news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарча күбрәк җырла әле» - Альберт Нурминскийдан яңа җыр

news_top
«Татарча күбрәк җырла әле» - Альберт Нурминскийдан яңа җыр
Фото: "Татар-информ" архивы

Россиякүләм танылган рэпер Альберт Нурминский «Белмим шул» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Ул җырларның сүзен дә, көен дә үзе яза.

Соңгы елларда Нурминский күбрәк рус телендә иҗат итте. Шуңа да рэперның татарча яңа җыры тыңлаучылары тарафыннан бик җылы кабул ителгән.

«О, ничек сагындык без татарча рэпны», «Татарча күбрәк җырла әле», «Ура, шәп», «Искиткеч җыр килеп чыккан», «Киләсе елда фестивальдә җырлыйбызмы?», - дип язалар аңа.

Сез дә тыңлап карагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар