә, бу соңгы вакытлардагы иң популяр проектларның берсе. Теләгән һәркем үзенең белемен тикшереп карый ала. Грамоталы булу элекке заманнарда ук югары, яхшы даирәгә керүне аңлаткан.
Татарларның үзләреннән башка беркем дә татар телен саклап калмаячак, - ди Рима.
- Бүгенге диктантны рәхәтләнеп үткәрдем. Монда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәрдәге кешеләр катнашты, аларның барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Димәк, алар тел өчен борчыла, татар теленең матур итеп саклануын тели. Аларның күбесе әби-бабайлар, әти-әниләр иде. Балаларына да алар телне өйрәтергә кирәк дигән мөһим мәсьәләне аңлый һәм үзләрен дә шушы юнәлештә чарлады, тикшерде, - диде Эльмира Хамматова.
Татарча диктант акциясендә икенче тапкыр катнашкан Кытай татары Улагат диктантны иске татар имлясында язуын әйтте. “Быел текстта минем өчен авыр сүзләр күбрәк булды, иске татар теле графикасы миңа якын, “компьютер”, “телефон”, “шпаргалка” кебек сүзләрне язуда бераз кыенлык туды. Диктант язу ошады, кеше сиңа әйтә, син аны башың аша эшкәртеп, язуда чагылдырасың”, - ди ул.
Акция узганнан соң, диктантның дөрес тексты diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак. Былтыр татарча диктантның видеоязмасын бер меңнән артык кеше карады.
Чит илләрдә диктант язучылар арасында иң активларының берсе - Үзбәкстан татарлары
Ташкент вакыты белән 13.00 сәгатьтә диктант язуга Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Ташкентның татар яшьләре советы вәкилләре кушылды. Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акциядә катнашучыларның иң яшенә 5 яшь тулган, иң өлкәненә – 80 яшь.
Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырылды һәм лотерея уйнатылды, “Мин татарча сөйләшәм” логотибы белән истәлекле футболкалар тапшырылды. Ташкентта татарча диктантны йөздән артык, Бохарада 25 кеше язды.