Мәхмүт Хәсәнов
«Язгы аҗаган»
Бу күптармаклы, зур күләмле роман хатирәләр рәвешендә язылган. Әсәрдә 1922 – 1957 еллар аралыгындагы вакыйгалар тасвирлана.
Аны иң изгәне, өзгәләгәне – үзенең тораташтай битараф калуы иде. Ир-егетләрчә саубуллаша да белмәде бит ул үзенең бердәнбере белән. Шунда: «Гөлүсәм! Минем сине соңгы сулышымда да онытасым юк… Галәм итендә китсәң дә яныңа барырмын, җир асларыннан юллар салып булса да эзләп табармын!» – дип кенә кычкырасы кана. Юк бит, юк!.. Ихтыяры богауланган кеше сыман, шул адымны да эшли алмады бит ул. Ничек итеп уфтанмыйсың да, ничек итеп үкенмисең ди!.. Ә бит аларның мәхәббәт якты иде, саф иде, изге иде, мәңге онытылмаслык җырга тиң иде.
Тиздән, тагын берничә минуттан ул үзенең Гөлүсәсе белән очрашыр… Тик бер генә тапкыр күрәсе иде дип, күпме гомер хыяллануын, акылдан шашу дәрәҗәсенә җитүен Гази үзе генә белә. Нинди хикмәттер, кавышу минутлары якынайгач кына, әлеге тәкатьсез теләге, кинәт кенә каядыр арткарак чгеп, икенче бер хис белән алышынган сыман булды. Ул каушый калды. Гүя аңа беренче мәхәббәт белән түгел, ә вөҗданы белән күзгә-күз очрашасы бар кебек тоела башлады. Әлеге уй туу белән, Газиның йөрәге яңадан урыныннан купты, шундый какты, күкрәгенә сыймый башлады. Яңадан: «Аңымны гына җуймасам, һушымнан гына язмасам ярар ид», – дигән уй биләп алды аны.
Шулчак ниндидер көч урыныннан күтәрде Газины. Аякларын караваттан төшерде. Башы әйләнүгә, күз аллары караңгылануга түзәр чама юк. Шулай да ул, үз-үзен көчләп диярлек, карават башына тотынды аягүрә басты. Башта стенага, аннан өстәл кырыена ябышып, көзге каршысына килде. Әмма үз-үзен танымады. Аңа таба сакал-мыек баскан, күзләре эчкә аткан бер таныш булмаган адәм заты карап тора иде. «Әй-йе, чыкмаган бер җаның гына калган… бу кыяфәттә Гөлүсә күзенә ничек күренерсең?..» – дигән уй чагылып китте аның башыннан.
Хәсән Сарьян
«Бер ананың биш улы»
Әсәрдә туганнарның бер-берсенә мөнәсәбәте, ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, эчкечелек, гаилә алдындагы җаваплылык, сугыш китергән афәт сурәтләнә.

Икенче көнне әнинең чәче ап-ак булып агарып чыкты.
Мин Раббани абыйны күмеп кайтышлый ук кибеткә кереп бер яты аракы алып чыктым. Өйдә дә бар иде, барлыгын. Ләкин мин үзем алдым. Өйгә кайткач өстәлгә утыртып куйдым. Тутырып бер стакан салдым. Эчкәч җиңел була диләр бит… калтыранган куллары белән – әни карап тора. Аның инде миңа сүз әйтергә хәленнән килми. Иреннәре генә: «Ник эчәсең? Ник эчәсең?» – дигән төсле, куркып дерелди.
Менә биш туган идек. Раббани абый белән Мирза абый сугыштан, тәннәренә пуля түгел, шырпы да тими кайтканнар иде. Базарларда бер без генә, бөтен базар өстеннән калкып, бер-беребезне күреп йөри иде… Булмаган да сыман беттеләр… Биш туганнан икәү калдык. Каян табыйм мин хәзер андый туганнарны?! Нигә тотып камадым мин Раббани абыйны?! Аһ!..
Мин алдымдагы стаканнан алып, интегә-интегә эчеп бетердем дә, кинәт бик нык башым китеп, өстәлгә капландым.
Ал мине, газиз җир, җылы куеныңа!.. Ал!.. Салкын туфракларың белән суыт кайгыларымны!..
Минем туйда Раббани абый да нәкъ шулай елаган иде.
Чү, балам, ипле сөйләш… – дип, әни телгә килде.
Мин инде, елаудан туктап, тагын шешәгә үрелдем Шунда беләзегемнән каты иттереп Әдрән килеп тотты.
Җитте, абый!
Мин күтәрелеп әнигә карадым.
Их, инәй! Балаларыңның үлемен күреп үләр өчен генә тудыңмы әллә син дөньяга?!
Сабыр бул, лым. Без күрәсене бер күрмичә кем күрсен?.. – диде әни.
Бу кайгыларга ничек түзеп торасың икән акылдан язмыйча!..
Тәүбә диген улым!.. Мин кылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?.. – диде әни.
Гөлчәчәк Галиева
«Газзәбану»
«Ир бирмәк - җан бирмәк» – катлаулы тормыш өчпочмаклары турында роман.
Улы белән мәш килгән иренә дә, күңлендәге иң авыр сорауларга җавап таба алмаммы дигәндәй, сөзеп-сөзеп карап алды. Өстендәге затлы постаудан, тезләренә кадәр озын итеп тегелгән, ябык якалы чем-кара казакие, тирән эчле биек баш киеме (фәс), аягындагы ялтырап торган читек-кәвешләре һәм нәкъ байларныкы сыман җибәрелгән купшы мыеклары – бары да Нургалине танымаслык итеп үзгәрткән. Үзен тотышы, хәтта аяк атлаулары да ят булып күренде. Нургали улын кысып тоткан килеш икенче кулы белән хатынының иңнәрен кочып алды. Әмма, аннан килгән нәзакәтле хушбуй исе дә, үзен тартыныбрак тотуы да ят иде. Маһирәсе карап торгангамы, Нургали, чыннан да, элеккечә бөтен күңеле белән ачылып китә алмады.
Газзәбану, иренең бу аңлаешсыз халәтеннән гасабиланып:
Нәрсә булды сиңа, хәзер ми нишләргә тиеш? Баланы да ятим… – дип башлаган сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, кайнар күз яшьләренә тыгылып, әтисе кулында утырган улына капланды. Нургали тиз генә баланы җиргә бастырды. Күңелендәге бар җылылыгын биреп, сөеклесен юатмакчы булды. Әмма соң иде инде. Аның йөзе буйлап гөрләвектәй акка күз яшьләрен туктатырга, ай-һай, кемнең генә көче җиткән булыр иде икән… Ул бу хәлендә көндәше белән йөзгә-йөз очрашырга теләмәде. Тиз генә ире кулыннан ычкынып, йөгереп диярлек өйгә кереп китте. Газзәбану артыннан ишетелеп калган көмеш чулпыларның чыңлавы Маһирә колагында, үзәк өзгеч моң булып, озак, бик озак сакланды. Ул Нургалигә ияреп авылга кайтуына үкенеп тә куймады микән әле.
Газзәбану үзеннән соң ишек алдында ниләр булганын: каенанасының улы белән елап күрешкәннәрен, икенче киленен мөлаем каршылавын – берсен дә күрмәде. Чаршау артындагы мендәренә капланып: «Юк, юк, ул инде минеке түгел, башканыкы – Маһирәнке… Ә мин, җүләр, нәрсә дип монда калдым соң? Шушы ачы газапларны күреп яшь түгәр өченме?» – дип өзгәләнеп елады да елады.
Көндәшенең дә тиз генә өйгә керергә аягы тартмады бугай. Моны башкалар да сизде булса кирәк, ишегалдында озаграк юану җаен карадылар.
Якуб Зәнкиев
«Иртеш таңнары»
Романда себер татарларының тарихы, үткәннәре гыйбрәтле язмышлар аша мавыктыргыч бәян ителә.
Санияне күрүгә аның күңелендә җил-давыллар уйнады. Бердән, үзенә баш бирмәгән сылу хатынның алам-салам киемнәргә төренеп, нурсыз күзләрен нәүмизләндереп текәлеп торуы ошады. Икенчедән, Айсетдин җиңүчеләр арасында! Ул җиңүчеләр затыннан!..
Зоналарны үткән хатын-кызга чучка исе сеңгәнен дә, аларның түбәнлеген дә, байтагының «ә» дигәндә, «мә» дип, ыштан салырга торуларын да белә Айсетдин. Хатын-кызга мохтаҗлык юк иде югын. Тамак тәмугка да кертә! Күңелендә ямьсез бер төен булып килгән Сания дә хәзер йөгереп аның янына килеп итәчәк, аның итек башларын ялый-ялый ярдәм сораячак. Бер кыерчык икмәк бәрабәренә тәнен үзе тәкъдим итәчәк.
Итекләрен ялтыратты Айсетдин, иртән бер кырынган булса, тагын бер мәртәбә чистарынып алды, әзерләнде. Муенына, чәчләренә, учы-учы белән хушбуй сипте. Үзенә-үзе чиксез сокланып, тар, җитлекмәгән чебеш күкрәген алга бүлтәйтеп йөреп маташканда ишек ачылды һәм аннан юаш кына атлап Сания килеп керде. Әле генә корган матур планнар әллә кая очып таралды. Айсетдин көткәнчә Сания җебеп төшкәнгә бер дә охшамаган иде. Дөрес, ябыккан, беләкләре юкарып калган, күз төпләренә күгелҗем пәрәвезләр сарган. Алай да күзләре элеккедәй матур, эчке бер нур белән яктырып яналар. Идәнгә дә ташланмады Сания, елтыр итек башларын да яламады, ишек катын басып, озынча, туры муенын күрсәтеп, башын чак кына артка ташлады. Бу кыяфәт, бу караш Айсетдингә ошамады, ул үзенең шушы хатын алдында түбәнсенүләрен аермачык хәтеренә төшерде, Саниянең каршысына килеп басты. Юк, Сания анда да чигенмәде, нидер көтепме, аңа багып катты. Айсетдин иелде, бармак очлары белән Саниянең күлмәк итәген күтәрде һәм тонык тавыш белән: «Нигә ыштан киеп кердең минем янга?» – дип кычкырып җибәрде. Менә шунда инде Сания каушады, бермәлгә эреп, югалып калды. Ләкин бу мизгел озакка бармады. Күңеле катна иде аның. Айсетдиннән ярдәм өмет иткәне өчен горурлыгы үртәлде һәм ул салмак, җитди-сабыр тавыш белән, нәфрәтен һәм җирәнүен ап-ачык белдерде: «Байтактан үз телебездә сөйләшкәнне ишеткәнем юк иде, татар теле сагындырды. Әмма ләкин сагынылган телдә беренче итеп шундый оятсыз, шулкадәр ямьсез сүзләр ишетермен дип уйламаган идем», – диде.
Бу сүзләр әкрен яңгыраса да, шундый эчке көчкә, чиксез кодрәткә манылып чыкты ки, явызланган Айсетдиннең ирлеге шундук сүнде, гомере буе баллы ашаган, кәнфит суырган Айсетдин элеккеге мәми авыз, маңка малай булды да калды…
Нур Әхмәдиев
«Мөнирстан»
Роман катлаулы тормыш юлы узган ачы язмышлы Мөнирҗан исемле ир-ат турында. Әсәр ил фаҗигасе, заман әхлагы һәм кеше язмышы хакында.
Ашкынып килгән хатынның сизгер күңеленә шом керде Мөнирҗанга ни булды икән? Кемнән сорарга, кемнән белешергә?
Кызын ияртеп, ул урамга чкты. Тик урамда да эттәй җан иясе күренмәде. Көпә-көндез авылда кеше табам димә: халык йә эштә, йә өендә. Көтү кайтыр алдыннан гына авыл бер җанланып ала да, яшьләр клубка чыга башлаганчы, тынып тора.
Кая барырга белми аптырап торганда, зират тыкрыгыннан туп тибә-тибә ике малай килеп чыкты. Бала-чаганың белмәгәне юк, ни әйтерләр икән.
Ул ялгышмады.
Егетләр, Мөнирҗан абыегызның кайда икәнен белмисезме? – дигән соравына башта бераз сәерсенеп тордылар: олы башың белән, янәсе, шуны да белмисең. Аннан калкурагы әйтте:
Үлгән ул, апа. Аны Азнакайга ярырга алып киттеләр.
Малай әйткән сүзнең мәгънәсе Рәмзиягә аңына шунда ук барып җитмәде.
Үскәнем, ни дидең? Зинһар, шаяртма, мин бит чынлап сорыйм…
Малай күзләрен челт-челт йома-йома җавап бирде:
Мин дә чынлап әйтәм, апа. Әти шулай диде.
Рәмзиянең аяк астында җир убылды. Хәзер инде ул нинди фаҗигагә тарыганын бөтен тирәнлеге белән аңлады: бу малайның сүзләре хактыр – бала-чага моның ише чакта алдамый ул. Мөнирҗан юк, Чулпанның бер тапкыр да күрергә өлгермәгән әтисе үлгән. Сәгать менә ни өчен туктап калган икән. Коточкыч!
Күрешү өмет итеп ничә чакрымнан килгән, әле генә кояш кебек балкыган хатынны яшен суктымыни – күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. Бер кулына Чулпанны җитәкләгән көне Мөнирҗаннарның ыңгырашып ачылган капкасыннан көч-хәл белән кереп, баскычка утырды һәм күз яшьләренә буылды. Ул аларны тыярга тырышмады, энҗе яшьләр тәгәри бирде. Соңарып кына килә язган бәхетне Ходай Тәгалә ник аңардан кызганды икән? Кечкенә генә бәхетне…