news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарча солянка» концерты – «подкаблучник» Марат Галимов, «модный» ИлСаф, сакаллы җырчы

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татарча солянка» концерты булды. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top
«Татарча солянка» концерты – «подкаблучник» Марат Галимов, «модный» ИлСаф, сакаллы җырчы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Репортажымны Гөлназ – Илсур Шәрипҗановларның «Мин бит сине шундый көттем, көттем, көттем» дигән җыр юллары белән башлап җибәрәм әле. Быелгы яңа сезон концертларына беренче баруым – сагындырган. Концерты да – татар эстрадасының төрле буын җырчыларын җыйган «Татарча солянка» бит. Бу – татар концертларын яратучыларның традициясенә әверелгән музыкаль вакыйганы «Барс-медиа» оештыра.

Дөресен генә әйткәндә, балачактан мондый ише чараларны телевизордан гына карап, төрле җырчыларның бер сәхнәдә җырлауларын күреп, бер кичтә күпме танылган шәхеснең хит җырларын тыңлый алучылардан көнләшә идем. Хәзер үзем дә рәхәтләнеп татарча концертларга йөрим.

«Барс-медиа» оештырган концертларның һәрвакыт югары сыйфатта булуы турында еш ишетергә туры килде. Бу – чыннан да шулаймы икән?! Җавабы репортаж ахырында булыр.

Яшьләр килер, дигән идем...

Филармония залына килеп кердем дә, дөрес җиргә эләктем микән, дип аптырап калдым, чөнки тамашачылар арасында яшьләрне күрмәдем дә диярлек. Мин, мондый чараларга күбрәк 20-35 яшьлек кешеләр йөри, дип уйлый идем, бактың исә монда урта һәм өлкән яшьтәге абый-апалар күбрәк иде.

Концертта популяр артистлар бер-бер артлы тамашачыларга матур җырларын бүәләк иттеләр. Ара-тирә алып баручылар – Ренат Галиәскәров һәм Рамил Шәрәфиев чыгып, мәзәкләр сөйләштергәләде, әле, шуңа өстәп, тамашачылар арасында концертларга билетлар да уйнаттылар.

Иң беренче «сүз» Татарстанның атказанган артистлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовка бирелде. Аннары Гөлсирин өр-яңа «Туган авылым» җырын башкарды. Шундый назлы Гөлсириннең көчле тавышына гел сокланам, зал да аны бик җылы кабул итте.

Концертта зур сәхнәгә әле басып кына килүче «блогер-җырчы» Равил Закиров та чыгыш ясады. Харизмасы, тавышы да бар, начар җырлый димәс идем. Тик янымда утыручы «баллы» парочканың аның җырлавыннан көлеп утыруларын гына аңлый алмадым... Сорарга да яхшысынмадым, һәркемнең үз «вкусы» бит.

Концертта миңа таныш булмаган исемнәр дә яңгырады. Наилә Славинаны гомумән беренче күрүем, ишетүем иде. Яшь кенә матур кыз, тагын башка җырларын башкарганын да ишетәсе килә.

«Гарәпкә охшаган, сакаллы бер җырчы да башкара»

Татарстанның халык артисты Зөфәр абый Хәйретдинов үзенә игътибарны ярата. Мин моны «Идел» татар һәм башкорт җыры фестивалендә үк сизгән идем. Калганнарга ничектер, ләкин миңа ул үзен башкалардан өстен куя кебек тоела. Бәлки, Татарстанның халык артистына бу туры да киләдер. Ярый, кешенең шәхесенә кагылырга ярамый, ул миннән күпкә олырак әле.

Зөфәр абый без Салават Фәтхетдинов башкаруында ишетергә ияләнгән «Сагынырсың әле син дә бер» җырын башкарды. Зөфәр абый тарафыннан бөтенләй башка яңгыраш икән. Җырчы бу җырны «гарәпкә охшаган, сакаллы бер җырчы да башкара» дип әйтте. Руслан Кираметдиновны ул шулай атады. Зөфәр абыйның җырлаганын видеога төшереп: «Бу җыр кем башкаруында күбрәк ошый?» - дип, «Интертат»ның социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган идем. Күпчелек «гарәпкә охшаган, сакаллы бер җырчы»ның исемен язган иде. Зөфәр абыйга, үзе яратканча, күп игътибар бирелде бу язмада, җиткәндер, башка җырчылар турында да язып китим.

Зәмирә Рәҗәпованың җырлавын чынлыкта ишеткәнем юк иде. Үзе чибәр, тавышы матур, шәп алып баручы, әле җырчы да икән. Булганнан бар да була инде, миңа ошады.

