Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарча солянка»: атылырга торган «йолдыз», «Барс медиа» турында бәет

Күптән концертларга йөргән юк инде. Чаллыга «Татарча солянка» килүен белгәч, барып кайтырга булдым.

news_top_970_100
«Татарча солянка»: атылырга торган «йолдыз», «Барс медиа» турында бәет

Ничек бар – шулай

Бу язманы тамашачыныкы кебек кабул итүегезне сорар идем. Обзор, репортаж язганда, гадәттә, чагыштыру алымын да куллана идем. Хәзер чагыштырып та булмый. Гомумән, мин татар эстрадасы белән бәйле соңгы яңалыклардан да хәбәрдар түгелмен кебек. Бу – язма өчен аклану да, гафу үтенү дә түгел. Уйлыйм, бәлки, без караган бу «солянка» концерты «Барс» үткәргән хәзерге концертлар арасында иң шәбедер, ә, бәлки, киресенчә, иң уңышсызыдыр. Әйтәм бит, йөргән юк, шуңа күрә ничек бар – шулай, яме.

Концерт составына күз салсак, хедлайнерлар дип, Филүс Каһировны һәм Рәсим Низамовны атарга була. Рәсим абыйның популяр җырларының берсе – «Сагындым сөйгәнемне» җырына 25-27 ел икән инде (төгәл ничә ел икәнен әйтә алмады, 50дән соң хәтер ягы аксабрак торадыр, мөгаен). Бу җырга 24 ел, Рәсим абыйны күрсәгез, әйтерсез әле дөресен. Иң яраткан җырларымның берсе!

Рәсим абый бер картаймый инде. 25-27 ел элек тә шушы җырны башкарганда нәкъ шундый булгандыр ул. Хәзер кызлар Төхвәтуллинга, Марат Яруллинга гашыйк булган кебек, заманында Рәсим абый да кызларның йөрәген яндырыплар йөргәндер, дим. Кайсы як кызына өйләнгәнен беләсездер. Кәнишне, безнең як – Актаныш кызына. Молодец, Рәсим абый!

«Изысканный гадилек»

Ваһапов фестивале аша тамашачыга таныш булган, хәзер инде Татарстанның атказанган артистлары Гөлсирин Абдуллина – Азат Абитов һәм Рәнис Габбазовлар да бар иде. Алар хәзер Ваһапов фестивале белән эшләмәсәләр дә, барыбер «ваһаповларныкы» буларак истә калдылар инде.

Гөлсириндә дә, Азатта да, Рәнистә дә вокал мәктәбен, академиясен үтүләре сизелеп тора. Тамашачыга җырны җиткерүләре башка төрле. Әйтик, Рамил Галимҗанов белән чагыштырганда. Әллә беренче булып җырлаганга, Рамил чыгышына бик җиңел генә караган, дигән фикер калды миндә. Тиз генә җырларга да сыптырырга, дигән кебек. 4 елга якын күргәнем юк иде Рамилне, тазарып киткән.

Зәринә Хәсәншина да чыгыш ясады. Ул башкарган җырларның ритмы да, аның сәхнәдә күрсәткән бию элементлары да, тавышының калынлыгы да, кигән күлмәге дә – барысы да татар мәдәниятенә хас төсмерләр. Гадилеге бар, ләкин ул «изысканный гадилек». Ришат Фазлыйәхмәтовның тамашачыга булган мөнәсәбәте мин караган соңгы концертта бертуганнар арасында булган гадилек белән тулган иде. Ә менә Зәринәдә ул гадилек башка төрле. Ул тамашачыга якын да кебек, шулай ук җырчы белән тамашачы арасында кул сузымында булган ара да бар кебек. Мондый «кушма» концертларда Зәринә, Гөлсирин кебек җырчыларның булуы сөендерде!

Әлфинә Әзһәмова да шул ук икән. Прическасы да шул ук хәтта. Әлфинә апа җырларында үстек инде без. Музыка үзәгендә «Төнге урам» җыры гел җырлап торды. Мин үсә төшкәч кенә, ул җырның мәгънәсенә төшендем. Аңа кушылып, микрофон урынына тарак тотып җырлаганда, бер аңламый идем шуны.

Үзгәргән Кираметдинов, кабат җырлый башлаган Даутова һ.б.

Продюсеры белән сүзгә килгән Айдар Рәкыйпов та бар иде. Яхшы җырлый! Җырласын иде инде. Ул бер мәлне популярлашып киткән иде бит, аннан никтер тынды. Беренче җырын башкарганда: «Менә мин ничек җырлый беләм», – дип җырлады. Залдагылар: «Матур җырлый икән», – диештеләр. Айдарның Чаллыга соңгы тапкыр килүендә йөзекләрен урлаган булганнар икән. Ул шулай диде инде, бәлки, югалткандыр. Бу килешендә йөзекләрен Казанда калдырып килгән. Уңышлар сиңа, Айдар! Янәдән популярлыгыңны арттырырга язсын.

Бер сәхнәгә чыгып, югалганнар арасында Алинә Даутова да бар иде. Ул да «ничава гына» популярлашкан иде бит, үзенең «сольный» концертын куярлык бумаса да, тамашачы таный иде аны. Эльмира Сөләйманованың «Мин сине көзләрдә очраттым» җырын яңарткан. Копия һәрвакыт уңышсызрак инде ул... Барыбер Эльмира җырлаган вариант ятышлырак яңгырый. Алинә бу җырны ремикс форматында яздырган. Безнең арада инде булмаган җырчының җырын башкару – зур җаваплылык. Бу җаваплылыкны Алинә үзе дә беләдер дип уйлыйм. «Ыкстати», Алинәнең ире гел аның белән бергә. Әле алар өйләнешмәгәндә дә бу егетне гел концертларда күрә идем. Молодцы, гел шулай парлап йөрсеннәр.

Руслан Кираметдинов «Үзгәрдем» дип аталган концерт белән гастрольләрдә йөри. Чын үзгәргән: тазарган, джинсы чалбар кигән, сакал җибәргән.

Җырлавы гына шулай ук тиешле дәрәҗәдә. Концерт куям, ди, Чаллыда, шул концертка сакалымны кырырмын, диде. Сүзендә торырмы икән – вакыт күрсәтер.

Бу атаманы бер елны Зәйнәб Фәрхетдинова да кулланган иде. Ул үзгәрде, заманча җырлый башлады. Концерт исемнәрен уйлап табу – катлаулы мәсьәләдер инде ул. Сиринә Зәйнетдинова концертының афишасын күргән идем бер. «Җыр юлы» дип атаганнар. Тозсыз-шикәрсез атама. Сиринәнең командасы, концертны ничек атарга микән дип, биик озаклап уйлап утырганнардыр инде. Акыллы кыяфәт чыгарганнардыр да, шушы гениаль атамадан ерак китә алмаганнар. Русланга да шушы бер «компашка» уйлап тапмады микән бу атаманы?..

Чулпан Юсупова да бар иде. Хәния Фәрхинең «Син дөньяда яши» җырын башкарырга тиеш булган икән. Тавыш операторы башка җырны кушкач, «Әрнеми дисезме?» җырын башкарды. Хәния апаныкын а`капелла форматында булса да җырлап үтим, диде. Бу концертта «Браво!» дип алкышларга күмелгән бердәнбер җырчы ул иде. Бу концертлар сезонында беренче тапкыр Чаллыга үз концерты белән килә икән. Барыгызны да чакырып калды.

Бахлар, Шәрипҗановлар һәрвакыттагыча молодцы. Илназ Бахның юмор хисе ошый миңа. Ул сәхнә артында да гел сүз артыннан кесәгә керми. Ни дисә дә, я көләсең, я елмаеп куясың. Шат күңелле кеше. Концертларга сценарийлар да яза алыр иде ул. Бу концерттагы сценарийга да Бах үз өлешен кертсә, кызыклырак булыр иде...

Сценарий дигәннән, концертны элек «Татар радиосы»нда эшләгән Рамил Шәрәфиев белән Байбулат алып барды. Рамил баш мөхәррир дә иде бугай әле, ул радиодан Байбулатка караганда алданрак китте. Ә менә Байбулат күптән түгел генә киткән бугай. «Татар радиосы»нда да эшләүне, шул ук вакытта «Татарча солянка» проектында алып баручы булуны да янәшә башкарып булмый бит хәзер (бу хакта соңрак язып үтәрмен).

Шәрипҗановларда энергетика көчле. Гөлназ 3 минут барган җыр дәвамында, кардиотренировкада булган кебек, ничә калория югалта икән?! Ярый әле Гөлназ белән Илсур, популярлыклары бик көчле булмаган чакта, кул селтәп, башка өлкәгә күчмәгәннәр. Ул вакытта кул селтәсәләр, бүгенге кебек сәхнәләрдә балкымаслар иде. Шатланам.

Светлана Хафизова исемле «йолдыз» атылырга тора икән сәхнәдә. Кайчан атылыр белмим, йолтыр-йолтыр күлмәгенә карасаң, менә-менә балкыйм дип тора инде. Светлананың чыгышын карагач, байларның байларча инде, диясе килә. Светлана биючеләре һәм фан-төркеме белән килгән. Шундый зуур чәчәк бәйләме чыгардылар. «Татар җыры» сәхнәсендә дә бик сирәк җырчыларга андыйларны бүләк итәләр. Алып баручы Рамил Шәрәфиев та: «Бу чәчәкләрне күргәч, алар Рөстәм Нургали улы исеменнән тапшырыла, дип әйтәсе килде», – диде. Белмим, кабынырмы, кабынмасмы бу «йолдыз», акчасы җитәрме, таланты бармы – барысын да вакыт күрсәтер.

«Барс медиа» турында «Сак-Сок бәете»

Чаллы шәһәрендә концертларга йөрергә яратучы тамашачы яши. Зал тулы иде, тамашачы кушылып җырлый. Бер язган идем инде: Чаллыдагы Сара Садыкова исемендәге концертлар залына ремонт кирәк. Ул залның сәхнәсе хәзер авыл мәдәният йортларыннан да калышып бара бит инде. Урындыклары шыгыр-шыгыр килә, салкын, сәхнә матур түгел. «Барс» экран куеп, төрле утлар ярдәмендә залга һәм сәхнәгә матурлык өстәргә тырышса да, зал барыбер моңа карап кына нурланмаган.

«Барс медиа» компаниясен журналистлар тәнкыйтьләмичә тормый. Кайсы проектны гына алма, барыбер берәр ошап бетмәгәнрәк як килеп чыга иде. Хәзер исә мин элеккеге «Барс»ны сагынам. Кайчан карама, яңа проект чыгара иде алар. «Ике артист», «Ретро концерт» проектларын хәтерлисезме? «Барс» белән «Татар радиосы», бер ата-ананың балалары кебек берләшеп, «Җанлы концерт» оештыралар иде, радио белән «ТМТВ»ның туган көннәрен югары дәрәҗәдә үткәрәләр иде. «Барс»ның матбугат конференцияләре дә югары дәрәҗәдә үтә иде бит. «Барс медиа» белән хезмәттәшлек итү – кайбер җырчылар өчен максат иде. «Алтын барс» премиясе лауреаты, дип мактанып йөри иде ич җырчылар.

Хәзер хәлләр «Сак-Сок» бәетендәге кебек: «Татар радиосы» белән «ТМТВ» бер ярда, «Барс медиа» – икенчесендә. Узган елның сентябрь аенда Артемьев фамилияле «текә» продюсер кул астында «Татар радиосы» белән «ТМТВ» аерылып чыкты. Бүген «топовый»лар рәтендә булган җырчыларны популярлаштырган «Барс медиа» ширкәте радиосыз һәм телевидениесез калды. Мин дүртенче елымны декретта утырам. Шушы соңгы 4 ел эчендә 2 малай таптым инде, ә син, Барскаем, нормаль бер җырчы да чыгармагансың әле сәхнәгә. Ниләр булды? Кайда матур яшь егетләр һәм кызлар?

Продюсерлык үзәгенең танытыр өчен мәйданчыклары булмагач, популярлыкка омтылганнар «Барс»ка ашкынмыйлыр да инде. Шуңа күрә мин караган «Татарча солянка»ның да җырчылар составы «ах» диярлек түгел.

Кайчандыр Иркәгә, Ландышка, Хамматовага, Алинә Сафиуллинага һәм башкаларга булышкан кебек, хәзерге яшьләргә дә булыш инде син, «Барс медиа» ширкәте, тап бер җаен. Камил Мәүлетович «Барс» сагында булып, Уфадагы «Роксана» радиосын (Камил Гәрәев бу радионы сатып алды) популярлаштыруын популярлаштырыр да, Татарстанга алып кайта алыр микән? Элек бит Башкортстаннан Татарстанга килә иде җырчылар, алга таба киресенчә булырмы?

Сораулар күп, җаваплар аз, кыскасы. Без бары тик бер теләктә: заман таләпләренә туры килгән сыйфатлы, шул ук вакытта татар моңын җуймаган эстрада кирәк татар халкына. Татар яшьләре үзебезнекен тыңласын! Үсеп килүче буын яшендә без татарча тыңладык бит. Апанаева, Сөмбел Билалова, Румия Фәтхетдинова, Алинә Бәшироваларны тыңладык, бер дә рус эстрадасы кызыграк һәм сыйфатлырак дип, русча җырлап йөрмәдек. Мин әле дә Дамира Сәитова, Гөлнара Тимерҗанова җырларын тыңлыйм. «Барс» үз максатларын онытмасын, алга таба да эшчәнлеген дәвам итсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100