«Татарча белмяс...» Ни өчен артистлар үз җырлары тышлыкларында татарча дөрес язмый?
«Интертат» журналисты татар эстрадасы җырчыларының альбом тышлыкларында күренгән күңелсез тенденцияләр турында уйлана.
Җырчы үз иҗатын сыйфатлы рәвештә тыңлаучысына җиткергәнче озак вакыт эшли. Күпләргә аңлашылып та бетмәгән «аранжировка», «мастеринг», «саунд-продакшн» кебек сүзләр – моңа сәбәп.
Саналганнардан кала җырның тагын бер мөһим детале бар. Ул да булса – тышлык. Яңа чыккан җырны яки альбомны беренче булып тыңлаучы күзенә көй дә, сүзләр дә җиткерми – барыбыз иң башта күз белән ярата. Җырлар очрагында да беренче булып күзгә аның тышкы ягы – ягъни тышлыгы ташлана.
Соңгы елларда татар эстрадасы артистлары үз җырларының тышлыгын ясауда зур прогресска иреште. Күзгә ягымлы һәм кызык итеп ясалган җыр тышлыклары көннән-көн арта. Менә сезгә берничә мисал:
Ләкин бер яктан алга китеш күренсә, икенче яктан артта калу башлана икән. Матурлыкка артык бирелеп, татар җырчысы һәм аны тыңлаучы күзенә нәрсә күренми башлады? Әйдәгез, аңларга һәм бу – тенденция масштабын алган күңелсез хәлдән чыгу юлларын эзләп карыйк.
Радиодан – стриминг сервисларга!
Сүзгә керешкәнче, башта җырчыларның бүген үз җырларын кайсы платформаларда урнаштырганын ачыкларга кирәк, чөнки бу проблеманың килеп чыгуына бер сәбәп булды. Бүген Россиядә иң популяр стриминг платформалар: «Apple Music», «VK Music» һәм «Яндекс Музыка».
Элек стриминг сервислар ролен радио башкарды. Алар арасындагы аермага тукталсак, стриминг сервислар тыңлаучыга нинди җыр тыңлауны көчләп такмый, тыңлаучы кемне һәм нинди җыр тыңлауда ирекле. Артистка исә бу платформалар үз иҗаты белән бүлешүне генә түгел, ә акча эшләүне дә мөмкин итә.
«Яндекс Музыка» кебек стриминг сервис артистның үз платформасында 1 җыры тыңланган өчен – 6, «VK Music» – 8, ә «Apple Music» – 21 тиен түли. Июль аенда, мәсәлән Гүзәл Уразованы «Яндекс Музыка» сервисында 153,712 кеше тыңлаган, гади генә санаганда, 0,06*153,712=9,222 сум чыга. Һәм бу сан – артистның битенә кереп, аның 1 генә булса да җырын тыңлаучылардан килеп чыккан сан. Аңлашыла ки – кеше бер җырны көнгә 5-10 тапкыр тыңлый ала, шуңа күрә бу сан әле 4-5 тапкырга артырга да мөмкин. Шулай ук бу – бары тик бер сервис күрсәткечләре, рәсемдә күрсәтелгән барлык платформаларның күрсәткечләрен кушсак, популяр артист аена – 300,000 сумнан башлап акча эшли ала.
Стриминг сервисларның уңай яклары инде әйтелде. Алар артистка үз иҗаты белән бүлешеп акча эшләргә, ә тыңлаучыга нәрсә тыңлауда ирек бирсә дә, аларның эшләнеп бетмәгән яклары да бар. Аларын милли эстрада эчендә барган күңелсез тенденцияләр күрсәтә.
Мисал өчен, татар эстрадасын алсак, шушы сервислар барлыкка килү белән, артистлар үз җырлары тышлыкларында сәер хаталар ясый башлады. Бу нәрсә белән бәйле? Төгәл җавап бирүе авыр, ләкин шулай да, әйдәгез эстрадабызда барган күңелсез тенденцияләргә күз салып, аларга җавапны бергә эзләп карыйк.
Тенденцияләр: исем-фамилияләр урыслаша
2000-2010 елларда татар җырчысы үз альбомы тышлыгында исем-фамилиясен рус телендә язганны күз алдына китерү авыр булгандыр. Шулаймы? Бу мәкалә язылганда да, кызык өчен, без шул елларда чыккан альбом тышлыкларын карап чыктык. Чыннан да, артистлар үз исемнәрен саф татар телендә язган. Ә бүген? Русча чип-чи татар акценты белән сөйләшкәне дә, өлкән буыны да рус телендә яза...
Яшь артистларга килгәндә, алар гомумән моңа артык игътибар бирми.
Бу урында тукталып, ни өчен стриминг сервислар бу проблеманы шундый масштабларга җиткерүен әйтү кирәк. Мисал өчен, параллель галәмдә Фирдүс Тямаев дигән артист җыр яздырта һәм шул җырны бер популяр сервиска кертергә уйлый. Әгәр ул үз исемен сервиска татарча ФирдҮс дип кертсә, аны эзләгән кеше, телефон яки компьютерында рус төймәләре генә урнашуы аркасында, аны ФирдУс дип яза һәм ахырда аны хәтта таба алмаска да мөмкин. Дөрес, әгәр артистның исеме генә башкача язылса, тыңлаучы аны фамилиясе аша да эзләп таба алачак, ләкин эшне бу хәлгә җиткермәс һәм иң мөһиме – тыңлаучыны югалтмас өчен, артистлар, татар теленнән баш тартып, баштан ук рус телендә яза. Менә шулай. Яраклашабыз...
Ярый, монысы аңлашыла, һәм бу хәлне бүгенге глобальләшкән дөньяда кабул итергә дә була, ләкин тышлыкта татарча язып була бит! Ул бит фото, эзләгәндә күренми. Ләкин юк! Анда да рус телендә чәпиләр. Әле алай гына түгел, кайбер артистлар татар телендә язып та, сәер хаталар ясый.
Мисал өчен, Җәләлиев фамилияле артист ЖЭлЭлиев, ә Илгәрәй – ИлгЭрЭй булган... Хөрмәтле артистлар, сез «Ә» хәрефе белән танышмы? Тышлыктагы фотода исемеңне саф татар телендә язу тыңлаучыга артистны табуда берничек тә комачауламый бит. Проблема нәрсәдә икән соң алайса?
Бу күңелсез хәл – җыр тышлыкларында көннән-көн артканга күрә, татарның: Гүзәлия, Әнвәр, Ләйлә, Гөлсирин, Рөстәм, Гүзәл һәм Ләйсән кебек матур исемнәре урыслаша. Алар хәзер: Гузелия, Анвар, Лейла, Гульсирень, Рустем, Гузель һәм Лейсан. Фамилияләр белән дә шул ук хәл.
Тенденцияләр: «Ө» урынына «О», «Җ» урынына «Ж», «Ә» урынына «Э»
Исем-фамилияләр турында сөйләштек, хәзер артистларның җыр һәм альбом исемнәренә күчик. Анда кайвакыт бөтенләй сәер әйберләргә тап буласың. Мисал өчен, Ришат Төхвәтуллинның «Яндекс Музыка» платформасындагы битенә кереп, барыбызга яхшы таныш булган җыр тышлыкларына күз салыйк: «СиннЕн башка», «ТОтеннЭр», «Жанкай Жанаш», «ЧишмЭ моНы», «Егет моНы», «СОю ГОле», «Аккошлар мЭхЭббЭтЭ» һ.б.
Соңгы елларда бу хәл Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, Фирдүс Тямаев, Ильмира Нәгыймова кебек популяр артистларның җыр тышлыкларында да еш күренә. Әгәр бу хата бер генә тапкыр ясалган булса, сүз әйтү дөрес булмас иде, ләкин кайчан ул системалы рәвештә кабатлана башлый, монда инде үзегез аңлыйсыз…
Проблеманы хәл итә алырлык дүрт юл...
1. Иң гади юл: Тышлыкта бернәрсә язмау.
Әгәр эш шушы хәлгә җиткән икән, моннан иң гади чыгу юлы – җыр тышлыгына бернәрсә язмау. Соңгы елларда мәсәлән Ильмира Нәгыймова, Салават Фәтхетдинов кебек артистлар шулай эшли. Гади юл, ләкин гади – дөрес дигән сүз түгел. Җырның да үз традицияләре бар, һәм алар бай. Җыр – ул көй һәм сүзләрдән генә тормый, аның тышлыгы да – элек-электән мөһим һәм кирәкле детале.
2. 50/50 юл: Бөтен татар җырларын җыйган һәм татар телендә ясалган стриминг сервис барлыкка китерү.
Дөрес, бүген мондый идеяләр күпләргә мәгънәсез булып күренергә мөмкин һәм аны тормышка ашырырга теләп торучы да юк, шуңа күрә мондый хыяллар буш, дигән нәтиҗә ясап була. Артистлар да үз тыңлаучысын инде булган платформаларда җыйды, ә тыңлаучы җыр тыңларга ияләшкән сервислардан яңасына күчүне шулай ук мәгънәсез итеп күрәчәк.
3. Бәхәсле юл: Тышлыкларны латин графикасында ясау.
Бу юлны әле ерак 2006 елда, беренче булып, «Әллүки» дип исемләнгән альбом тышлыгында Зөлфия Камалова кулланган иде. Бәхәсле юл булса да, бүген татар эстрадасының кайбер андеграунд артистлары үз җыр тышлыкларын тулысынча латин графикасында ясый.
Шулай ук бу юл бүген актив рәвештә казах эстрадасында кулланыла, чөнки алар, ил күләмендә 2017 елда кабул ителгән закон нигезендә, 2025 елдан тулысынча латин графикасына күчәчәкләр. Татарстанда исә, мондый омтылыш 1999 елда ук булса да, бу хыяллар билгеле сәбәпләр аркасында чынга ашмады…
4. Иң авыр юл: Артист, үз өстенә җаваплылык алып, үз иҗатының һәрбер деталенә игътибарны арттыру.
Саналган 4 юлның соңгысы гына тормышка аша алучан кебек, ләкин үз өстеңә җаваплылык алу – ул шулай ук авыр әйбер. Безнең халыкта бигрәк тә...
***
«TMTV», «Мәйдан», «ТНВ Планета» каналларында барган концертларны караган әбиләр, гадәттә, сәхнәгә чыккан артистлар турында: «Үләм, нәрсә киеп чыккан инде бу?», «Ысразу чишенеп кенә чык инде син!», «Карале, бөтенләй җырлый белми бит бу!» дип тәнкыйтьләгән сыман, мин дә үземне бу мәкалә ахырында шул әбиләр рәтендә тоя башладым. Мин дә бит: тәнкыйтьләдем, артистларның ничә сум эшләгәнендә казындым. Шуның белән бетерергә дә буладыр, тик...
Дөресен әйткәндә, бу мәкалә бер артистны да тәнкыйтьләү, аннан көлү өчен язылмады, ә бары бүген татар теле болай да авыр хәлдә булганда, аны үз кешеләребез тагын да моңсурак хәлгә куюына борчылып сызылды. Нәтиҗәне һәркем үзе ясый, без бары тик мондый проблеманың булуы һәм аны төзәтү өстендә уйланырга чакырабыз, кем белә – бәлки, нәрсәдер үзгәрер...