Фирдүс Тямаев үзе турында яңа җыр чыгарды. Яңа иҗат җимеше «Тямай балдагы» дип атала.
Анда түбәндәге сүзләр бар:
«Сез Тямайга ышанмагыз,
Тямай бит ул алдалый.
Концерт башланыр алдыннан
Илле грамм салгалый…»
Бу җырны Фирдүс Тямаевның тамашачысы яратып кабул иткән. Бер генә начар сүз язучы да күренми.
«Шәп җыр, биетә торган. Халыкныкы булып кала инде»;
«Вот шәп булган бу, үзең шикелле»;
«Искиткеч. Чираттагы хит була»;
«Креативно булган бу, уңышлар эшегездә», – дип язучылар бар.
Тамашачының берсе фикерен шигырь юлларына ук салып калдырган:
«Ботагы» дигән сүзгә,
Һәркем дә яхшы белә –
Рифма булып, нинди сүз
Төп-төгәл туры килә!
Туры килми –
Балдагың.
Мин, нигәдер, бу урында
Башка сүз дип аңладым...»