«Татарбашмы, баштатмы?» — башкорт белән татардан туган бала кем була?
Башкорт блогеры Ильяс Батыргариев Тик-токка милли темага ролик куйган.
«Безнең өйдәге мәңгелек тема. Менә мин башкорт, ә хатыным үзен татарга саный», — ди ул.
«Саный түгел, мин татар», — дип кушыла хатыны.
«Ә безнең кызыбыз милләте буенча кем була инде хәзер?» — дип сораган Ильяс аудиториясеннән.
«Әлбәттә, татар», — дип җавап биргән аңа хатыны.
«Менә ничек сөйләшергә инде аның белән», — дип елмая Ильяс.
Әлеге ролик 800дән артык комментарий җыйган.
«Кызыгыз баштар була инде, болай булгач», — дигәннәр.
«Татарбаш була», — дигән вариант та тәкъдим иткәннәр.
Күпчелек милләт әтисе ягына карап бирелә дигән фикердә.
«Әтисе башкорт булгач, башкорт була. Менә мин мишәр, улым да мишәр», — дип язган берәү, мишәрне аерым халыкка санап.
«Милләте буенча башкорт, әмма татар каны ага»;
«Башкорт була. Күп халыкларда милләт әти ягыннан күчә», — дигәннәр.
Икенчеләре бу фикер белән килешми. Блогерга кызының татар булып үсәчәгенә шикләнмәскә кушканнар.
«Һич икеләнмәгез, татар була. Чөнки әни кеше үз халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен баласына да тапшырып калдыра»;
«Бала хатын-кыз милләтен ала. Минем ирем рус, балалар үзләрен татарга саный. Казах кызларына өйләнделәр»;
«Милләт ана сөте белән керә ул», — дигәннәр.
«Ул үзен татар кызы ди бит. Брат, шуның белән барысы да аңлашыла инде.
«Мин татар, хатыным яртылаш немец, аз гына чуваш, әрмән каны да ага. Ә безнең балалар әйбәт кешеләрдән туган мәхәббәт җимешләре»;
«Минем ике малай. Олысы, характеры буенча — башкорт, кечесе — татар»;
«Сезнең гаиләдә кем баш икәнлеге шунда ук күренә», — дигән комментарийлар да бар.
Берсе: «Өйгә милләтчелек кертмәгез. Сез, беренче чиратта, кешеләр. Бер-берегезне яратыгыз, хөрмәт итегез. Ә милли сорауларны сәәясәтчеләргә калдырыгыз», — дип киңәш иткән.