Татарча коуч, психолог Илүзә Әминовага тормыш иптәше бик матур бүләк ясаган. Эшендә зур уңышларга ирешүе хөрмәтенә, аңа кыйммәтле машина бүләк иткән.
Илүзәнең әлеге бүләктән күзләре яшьләнгән.
«Моннан 3 ел элек Ниязым миңа беренче тапкыр машина алды. Ул һава төсендәге бик матур, беренче тапкыр минеке булган машина иде. Ә бу минем икенче машинам. Шундый кыска вакыт эчендә Ниязым миңа тагын бер яңа машина бүләк итәр дип башыма да килмәде. Ләкин ул аны эшләде. Рәхмәт, Ниязым, балаларым. Аллаһы Тәгалә бирә икән, без аның барлык нигъмәтләрен дә кабул итәргә тиешбез», – дип, ихлас итеп сөйләгән ул бу хакта үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.