Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабан туе: сугыш чорында үткән, ковид вакытында узармы?

Быел Татарстанда Сабантуйлар үткәрелерме? Район башлыклары, оештыручылар, артист халкы нинди өмет белән яши? «Татар-информ» хәбәрчесе халыкның бәйрәм алды кәефен белеште.

news_top_970_100
Сабан туе: сугыш чорында үткән, ковид вакытында узармы?
Рамил Гали

Быел, коронавирус таралу сәбәпле, массакүләм мәдәни чаралар күчерелде яисә бөтенләй үткәрелмичә калды. Шулай да, Татарстанның төрле районнарына шалтыратып сораштыру уздырганнан соң, Сабантуйның үткәрелү ихтималы зур икәне аңлашылды. Халык сүзләренә караганда, Сабантуй Татарстан районнарында 20 июньдә, ә авылларда 21 июньдә үткәреләчәк. Тик барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карарын көтә.

«Бергә-бергә үткәреп җибәрик әле, диючеләр бар»

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова җырчыларга районнардан шалтыратып, мөрәҗәгать итүчеләр булуын сөйләде:

Әлбәттә, артистлар да Сабантуйларны көтә. Ул бит бәйрәм генә түгел, кәсебебез дә. Ахыры хәерле булсын дип телим. Нәрсә булып бетәчәген белгән юк, заманалар буталды. Хезмәттәшләр белән дә шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. Яшерен-батырын түгел, 20 июньдә булыр дигән сүзләр йөри, кайбер районнардан элемтәгә чыгалар. Төгәл буламы дигәнгә, әле сорау астында, диләр. Бергә-бергә үткәреп җибәрик әле, дигән кешеләр бар.

«Сабантуй була калса, кичтән үк башларга исәп бар»

Иганәчеләр тарафыннан оештырылган Сабантуйлар бар. Мисал итеп, Әлки районы Иске Алпар авылын әйтергә була. Көрәш буенча район Сабан туе батыры, эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин милли бәйрәмне үткәрергә үзәк мәйданның әзерләнүен җиткерде:

Районнарда була дип әйтәләр, авылларда да булыр дип ышанабыз. Район башлыклары, ярдәм сорап, иганәчеләргә хат язган, шуңа да булмыйча калмас. Әмма барысы да Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның карарыннан тора.

Без акрынлап әзерләнергә тотындык, эскәмияләр урнаштыра, утлар куя башладык. Мәйдан матурлана: агачлар утыртылды, хәзер ул чәчәккә күмелде. Булсын, дип әйтәбез инде. Әгәр Сабантуй була калса, кичтән үк башларга исәп бар.

Көрәш буенча дөнья чемпионы Раил Нургалиев Сабантуйны көрәш булганга күрә генә ошатуын әйтте:

Быел Сабантуй булачак, ләкин халык аз килер, кешеләрне кертмәсләр дип уйлыйм. Онлайн форматта да үткәрелүе ихтимал. Сабантуй миңа көрәш булганга күрә генә ошый. Тик утырырга вакыт та юк анда. Сабантуйда син йә көрәшәсең, йә утырасың. Мәйданнан ярты сәгатькә китәсең икән, нәрсә булганын белмичә дә каласың. Туңдырма ашап йөри алмыйсың, гел бәйге үткән мәйдан янында булырга кирәк. Алайса, кызыгы да калмый.

«Халыкның күбесе үткәрмәү яклы»

Арча районы Сикертән авылында, Сабан туе мәйданын пычрата дип, бозау арканлатмый торалар икән. Авыл җирлегендә бу мәгълүматны расламадылар да, кире дә какмадылар.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев бу мәгълүматны раслады:

Үзем яшь вакытта Сабантуй җирендә бозау арканлаучылар бар иде, мәйдан Сабантуйга берәр атна кала җыештырыла, аның куркынычы юк. Бәйрәмгә матур аяк киеменнән чыккан кешеләр өчен рәхәт булмас, шуңа да Сикертән авыл җирлеге башлыгына да әйтәсе булыр.

Язгы кыр эшләре вакытында тракторчылар, агроферма башлыклары белән дә очраштым, халыкның 60-70 проценты коронавирус чорында Сабантуй үткәрү кирәк түгел, диде.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин:

Сабантуйлар буламы, юкмы дип, халык һәрвакыт сорап тора. Без үткәрергә әзер. Рөхсәт булса, халыкның кәефен күтәрергә исәп бар. Июньдә булмаса, июльдә булыр. Сабантуйларда үзебез дә көрәшеп йөрдек. Ул минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Балачактан көтеп ала идем, шуңа күрә, үткәрсәк, яхшырак булыр.

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:

Халык Сабантуйны ел саен көтеп ала. Әмма быел милли бәйрәмне үткәрмәсәк тә ярыйдыр. Президент указ чыгарса, ясыйбыз. Буладыр дип ышанып калабыз. Июнь ахырларына илдәге вазгыять тынычланса, минемчә, Сабантуй үткәрергә мөмкин.

«Чувашиядә әзерлекләр бара»

Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, халык әмер биргәнне генә көтеп тора, Сабантуйга алар 100 процент әзер:

Коронавирус белән вазгыять ничек хәл ителер инде… Әгәр дә июньдә үткәрергә ярый дисәләр, июньдә үткәрәчәкбез. Халык көтеп кенә калмый, әзерлекләр бара. Без Сабантуйга әзер, команда гына көтәбез. Килүче районнар белән дә сөйләшенгән, алар да әйткәнне генә көтеп тора. Ул бит гади бәйрәм генә түгел, бер-берең белән күрешә торган чара. Шыгырданда, Урмайда һ.б. татар авылларында башка елларда Сабантуй гөрләп үтә иде. Ул халыкның гадәтенә кергән.

«Күңелем белән Сабантуйны көтәм, ләкин иремне ташлап бара алмыйм»

Шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлнур Айзат Сабантуйга бара алмавын, ләкин һәрвакыт халык белән бер дулкында булуын әйтеп узды:

Сабантуй турында әйтүче, сүз кузгатучы юк. Быел артистлар җыелган запасларны ашап бетергән булсалар, хәзер ничек яшиләрдер?

Ирем авыргач (Буа муниципаль районының элекке башлыгы Азат Айзатуллов — авт.), соңгы өч елда Сабантуйга барганым юк. Ирем башлык булганда Сабантуйны үткәрергә үзем дә булыша идем, мәйданга чыгып сөйләнәсе шигырьләрне үзем язып бирдем, программаны да төзештем.

Авылда яшәгән чакта Сабантуйның барлык ярышларында катнаша килдем. Көянтә белән йөгерә, капчык белән сугыша идем, озынлыкка да сикердем. Бер елны Сабантуйда катнашып, унсигез бүләк алып кайткан идем. Гомумән, көрәшне, батырлар парадын яратып карыйм. Ун яшьтә җыр җырлаган өчен кәрзин биргәннәр иде, мин аны әлегәчә кадерләп саклыйм.

«Бу бәйрәмне үз халкым белән очраша алу өчен яратам»

КФУның дүртенче курс студенты Ләйсән Хәерова:

Мин туган авылым — Әлмәт районы Мәмәт авылындагы Сабантуйны һәр елны көтеп алам, чөнки өйгә бер ел күрешмәгән туганнар җыела. Ә Сабан туе үтә торган әрәмәлеккә гомергә дә танымаслык булып үзгәргән дус-ишләр, шәһәрдән кайтып тулган кунаклар, иң яхшы кәчтүм-чалбарын кигән авыл агайлары, чуклы-чаклы аллы-гөлле күлмәкләрен дөньяга күрсәтергә алып чыккан апалар (гәрчә һәр елны Сабантуй көнне яшенләп яңгыр яуса да), бер-берсе белән әле танышып кына килүче, ләкин иң яхшы дуслар булып китә торган балалар, ак яулыкларын каты итеп бәйләгән, яшьләрне күзәтеп-күзәтеп тә танымаучы әбиләр, сәхнәгә менеп, микрофонны сызгырта-сызгырта, ләкин аннан да уздырып, кычкырып шигырь сөйләүче бәбиләр, көрәшергә дип йодрыкларын әзерләп торган малай-шалай, ялтырап торган герләрне биетүче гайрәтле абзыйлар, көянтәне канаттай гына итеп иңнәренә салып йөгерүче апайлар җыела.

