news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарча стендап» концерты хәрби операциядә һәлак Ленар Галәү истәлегенә багышлана

news_top
«Татарча стендап» концерты хәрби операциядә һәлак Ленар Галәү истәлегенә багышлана
Фото: «Әйдә ШаяРТ!»ның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарча стендап» проектының чираттагы зур концерты махсус хәрби операциядә һәлак булган талантлы стендапчы, КВНчы, Мамадыш районының Шәдче авылы егете Ленар Галәү истәлегенә уздырыла. Ул 17 февраль көнне кичке 19:00дә «Чулпан» мәдәният үзәгендә булачак.

«Бу концертыбызны без арабыздан киткән дустыбыз — талантлы шаяртучы, сокландыргыч артист Ленар Галәветдиновка багышлыйбыз. Ленар безне, тормышның нинди булуына карамастан, һәрвакыт елмаю өчен сәбәп табарга, кыенлыкларга фәлсәфи карарга, һәрчак позитив фикерләргә өйрәтте. Концертыбызда аның шушы карашын мәзәкләребезгә салырбыз. Монологларыбыздан тыш, сәхнәдән Ленар турында якты истәлекләр дә яңгырар», – диелә проект сәхифәсендәге анонста.

Заманча форматтагы татар стендапы Татарстанда 2018 елда формалаша башлады һәм кафеларда уза торган кечкенә кичәләрдән зур сәхнәгә чыгып җитте. Бүген татар стендапының үз идеясе, үз характеры, үз тамашачысы бар: ачык микрофон форматындагы чаралар Г.Камал театрының «Шәрык клубы»нда ике атнага бер үткрелә. Биредә шаяртучылар беренче мәзәкләрен сынап карый, тамашачыны актуаль татар юморы белән таныштыра. Татарча стендап белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны да арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар