Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча җырларны кычкыртып тыңлаган өчен, Миндияр абыйга күршесе пистолеттан аткан

news_top_970_100

Чиләбедә яшәүче ир-ат кычкыртып татарча җыр тыңлаган күршесенең аягына аткан. Зыян күргән ир-ат авыру хатынының өянәкләре вакытында татар халык җырлары куша торган булган. Хәзер полиция тикшерү уздыра. Бу хакта 74.RU сайты яза.

Ural Mash хәбәр иткәнчә, зыян күргән ир-атның исеме Миндияр, хатыны Фәния Паркинсон авыруыннан интегә. Даруларны режимны бозмыйча, кичке 10да эчәргә кирәк. Әмма ул көнне Фәниянең өянәге 1 сәгатькә иртәрәк, 21:00 сәгатьтә башлана. Дару эчергәнче, ире татар халык җырлары җырлата башлаган.

«Татар җырлары өске катта яшәүче күршесенә дә ишетелгән, югыйсә, ул үзе ремонт ясаганда идәндәге тавыш изоляциясен алып ташлаган була. Хатыны белән бергә 7 катка төшә һәм бусагадан ук Миниядрга ташлана. Җырның тавышын ябуны сорыйсы урынга, бу патронлы пистолет куллана», – дип яза Ural Mash.

Зыян күргән ир-атны «ашыгыч ярдәм» белән алып китәләр, аның тезе яраланган була. Хатынына даруларны билгеләнгән вакытта эчертергә өлгерми кала. Полициягә Минидиярның улы мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгында.

«Калинин районы полициясенә зыян күргән ир-атның улы күршесенә гариза язган. Фатирда низаг килеп чыга. Тавыш чыгарган ир-атның пистолеты була, ул шуннан күршесенең тезенә аткан», – дип сөйләгәннәр төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 ноябрь 2023
    Исемсез
    Гадәттә зыян күрүчедән ничек ,нинди шартларда зыян килгәнен полиция хезмәткәрләре ачыклап , "эш" ачалар.Бу очракта алар кайда булганнар соң?Кызык.... Улына гариза язарга туры килгән....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100