Гадәттә, концертның «рулен» алып баручылар үз кулына ала. Алар калганнарга караганда күбрәк тә әзерләнә, борчыладыр әле?! Барысы да шома гына барганда, Татарстанның халык артисты Марат Галимовны сәхнәгә чакырганда, Рамил Шәрәфиев аның исемен «Ленар» димәсенме... Аннары хатасын аңлап, берни булмагандай тиз генә төзәтеп тә куйды. Ярый, ялгышлык һәркемдә була инде.

Марат Галимов «Аккошларга тиңләп» җырын башкарды. Миңа Марат абыйның сәхнәдә үзен горур тотуы, җырны да бик җиңел генә башкаруы ошады. Аның үз эшеннән ләззәт алуы сизелә. Җырның бераз гына сүзләрен онытып җибәрүен, ул шаяртып (ә бәлки, шаярту булмагандыр да) үзенең «подкаблучник» булуы белән аклады. Янәсе, хатыны шушы җырны җырларга әйткән дә, сүзләрен кабатлап өлгермәгән. Марат Галимов тормыш иптәше Линара Батталова белән дуэт та башкарды. Искиткеч матур тандем!

Татар артистларының шаяруларын яратам инде. Татарстанның халык артисты ИлСаф та бераз мәзәк сөйләп алды.

– Без балачакта ук бик «модный» булганбыз икән, абый-апалардан калган берничә размерга зур киемнәрне киеп йөрдек. Ә хәзер бит ул овер-сайз дип атала, – диде ул.

Рөстәм Закировның «Җанымда яз булып кал әле» җырын белмәгән кеше юктыр. Тыңлаганда һәрвакыт каз тәннәре чыгара торган җырларның берсе ул. Рөстәм абый тормыш иптәше Люция Мусина белән дә җырлады.

Җырлаячак җыры турында Люция Мусина: «Бу җырны мин Рөстәмгә багышлап яздым», – диде.

Әниле-уллы Кәлимуллиннарга да беркем битараф калмады. Фәүзия Кәлимуллина да, Рафис Кәлимуллин да бөтен залны «ду» китерделәр. Рафистан уңай энергетика сизелә, ул чыннан да зал белән «элемтә»не тиз таба.

Җырлы-моңлы, матур Илназ, Камил Баһлар һәм Гүзәл Идрисованың җырлаганнарын күреп күзләр сөенә. Уллары гармунда уйный, әти-әнисе җырлый – нинди матур күренеш бит бу. Илназ абый әтиләрне үткән бәйрәмнәре белән котлап китте, һәм әле музыкаль мәйданнарга да чыкмаган, өр-яңа «Әтиемнең сәгате» җырын башкарды.

Рәсим Низамовның «Сагындым сөйгәнемне» җырын бик ишетәсе килде дә бит, тик, кызганыч, бу кичне ул аны башкармады. Аңардан кала да матур җырлары күп бит аның.

Илназ Гариповны мин «Татарча солянка»ның «энерджайзеры» дип атар идем. Ул үзенең ничә еллар популярлыгын югалтмаган «Яратам – бетте-китте» һәм «Яшьлек тәме» җырларын башкарды. Аның җырлаганын ишетеп, берничә сәгать буе концерт карап, йокымсырап утырган кешеләр дә уянып киткәндер, мөгаен.

Илгәрәй үзе дә, бэк-вокалисткасы да, биючеләре дә бик шәп. Башка әйтер сүз дә юк бугай. Тик миңа иң күбе аның бөдрә чәче ошады. Бу планда Ришат Төхвәтуллин белән Марат Яруллинның дәвамчысы инде ул.

Татар дөньясында танылган бердәнбер пародист Алсу Фаракшина Зөлфия Шакирова, Ләйлә Галиева, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Әлфинә Әзгәмова һәм Ләйсән Гыймаевага пародияләр күрсәтте. Бигрәк килештерә бит үзе!

Минем өчен татар эстрадасындагы иң «гармонияле» пар – Алсу Азат Фазлыевлар. Үзләре дә матур, җырлары да хисле.

Бу кичне Чулпан Йосыпова кебек тамашачыларга мәхәббәт белдерүче булмады. Кат-кат «сезне яратам» дип кабатлады. Әле, төшеп, һәрберебезне «пәп» тә итеп чыкмакчы иде, туфли үкчәле булгач, төшеп йөри алмыйм, диде. «Әйтергә микән, әйтмәскә микән» җырын аңардан да матуррак башкаручыны ишеткәнем юк.

Афишада Салават Хаков та күрсәтелгән иде. Тик концертта ул чыгыш ясамады.

Концерт 3 сәгать ярым барды. Бераз ардырды, тик мондый шәп концертны, һичшиксез, ахырына кадәр карап бетерергә кирәк иде. «Барс-медиа»га рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар