news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарча Егор Крид» – Марат Яруллин яңа образын күрсәткән

news_top
«Татарча Егор Крид» – Марат Яруллин яңа образын күрсәткән
Фото: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Марат Яруллин виртуаль дусларын видео-фотолары белән соңгы арада аеруча да еш куандыра башлады. Менә җырчы тагын яңа фотосессиясе белән уртаклашкан. Бу юлы ул – очучы образында.

«Очабызмы? Концертларга әзерлек тулы көчтә бара», – дип язган Марат әлеге фотолар астына.

Гадәттәгечә, яшь җырчы егеткә кызлардан күпсанлы җылы комментарийлар килгән. «Мондый очучы белән очабыз, кәнишне», «Әлеге форма сезгә нык килешә», «Синең белән – хет җир тишегенә», «Ва-а-ау!», «Текә!» – дип язганнар.

«Поймай меня, если сможешь» фильмыннан кадрлар кебек», «Ди Каприо», «Татарча Егор Крид», – диючеләр дә булган.

«Очучы образы сиңа бара. Берәр кинода очучы ролен уйнарга кирәк», – дип тәкъдим итүче дә бар.

Фотолар: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар