Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча «Ирония судьбы»ның дәвамы: Руслан – Нәгыймованы, аннан Яруллинны тәрәзәдән ата...

news_top_970_100
Татарча «Ирония судьбы»ның дәвамы: Руслан – Нәгыймованы, аннан Яруллинны тәрәзәдән ата...
видеодан скриншот

«Интертат» бер төркем татар артистларының «Ирония судьбы» фильмының татарча версиясен төшерүен язган иде.

«Ирония судьбы» татарча: Марат Яруллин, Асылкаеваны ташлап, Ильмира Нәгыймовага китә. Әлеге 20 минутлык фильм күпләрнең күңеленә хуш килгән. Халык фильмның дәвамын көтә. Сценарий язып бирүчегә акча әрәм итмәскә дә була – кайберәүләр аның сюжетын уйлап тапканнар инде. Мәсәлән, бер ханым фикеренчә, фильмның дәвамында, һичшиксез, Руслан Кираметдинов та катнашырга тиеш. Ул бу хакта Русланның үзенә дә язып җибәргән. Кираметдинов кызыклы хат белән сторисларында бүлешә.

«Руслан Кираметдинов белән икенче сериясен көтәбез. Руслан кайтып, башта – Нәгыймованы, аннан Яруллинны тәрәзәдән ата да калган артистлар белән хәмер эчә. Аннан Русланны Ринат Рахматуллин янына колониягә ябалар. Алар анда икәүләп дуэт җырлыйлар. Элвин Грей аларның хәлен белергә килә һәм андагы сакчы ханымга гашыйк була. Аларның улы туа. Аңа Александр I дип исем кушалар да «тәпиен» бергәләп юалар. Руслан, Ринат белән бергә өч тавышка җырлыйлар», – дип язган ул.

Руслан Кираметдинов бу фикергә җавабын көлеп тора торган смайллар белән генә аңлаткан.

Сез мондый фильм карарга теләр идегезме?

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 7 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Маратнын хатыныда икенче ир белэн йори торган булсвн нишлэр иде микэн Марат ?????
  • 7 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Бик дорес язмалар килешэм Яруллиннар Русланнын семьясын боздылар бик дорес язганнар
  • 6 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Ул бик тэрле кеше, килде китте сорауларга жавап биреп тормый, смайлик инде. Да Яруллиннын эниисе турындада дэрес фикер язганнар.
  • 5 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Русланны бу Яруллиннар белэн курэсе килми.Эле энисе укытучы булгач топле ,мэгьнэле хатын дип уйлаган идек,ботенесе бер сорттан икэн.Русланнын семьясыжимерелде шулЯруллин арасында,ике баланы шундый атадан ятим итте.
  • 5 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Юк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100