Татарча җырлаучы рус кызы Анастасия Макарова шок-контент төшергән. Шок-контент дип, авыл кешесе өчен әллә нәрсә түгел инде ул. Ә менә ап-ак, озын күлмәк кигән җырчы Настяның сыер савып утырган видеосы күпләрне гаҗәпләндергән.
Видеога фон рәвешендә Салават Фәтхетдиновның «Кайтам әле туган якларыма» җыры уйнап тора. Анастасия курка-курка гына сыер имчәгенә үрелә. Сыеры да тик кенә тормый, койрыгын болгап, чәбәләнеп ала.
«Пират сыер сава», – дип комментарий язган берәү, Настяны кара яулык чөеп бәйләгәнен пират-кызга охшатып. «Менә бу контент. Менә мин моны аңлыйм, ичмасам», «Сиңа бик килешә», «Монда эт белән мәче дә шок кичерә, Настя», – дип язалар аңа.
«Милая Мила
В сени ходила.
Милая Мила
Буренку доила», – тә язып куйганнар, елмаюлы смайллар белән.
Анастасия үзе турында «Интертат»ка: «Мин – татар телен өйрәнүче, татар ризыкларын пешерүче рус кызы дип, горурланып әйтә алам», – дип сөйләгән иде. Инде Анастасия сыер да савып та күрсәткән.
- Рус кызы Анастасия Макарова: «Иҗатым аша башкаларны татар телен өйрәнергә рухландырам»