Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарча клеенка» (Ләйсән Мусина)

news_top_970_100
«Татарча клеенка» (Ләйсән Мусина)
"Татар-информ" архивы

Төшке аш вакытында еш кына Мәскәү базарын әйләнәм. Уңайлылыгы шунда – эш урынына якын. Һәм монда тормыш кайный. Үзе гади, үзе гадәти булмаган әйберләр дә, хәлләр дә бик күп монда. Төрле төстәге яшелчә, җиләк-җимеш, вакыты-вакыты белән бары тик базарда гына табып була торган көндәлек кирәк-ярак, төрле холык, төрле кыяфәт, картлык, аз гына яшьлек, бераз дуамаллык, кайвакыт – тынлык. Бу – базар! Күз кырыен шатырдатып кара карандаш белән сызып, кабакларын зәңгәр-яшел төсләргә, иреннәрен җете кызылга буяган зур гәүдәле сатучы ханымнар, кара шомырт күзләре, шоколад төсендәге тәннәре, ут кебек карашлары белән аерылып торучы кардәш халык егетләре – шулай ук Казан базарларының алыштыргысыз бер «элемент»ы.

Алыш-биреш, сатулашу гөрли. Иң күңеллесе – азык-төлек рәтләре. Туңдырылган балыкларга, яшелчәләргә, шешәдәге сөт, казылык, гөмбәләргә карагач, күңелгә рәхәтлек йөгерә.

Базарны ямьләүче тагын бер матурлык бар. Эш барышындагы кыска-кыска гына әңгәмәләр. Алардагы сүзләр, ымнар. Шулар аша әллә ниләр аңларга, белергә, күрергә, төшенергә мөмкин. Базар рәтләрендә мең төрле вакыйга кайный.

Шулай берсендә базар рәтләре арасында йөргәндә, «монысы татарча, монысы татарча» дигән ир-ат тавышы ишетәм. Нәрсә икән бу татарча, дип кызыксынып, тавыш килгән якка борылам. Бер ир белән хатын мәш килеп өстәлгә клеенка сайлыйлар. Әле берсен, әле икенчесенә тотып карыйлар. «Татарча» дигәне – ак өслеккә төрле төстәге эреле-ваклы чәчәкләр төшерелгәне икән.

И сөендем, шуны күргәч. Карале, минәйтәм, клеенкадан да «татарлык» күрүчеләр бар бит. Миллилек түгел, ә нәкъ менә татарлык. Минем дә күз алдыма «татарча» образ килде дә басты...

Уйларым белән, авыл өенең түрендә торган түгәрәк өстәлгә шушы «клеенка»ны җәйдем… Ул арада, ишекләрне киң ачып, югары оч Гөлниса апа килеп керде. «Бүген иртүк көтү куганда...» – дип сөйләп керә-керешкә, өстәл өстендәге шау чәчәкле матурлыкка күзе төште. Шуның белән сүзе бүленде. « Татарча» кешеләргә хас булганча гына «клеенка»ның бәясен, каян алганлыкны сораштырды. Аннары йорт хуҗасы аны табынга дәште. Өстәлдә чәйгә – өчпочмаклар, кош теле. «Сиңа сөтлеме, сөтсезме?» – диде хуҗабикә Гөлниса апага. «Әле эчеп кенә төшкән идем инде, ни дип кенә кергән идем...» – диде авыл апасы, «сөтлеме», «сөтсезме» икәнне аныкламый гына. Ул арада аның алдына парлары чыгып торган сөтле чәй «кунаклады». Ике әбекәй, чөкердәшә-чөкердәшә, авыл яңалыкларын сөйләшеп калды.

Мин кибеткә киттем...

Күпердә ике әби очрады. Бигрәк сөйкемле татар әбиләре. «Әбекәйләр, болай матур итеп кая барасыз?» – дим. И сөенештеләр! Авызларын тотып кете-кете көлделәр дә: «Кая барыйк инде бу яшьтә, кибеткә. Филшер районга китмәгән булса, анда да кереп чыгабыз», – диләр. Кибеткә дә «стиль» белән киенеп чыга бит алар. Үзе бер сәнгать бу! Сәхнә йолдызларының купшы күлмәкләре бер читтә торсын. Алга төйнәп бәйләнгән ак яулык, муендагы сары мәрҗән, ап-ак җирлеккә төшерелгән вак зәңгәр чәчәкле күлмәк. Аякта озын оекбаш һәм кибеткә кияргә генә дип алып куелган «тәпечки». Кулда да пакет түгел, ә махсус кибеткә йөри торган чүпрәк сумка. «Зәвык» дими ни дисең моны.

«Зәңгәр белән сары килешә, сары шарф бәйлә бу күлмәгеңә. Синең күзләрең дә зәңгәр, җитмәсә», – ди беркөнне иптәш кызым, эшкә зәңгәр төстәге күлмәк киеп килгәч. Бу төсләр тәңгәллеген мин шунда гына белдем. Әби әнә гомере буе белгән. Интернеттан төсләр тәңгәллеге турында укып утырмаса да. Үзләре турында исемнәре белән үк язар идем. Танып сөенерләр иде, хәтерләмим шул. Балачакта исемен беләсеңмени ул әбиләрнең. «Татарча» әбиләр генә ул, исемеңне белеп торалар, белмәсәләр – тәфсилләп сорашалар. Әле алай гына да түгел, кайда укый, эшли икәнең, ничә тапкыр кияүдә булганың, кичә кич нинди номерлы машинага утырып кайтканың белән дә хәбәрдар алар. Ярар, белсеннәр, име. Яшьлеккә карап шулай юансыннар.

Әбиләр дигәннән, бер хәл искә төште. Беркөнне, эшкә барышлый, уйланып, автобус тәрәзәсеннән карап барыш. Колхоз базары яныннан үткәндә, бер таныш йөз шәйләнде. Театр актеры Илдус Әхмәтҗанов. Кулында – портфель һәм пакет. Пакетыннан яшелчәләр күренеп тора. Башында – чүпрәк түбәтәй. «Рәхәт яшибез» ситкомыннан соң, үзебезнең бабай кебек якын булып кереп калды ул күңелгә. Бабай дип, яратып әйтәм. Андый матур әби-бабайлар озаграк яшәсен иде әле. Бөтен булмышлары белән чып-чын бит алар! Кимеп бара шул андый «типаж»лар. Булганнары – башка төрле булыр. Бу заман исе «сеңгән», «гламур» әби-бабайлар килер кебек алмашка. Элек авылда кара хезмәт башкарып яшәп тә рухлары матур булган.

Бу чорның бабайлары да әбиләреннән калышмый. Авыл агайларының иртәнге якта, тезелешеп, «пятиминутка» оештыра торган гадәтләре бар кибет янында. Ничә күрсәң, кәчтүм белән күлмәктән үзләре. «Рәешкә» – матуррагы, көндәлек «иләргә» – бераз таушалганы. Тик шулай да өстә – гел кәчтүм. Көндәлек яшәешләре матурлык белән үрелгән.

Авыл урамыннан тын гына үтеп булмый. Гөрләвек кебек гөрли-гөрли, тукталыш ясый-ясый атлыйсы. Бигрәк тә шәһәрдән кунакка кайтсаң. Каршыма Әлфия апа килә. Үзе тиз-тиз атлый, үзе мине күзәтә. «Кем соң бу, дим, син икән әле. Танып та булмый үзеңне. Әле менә яңа мунча салып ята идек, осталар килде. Берсе үзебезнең авылдан Айдар, икенчесе – күрше авыл Рәсим малае Ильяс. Әле узган атнада гына өйләнде Ильяс. Балтач кызын алды. Синең арттан да йөрде бит ул. Син генә киреләндең. Менә шулар икесе мунча эшләп яталар бездә. Осталарга чәйгә пирог алырга кибеткә барышым. Хәзер бит бар да уңай. Кеше киләсе булса, кибеткә барабыз да алабыз. Алай да бөккән пешердем әле, аш куеп калдырдым. Суганын, кишерен турап куйдым. Ите кайный тора. Кайтып, шул ашны булдырып ашатасым бар, аннан эшкә төшәм. Йә, бер дә сөйләмисең. Үзегезнең хәлләр ничек соң? Бер көйгәме? Бездә менә шул инде, эш тә эш. Сездә эш тә юк инде шәһәрдә. Нишләп кенә бетә торгансыздыр. Ярар, киттем, әле коймак та болгатып куйган идем. Ашыгам, ашыгам!» – дип, кибет ягына таба борылды Әлфия апа.

Сокланам да инде шушындый авыл апаларына! Баскан җирендә ут чыгара мондый апалар. Үзе сөйли дә сөйли, үзе «сөйләмисең» ди. Ялкынланып «речь тоткан» кешене бүлдереп ничек сөйләмәк кирәк? Ашына суган белән кишер салганын да әйтергә онытмый. Әйтәсен әйтеп кала, сөйлисен сөйләп кала, дигәндәй. Әле сине шәһәрдә яшәгәнгә дә бераз шелтәләргә өлгерә.

Ул арада урамны күзәтәм. Агач капкаларны, рәшәткәле коймаларны тимер, калай алыштырган. Капка аша гына авылдашларның ишегалларына да күз салам. Анда да бер бөртек чирәм табам димә. Ике йортның берсендә капканы ачу белән брусчатка җәелгән. Менә шулай авыл да үзгәрә, заманга иярә. Үз керфеге өстенә ясалма керфек ябыштыручы кызлар кебек матурлана, купшылана.

Авылның яңача яшәешенә, үзгәрүенә шаккатып һәм сокланып, урау юллар узып, Рауза апаларга да барып җиттем, ниһаять. Капканы ачып керүгә үк, тәрәз төпләренә күзем төште. Урам якка өч тәрәзә карый аларның. Һәрберсендә – орхидея гөле. Элеккеге кына, тамчы гөл, җиләкле гөлләр урынына ят гөлләр менеп кунаклаган тәрәзә төпләренә. Өйалдында – шыплап тулган зур суыткыч. Йорт ишеген ачып керүгә зал як күзгә ташлана. Түрдә – зур телевизор. Караучы бармы-юкмы икәненә исе дә китмичә, көнозын сөйләп тора ул. Гадәте шул, эше шул телевизорның, көн дәвамында кеше күңелен күрү. Тикмәгә генә шундый зур экранлы телевизор алмаган бит инде йорт хуҗалары. Бу өйдә генә түгел, авыл буенча шундый «режим». Гел тик кенә «җырламый» анысы, кайвакыт караучы да бар. Тик карамаган вакытта да, сүндерелми, иптәш булып җырлап тора. Түр кәнәфидә кечерәеп, чүгеп калган Фатыйма әби утыра. Аягына үзе бәйләгән зәңгәрле-кызыллы башмагын кигән. Өстендә «фуфайка», башында – ак яулык. Мине күрү белән чылбырлы түгәрәк күзлеген кияргә тотынды. Янында гына – «Һәфтияк шәриф» белән тәсбих. Хәл-әхвәл белештек.

Рауза апаны эзләп, күрше бүлмәгә чыгам. «И-и-и, сәлам, матурым, исән-сау гына кайтып җиттеңме», – дип каршылады Рауза апа, аркамнан кага-кага. Үзе күзе кысылып беткәнче елмая. Елмаюын аңлап бетерә алмыйм «түлке». Әллә ясалма, әллә ихлас... Аны да аңларга була. Көн дә кунак, әле кияү-киленнәр, әле кем, әле кем, дигәндәй. Алардан кеше өзелми. Моның кадәр кешегә кадер-хөрмәт күрсәтә башласаң, елмаюың да йөзгә төрләнер. Җәй көне бигрәк тә «үрчи» авылда халык. Рауза апа – ничә керсәң дә шул матур килеш. Чөеп бәйләгән яулыгы, колагындагы ярымай формасындагы алкасы үз урынында. Бәйрәмнәргә барганда муенсалар да аскалый. Шундый матурлыкка хирыс кеше инде үзе. Муенса асарлык бәйрәмнәре генә гел булып тормый. Тик матурлык теләгән күңел җаен таба. Әнә диварларына да тагын яңа картина алып элгәннәр. Аш бүлмәсендә – җиләк-җимеш натюрморты, ә залда гаилә белән төшкән фотокартина эленеп тора. Йокы бүлмәсендә – пейзаж. Яшел болында колыны белән ат чирәм утлап йөри.

Татар элек-электән ат белән дус шул. Йокы бүлмәсенә дә «антидепрессант» итеп ат элә. Рауза апа үзе шулай ди. Шушы атларга карап ятсам – тынычланам, төне буе матур төшләр генә күреп чыгам, ди. Менә шулай, татар кешесенең өенә керсәң, шул арада рәсем дәресен, йокы бүлмәсенә керсәң, психология фәнен исеңә төшерәсең. Бераз аралашып алгач, Рауза апа чәйгә кыстады. Өстәлдә ни генә юк! Камыр ризыклары, аш, салат, төрле төсле конфетлар, шакмаклы шикәр... Өйгә кайткач, әбинең дә кыстый-кыстый ашатасын исемә төшереп, тәкъдимнән баш тарттым.

Чыгып китәргә генә җыенган идем, Рауза апа йөгерә-йөгерә телефонын эзли. Үзе миңа һаман «тукта-тукта» ди. Малаеның яңа йөргән кызы белән таныштырмакчыдыр, шуңа тоткарлый ахры мине, дим. Ура, телефон табылды. Ашка тоз салганда, газ плитәсе янында калган. Рауза апа бармакларын экран өстендә «биетеп» алды да, «классташлар» төркеме ачылды. «Мә, укы әле шушыны, бигрәк үзәкләргә үтә инде», – дип, еламсырый ук башлап, телефонын миңа сузды. Экранда – озын шигырь, авторы – Фәргать Фәләхов, Рауза апаның классташы, партадашы. Үзешчән шагыйрь, лаеклы ялдагы укытучы. Шигыре матур, мәгънәле: узып баручы гомер, үткән яшьлек, әйтелми калган сүзләр хакында. Нәкъ «ноктасына» тидергән автор.

Кеше турында кайчак бигрәк дөрес уйланылмый, име. Мин бу апаны «булачак килене»н күрсәтәдер, дим, ә ул мине, әнә, шигъри «шедевр» белән таныштыра. «Киттем» дип кенә әйтә башлаган идем, Рауза апа тагын телефоныннан нидер эзли. «Төймә»гә баскан иде, экранда болыт, ай рәсемнәре алышынды. Фон булып, Алмаз Мирзаянов тавышы сөйләп җибәрде. Шулай ук, үткән гомер-аккан сулар турында шигырь. «Йә, ярый, Рауза апа, кирәк чакта Мирзаяновны үзем дә эзләп табып тыңлый алам. Менә Фәргать Фәләхов, анысы, шәп, ачыш», – дидем дә, чыгу ягына таба атладым. Аның сөенүен күрсәгез, күзләре балкый. Күп кирәкмени татар хатынын шатландырыр өчен. «Ачыш» дигән сүземне бигрәк ошатты, «классташлар» төркеменә сүзен сүзгә язып җибәрәм, ди. Ярый, сөенсеннәр, алар сөенсә – мин шат, дип уйлап торганда, Рауза апа җәлт кенә кулыма бер пакет күчтәнәч тоттырды. Ишегалдында, өй кырыенда Рауза апаның ире Фирзәр абый ит тураклый. Мине күрү белән: «Китәсеңдәмени инде? Рауза, кунак кызга чәй эчерттеңме?! Бигрәк сөяккә калганың, ит ашарга кирәк, ит. Иртәгә дә мен әле безгә. Балалар кайта, шашлык пешерәбез. Бераз ит ашарсың, бигрәк кыяфәтең калмаган», – ди Фирзәр абый. Шул арада, ярый әле син шыр сөяк түгел, дигән шикелле, мимылдап торган гәүдәле хатынына хәйләкәр карый...

Нинди икән бит син «татарча» яшәеш! Чәчәкле-чуклы! Авылча яшәеш ул: күршедән күрдем, миңа да кирәк, дип алынган өй түрендәге картиналар, зур экранлы телевизор; гаиләне бергә җыючы өй уртасындагы түгәрәк өстәл; табын түрендәге – сөтле чәй, камыр ризыклары. Киемендә – чәчәкле, якты төсләр, энҗе-мәрҗәнле әбиләр, түбәтәйле бабайлар (их, алар да кими бара бит авылларда!). Яшәешен «бер чәй калагы» гайбәт, «бер чәй калагы» хәйләкәрлек, шул ук вакытта «бер аш кашыгы» ачык йөзлелек һәм киң күңеллелек белән бизәгән авыл апаларына –  арып китсә дә сер бирмәүче, «татарча» тормыш «каһарманнырына» карап, онытылып та китә язганмын. Рауза апаларга бүләгем бар иде бит. Ак җирлеккә чәчәкләр төшкән «клеенка». Мәскәү базарыннан алдым. Түгәрәк өстәлләрен ямьләп торсын әле. Татарча «яшәеш»нең бер матурлыгы бит ул шау чәчәкле япмалар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Авылга кайтып килдем. Рэхмэт авторга. Балачаклар куз алдына килде
  • 13 апрель 2023
    Исемсез
    Ай, бигрәкләр дә тәмле итеп, узебезчә язылган.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100