news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлар, такмаклар: Чаллы егете Фәнис «Давай поженимся» тапшыруында кәләш тапты

news_top
Татарча җырлар, такмаклар: Чаллы егете Фәнис «Давай поженимся» тапшыруында кәләш тапты

«1 Канал»да татарча җырлар, такмаклар, шигырьләр яңгырады. Милли рухны «Давай, поженимся» тапшыруына татар егете Фәнис Хөснетдинов алып килде.

Фәнис студиягә яшел түбәтәйдән чыкты. Иң беренче минутларда ук аның йөрәге өчен көрәшергә килгән кызларны баянда уйнап «Әпипә» һәм «Дусларга» җырларын башкаруы белән әсир итте.

Фәнис тапшыруга Мөслимдә яшәүче әнисе Гөлназ ханым белән килгән. Алар алып баручы Лариса Гузеева һәм яучы Роза Сябитоваларны балан бәлеше һәм чәкчәк белән сыйладылар. Роза Сябитова кияү егетен аеруча да яратып кабул итте, «үзебезнең татарларыбызны күрү ничек рәхәт», - дип белдерде.

Фото: © видеодан скриншот

Фәнискә 32 яшь, бер тапкыр да өйләнмәгән. Кладовщик булып эшли, буш вакытларында мәҗлесләр алып бара. Хыялы - иганәчелек фонды ачу һәм лезгинка биергә өйрәнү. Кияү егет кәләшне алып кайту өчен фатиры булуын да яшермәде. Фәниснең тагын бер гадәте бар икән - ул көн саен саклык банкындагы акчаларын санарга ярата, ягъни кияү акчасын уңга-сулга туздыручылардан түгел. Зәңгәр күзле, матур гәүдәле, сары чәчле кәләш эзли. Моңа кадәр андый кызларны бер дә очратканы булмаган. Гаиләсендә ким дигәндә 3 бала булуын тели.

Фәнис белән танышу өчен өч сөйкемле кәләш - Адыгеядән бию буенча тренер София, Мәскәүдә яшәүче башлангыч сыйныфлар укытучысы Ульяна һәм Казаннан 20 яшьлек инглиз һәм татар телләре укытучысы Рәйсә килгән иде. Кызлар барысы да бик иҗади, тыйнак, теләсә-кайсы егет гашыйк булырлык чибәр булсалар да, Фәниснең күңеленә Рәйсә аеруча да хуш килде. Ул тышкы кыяфәте белән Фәнис хыялланган кыз. Шулай ук Рәйсә милли җанлы булуы, татар телен идеаль дәрәҗәдә белүе, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүе белән дә Фәнискә тиң пар булып чыкты. Хәтта иҗади номер күрсәткәндә дә кияү белән кәләшнең сүзләре килеште - Рәйсә Фәнис турында такмаклар җырлады, Фәнис исә көйне гармунда тотып алды.

Фото: © видеодан скриншот

Лариса Гузеева һәм Роза Сябитовалар да Фәнис белән Рәйсә бик матур пар дип нәтиҗә ясады.

Фәнис белән Рәйсә очрашып йөри башлармы, икесенең ике шәһәрдән булуы мөнәсәбәтләренә комачау итмәсме, дигән сораулар гына кала. Болары инде яшьләрнең үзләреннән һәм бер-берсен ни дәрәҗәдә ошатуларыннан тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар