Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарча солянка»: яңа, балкып торган һәм яңа булмаган йолдызлар

Казанда бу елның беренче «Татарча солянка» концерты үтте. «Интертат» хәбәрчесе тамашага барды.

news_top_970_100
«Татарча солянка»: яңа, балкып торган һәм яңа булмаган йолдызлар
Салават Камалетдинов

«Татарча солянка» концерты кай ягы белән яхшы? Тамашачы концерт дәвамында төрле җырчыларның чыгышларын карый. Кемдер, чагыштырып, үз бәясен бирә, кемдер, меломан булу сәбәпле, салмак җырда – уйланып, тиз ритмлы җырда селкенеп утыра. 

Казанда, минемчә, иллә дә тәрбияле тамашачы Тукай исемендәге филармониядә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында җыела. Белмим, җырчылар минем белән килешер микән?! Артык пафос юк, каблуклар да чыкы-чыкы килми. Пирамида белән УНИКСта тамашачы башка төрле.

Концертта чыгыш ясаучы җырчылар төрле. Араларында әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаучылары да, инде төпле генә басып торучылары да һәм, олыгаеп, хәтта зәңгәр экраннардан, радиолардан бик еш ишетелмәүчеләре дә бар иде. Бу концертның максаты – яшь җырчыларның тәҗрибәле артистлардан үрнәк алуы, алардан киңәш соравыдыр. Әмма хәзерге яшьләр алай киңәш сорарга атлыгып тормый икән, кирәк дип тапмыйлардыр.

«Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе Фәридә Ибраһимова барысын да үзе белә бугай. Борын күтәрелгән, малай. Грим бүлмәсенә кергән һәр кеше исәнләшә бит инде, ни шунда я ул үзе, я аның биек үкчәләр, кыска күлмәк кигән пиар-менеджерымы, дустымы – җавап итеп исәнләшсен?! Ул менеджер үзен-үзе «пиарить» иткән кебек булды. Киенүе, бизәнүе «кычкырып» тора иде.

Оештыручылар Фәридәдән интервью алырга кирәк икәнен әйттеләр –алмадым. Ни дип алыйм инде? Интервьюны башка вакытка күчерү турында әйткәч тә, «сиңа кирәк бит ул» дигән сыман, карап кына куйды. Фотога да ялындырып төшергән кебек булды.

Үтәр инде ул вакыт белән. Бәлки, каушаганга, оялганга шундый керпе кебек булгандыр ул, кем белгән. Менә, Аллаһ боерып, бераз чорналгач, тәҗрибә һәм фикерләр туплангач, бик теләп алырмын әле Фәридәдән интервью. Тавышы бар, матур җырлады. Аның кебек чибәр туташ татар эстрадасына инде күптәннән кирәк! Юк бит эстрадада егетләрне кызыктырып йөрүче берәү. Тик кичә минем аның белән сөйләшәсем килмәде, бигайбә. Ачылмас иде ул. 

Яңа йолдыз – Питрәч егете Игорь Дмитриев

Ә менә «Яңа йолдыз» проектының финалисты Игорь Дмитриев белән аралаштым. 

Таныласы килә инде, әйеме, Игорь?

Килә, шушы максатыма атлыйм бүген. Аллаһ биргән сәләтемне юкка сарыф итәсем килми. Сәләтем бар бит, мин үземә бик таләпчән. Җырлаганда 100 процентка биреләм. 

Танылу өчен нишләргә кирәк?

Реклама кирәк, анысына акча кирәк. Үҗәтлек, тырышлык, сабырлык – бу сыйфатларсыз булмый. Сәләт тә бик кирәк! Җырлый белмәсәң, реклама гына ярдәм итмәячәк. Тамашачы күреп, сизеп ала ул.

Син – Питрәч егете. Казанда күптән яшисеңме?

2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Димәк, инде 16 ел Казанда яшим. Шул ук елны Булат Бәйрәмов мине үзе белән банкетларга ала башлады. Иҗат юлымны башлап җибәрергә, тәҗрибә тупларга бик ярдәм итте миңа Булат абый. Ләйсән Гыймаеваның «сольный» концертларында да чыгыш ясадым. Башкала үз өем кебек инде хәзер. Әмма шулай да Питрәч районы Пановка авылына еш кайтып йөрим. Әнием әле дә шунда яши.

Әтиең?..

Ул инде күптән безнең арада юк. Мин синең интервьюлар алырга яратканыңны беләм. Әйдә болай килешик: хәзер бу хакта сөйләшәсем килми, соңрак бер сөйләрмен әле.

Өйләнгәнме син?

Юк, йөрәгем буш. Мин танышуларга һәрвакыт риза. Миңа 33 яшь тулды инде, гаилә корасым килә. Әлегә тулаем иҗатка чумсам да, күңелемә ятышлы берәр туташны очратсам, бик теләп өйләнер идем.

Кызлар язадыр инде, ә?

 Аларның язуын көтеп торсаң… Үзем язам!

Татар эстрадасында кумирың бармы?

Салават абыйның җырларын тыңлап үстем инде мин. «Сандугач керде күңелгә» бәйгесендә катнашкан идем. Беренче тапкыр Салават абый белән шунда күрештем. 2010 елда Әлфия Авзалова белән дә концертларда катнаштым. Бу – минем өчен зур горурлык. 

Сәхнәгә чыкканда борчылу хисе бармы синдә?

Әлбәттә, бар! Куркыта да әле ул. Мин ул хисне энергия буларак кабул итәм. Менә шушы хис миңа, сәхнәгә чыгып, бар сәләтемне эшкә җигеп, тамашачы алдында чыгыш ясарга этәргеч бирә.

Сәгыйть Гыйбашев: «Улымның стоматологиясендә эшлим»

Сәхнә артыннан чыгып барганда, Сәгыйть Гыйбашевны очраттым. Аның исемнәре юк икән. Концертта сәхнәгә чакырып чыгарганда да, алып баручылар: «Алтын барс» премиясе лауреаты», – дип кенә чыгардылар аны. Сәгыйть абый улы Алгизнең стоматология клиникасында урынбасар булып эшли икән. 

Ротацияләргә акчалар түләп, шушы юл белән популярлыкны арттырып эшләмисез бугай?

Юк, ротацияләргә күптән түләгәнем юк инде. Мин – пенсионер бит, пенсия алам. Балаларга оныкларны карашам. Тик шулай да җырлар яздырам. Телевидение белән радиодан еш күренеп тормасам да, җырлаудан туктамадым. Чакырып торалар бит. Гел ишетелеп торырга теләгем юк. Кирәк кеше үзе таба мине, үзе чакыра. Тамашачы мине таный, җырларымны әле дә онытмаганнар. «Теге җырчы», – диләр. Шулай ук өлкән улымның стоматологиясендә дә эшлим мин. Ул миңа түли.

Улларыгыз иҗат юлын сайламаган.

Юк, тик алар икесе дә бик матур җырлый. «Әти, безнең синең шикелле гастрольләргә йөрисебез килми», – диделәр. Тыныч яшиләр. Гастроль тормышы җиңел түгел бит ул, сәламәтлекне дә бик ала. 

Иң күбе ничә көнгә чыгып киткәнегез булган иде? Берәр кызыклы хәл сөйләгезче.

10-14 көнгә Себер якларына чыгып китә идек. Берсендә Сургутка киттек. Рәшит Шамкай алып баручы иде. Бер мәлне поездка килеп керделәр, документларны тикшерә башладылар. Рәшит абый тельняжкадан иде, кашлары… Кыскасы, моннан документлар таләп итәләр. Безгә бик бәйләнмәделәр, ә менә аңа бик игътибар иткәннәр иде. «Нәрсә булды?» – ди Рәшит абый. Бик шәп киенмәгәч, теге яшәү урыннары булмаган кешеләргә охшатканнар иде бугай аны.

Төрле чак булды инде. Аянычын сөйләсәк, буш һәм ач кайткан чаклар да булды. 

Хатыныгызның: «Җитте инде, берәр эшкә кер», – дигән чагы булдымы?

Юк, ул әле дә: «Җырла», – дип тора. 

Бу сорауны биргәндә, яныбызга Сәгыйть абыйның хатыны Фәридә апа килде. Аларның яшь аермалары – 12 ел. Чибәр хатыны! Гыйбашевлар инде 33 ел бергә икән! Җәвит Шакировлар, Зөфәр Хәйретдиновлар белән күрше алар. Сәгыйть абыйның хатынына иң кыйммәтле бүләге – ул дача. «Без болай да йорт белән торабыз, ә менә ял итәр өчен аерым йорт төзеп бирде», – дип сөйләде Фәридә ханым. Аның сүзләренчә, ул Сәгыйтьне хатын-кыз тамашачыларыннан көнли. «Артист хатыны сабыр инде», – ди ул.

Сәгыйть абыйның: «Чакырып торалар бит», – дигән сүзе бик дөрес. Бу концерттан соң җырчы «Китап» радиосы оештырган «Пятачоклар»га йөгерде.

«Җырларым аша биографиямне белеп була»

Бу концертта иң истә кала торган чыгыш Ильвинаныкы булды. Образга кереп җырлый белә ул. Хәтерлим, 2019 елда ул «Пирамида»да спектакль форматында үз концертын тәкъдим иткән иде. Белеме буенча Ильвина – «Татар эстрадасы артисты», шуңа күрә дә образга керү аңа авыр бирелмидер.

Җырларымның күбесе автобиографик. Репертуарымда минем тормышыма кагылышы булмаган җыр юк. Я алар махсус яздырыла, я авторларның үзләреннән җибәрелә. Текстка бик игътибар итәм мин. Текст туры килмәсә, үзгәртергә мөмкинмен. Мин аңлап җырлыйм. Тавышым да түбән минем. Җырларым аша биографиямне белеп була. Алар һәммәсе дә мини-спектакль кебек, һәммәсе дә бик якын. Һәр җыр – ул кечкенә генә әсәр.

 Тормыштан алынган булгач… Җавапсыз мәхәббәтне, үткәндә булган хатирәләрне яңартып җырлау авыр бирелмиме сезгә?

Залда утырган хатын-кызларның күбесе мине аңлый. Алар да минем кебек җавапсыз мәхәббәт утында янганнардыр. Бер җырны 10 я 15 ел башкарсаң да, төрле чакта төрлечә җырлана ул. Җырыңдагы тарих сиңа якын  булса гына, тамашачы сиңа ышана. 

Шулай да барыбер гашыйк булдыгыз, әйеме? «Яраттырдың көзләремне, ничек яшәгәнмен мин синсез?» – дип җырлыйсыз.

Әйе-е-е! Мин гел гашыйк булам. Һәм гашыйк булырга кирәк тә! Бу – бик кирәкле хис, чөнки хатын-кыз яшәреп китә, дәртләнә, төрле яктан ачыла башлый.  

Бу сезонда концерт көтеләме?

Юк, тик идеяләрем бик күп, барысын да әкрен генә туплап барам. Әле кайбер якларны шомартасым бар.

Сез үзегезгә карата таләпчән?

Шулай килеп чыга, ахрысы. Ирем дә: «Җиңелрәк кара, артык борчыласың», – ди. Эшкә алынсам, ахырына кадәр яхшы итеп башкарып чыгу яклы мин. 

Бер-ике җөмлә белән әйтеп китсәк… 

Зарина Асылкаева – һаман бер дәрәҗәдәге җырчы: популяр да түгел, танылмаган да түгел. Җырлавы ярыйсы, тик бии белми икән ул. Әллә ритмны тоймый инде? Әле миңа «интервью бирәм» дигән иде, болай язгач, бирмәс инде.

Сәгыйть Гыйбашевның «Әниемнең туган көне» җырында кушымтадагы соңгы бер 3-4 сүзе аңлашылмый. Дөресен әйтәм, бер 5 ел элек: «Ни дип җырлый соң бу?» – диеп, җырның сүзләрен караган идем. Сания апа Әхмәтҗанова: «Онытмадым, ничек инде онытыйм? Йә бер елмай, авыр сулама», – дип язган. Янымда утыручы апа да иптәшенә: «Аңламыйм», – дигәч, белүемне әйттем. «Ә-ә-ә», – диде апа.

Парлы җырчылар бар иде: Рамилә – Рамил Хәйретдиновлар, Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар һәм Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов. Боларның чыгышларыннан чыгып, кайсысының күбрәк, ә кайсысының әзрәк гомер итүен аңлап була. Иң зур стажлылар – Булат белән Ләйсән: алар чагыштырмача әзрәк селкенде һәм биеде. Икенче урында – Хәйретдиновлар. Болары уртача биеде. Хәрәкәтләре татар биюеннән алынган. Иң яшьләре – Шәрипҗановлар бер тик тормады. 

Алып баручылар Зөлфәт Зиннуров белән Газинур Фәйзуллин булды. Миңа ошады, молодцы. Импровизацияләре яхшы аларның. Нәфкать абый 2не җырларга тиеш иде, тагын 1не җырлыйм, дигәч тә югалып калмадылар. Сәгыйть Гыйбашев та 2 урынына 3 җыр җырлады. Тиз генә борып, җайлап кереп киттеләр Зөлфәт белән Газинур. Юморлары да артык тапталмаган. Рәхмәт! Бу концертта минем өчен иң ошаганы – шул алып баручылар булгандыр инде, яхшы тандем.

Бу концерт ихлас иде, миңа шулай тоелды. Җырчылары да пафоссыз.

Иркә юк иде… Ул капиталы бик күп булмаган концертларда чыгыш ясамый микән? Бу тамашада иганәчеләр дә юк иде диярлек. Шул генераль иганәчедән кала. Калганнары – барысы да «Барс» тармаклары. 

Теш табибы Илшат Мөхәмәтҗанов та җырлый башлаган икән. Чаллы егете ул. Биюче Артур Хәйруллин да җырлый башлаган. Кызык, танылып китә алырлар микән? Арсен Камакаев бик популяр иде бер мәлне. Бер мәлне дип, 3-4 ай чамасы. Юкка чыкты «шту-то». Аннан тагын бер егет бар иде, «Китә генә күрмә, китмә», – дип җырлаган иде ул. Исемен оныткан идем, ярый Интернет бар, карап алдым. Фәнил Галиуллин. Исемен онытырлык булгач, популярлыгы да шул чама булгандыр. Ә «Татар җыры» премиясен алды, «ел ачышы» иде ул. Менә шулай итеп, лаеклы булмаганнарны тыгып, премия үз дәрәҗәсе төшерә дә инде. Ярый, сүз башым бит – Шүрәле, бөтенесе җырлый башлагач, мин дә үземне сынап карармын, ахрысы!..

Концертлардан язган репортажларда, гадәттә, без җырчыларны, алып баручыларны, музыкантларны, оештыручыларны телгә алабыз. Ә менә тавыш өчен җавап бирүче турында онытабыз. Бу концертта музыканың яңгырашын, артистларның микрофоннарын Адель Хәмзин көйләде. Икенче бүлеккә соңарак калып керелде. Тамашачыга комачауламыйм инде дип, Адель артына гына утырдым. Аның куллары бер тик тормый: я аппаратураның бу төймәсен бора, я тегесен күтәрә һәм башкалар. Әле Вадим Захаров кебекләр, Адельгә ишарәләп, тавышны катырак бирүен сорый. Барысын да контрольдә тотарга кирәк, кыскасы. Алкышлар Адельгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100