Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча биг-тейсти рецепты

Тиз генә ясап ашау өчен менә дигән ризык.

news_top_970_100
Татарча биг-тейсти рецепты
Илназ Габидуллин

Блогер Илназ Габидуллиннан татарча биг-тейсти рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: кибетнең вак күмәче, өйдә ясалган кәтлит, салат яфраклары, помидор, суган, сыр.

Махсус соусны ясавы бераз мәшәкатьлерек инде.

Соус өчен: 3 пешкән йомырка сарысы, 200 грамм каймак, 2 аш кашыгы горчица, ә крахмал, шикәр комы, тоз, паприка, кара борыч, 9 процентлы аш серкәсе, үсемлек мае, сыек төтен (жидкий дым) берәр аш кашыгы алына.

Барысын бергә кушып яхшылап болгатыгыз һәм 20-30 минут тотыгыз.

Иң беренче эш итеп күмәчләрне бераз ике яклап кыздырып алабыз, аннары — кәтлитне.

Күмәчкә башта эретелгән сыр куябыз, аннары кыздырылган кәтлит, тагын сыр, аннары махсус соусны салабыз. Соңыннан үзегез теләгән тәртиптә суган, помидор, салатны куярга һәм күмәчнең икенче яртысы белән капларга.

«Ни өчен татарча, чөнки фаршын авылдан әни биреп җибәргән бит», — дип язган блогер.

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100