Авылның күрке — халык. Сабан туеннан соң фотоларны караштыргалыйсың да, меңләгән кешеләрнең йөзендә елмаю чагылуын күрәсең. Гармун сузучысы да — халык, беренче булып килгән атның хуҗасы да — халык, тирә-юньне дер китереп, дәртләнеп биюче дә — халык. Сабан туен мин нәкъ менә үз халкым белән очраша алу өчен яратам.

«Сабантуйны сугыш вакытында да үткәргәннәр»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, Сабантуй идеологик корал буларак кулланылганга күрә, халык әлеге милли бәйрәмне онытмый.

Сабантуй 1962 елда ТАССРның Коммунистлар партиясе өлкә комитетының пленум карары белән үткәрелә башлый. Алтмышынчы елларда Сабан туе чәчүдән соң уздырыла торган була, чөнки колхозлар ныклап урнашып бетә, сугыштан соң төзекләндерелә. 1930нчы еллардан башлап исә Сабантуй идеологик коралга әйләнә.

Сабантуй — бәхетле дә, шул ук вакытта бәхетсез дә бәйрәм. Идеологик корал булып кулланылмаса, без Сабантуйны оныткан булыр идек. Аның асыл билгесе — җир эшкәртү. Йолаларны гореф-гадәтләргә туры китереп үткәрсәң, яхшырак уңыш алуга өмет зуррак булган. Колхозлашканнан соң, «колхоз малы — мал түгел, әтинеке жәл түгел» дигән җырдагы кебек, халык өчен колхоз җирләре зур әһәмият уйнамаган, ә үз җирләре булмаган.

Утызынчы елларда ул чәчүгә кадәр уздырылган булган. Ә инде 1930нчы еллардан соң аңа бәйле рәвештә парадлар үткәрелә башлый. Халыкның күңеле идеологиягә ияләнә. Сабантуйның төп җаваплы кешесе — партоешма сәркатипләре, идеология бүлеге. Сабантуй ничек үткәрелергә тиешлеге хакында күрсәтмәләр барлыкка килә.

Сабантуй Бөек Ватан сугышы елларында да үткәрелгән. Аның төп мәгънәсе — «без исән, безнең көчебез бар». Көрәш, ат чабышы булмаган, ләкин халык мөмкин булганча уеннарын үткәргән, җыя алган бүләген җыйган. Бөек Ватан сугышында татар артистлары машинага төялеп киткән.

Идеологик корал буларак, Сабантуйны чәчү алдыннан уздыруның кызыгы калмый, механизаторны котларга, савымчыны бүләкләргә кирәк, халыкны зур итеп җыеп булмый, клублар кечкенә. Ә Сабантуй урынына халык үзеннән-үзе бәйрәмгә дип килә. Акрынлап Сабантуйның башлам өлешендә прологлар өстәлә, ул хәзер дә 40-45 минут үтә. Әмма күбесенчә рус телендә бара. Район, шәһәр Сабантуйларында татар теле бик аз кулланыла. Җырлар татарча яңгыраса да, алып баручы күпчелек очракта русча сөйли.

Әмма куркыныч эпидемияләргә халык электән бик сак караган. Андый вакытта бәйрәм үткәрелә икән, ил халыксыз кала бит. Быел Сабантуйлар үтмичә калса да куркыныч түгел дип уйлыйм, — диде Фәнзилә Җәүһәрова.


Якын арада — май ахыры һәм июньдә үтәргә тиешле халыкара сабан туйлары: Киргизиядә Бишкек шәһәрендә ниятләнгән милли бәйрәм, Болгариядә Софиядә Ауропа сабан туе, Ташкентта Азия сабан туе булмаячак, аларны үткәрергә бүгенге көндә рөхсәт юк. «Алга таба фаразлау мөмкин түгел, анысын бер Аллаһ үзе генә белә», — диде Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге сабан туйларына килгәндә исә, аларны үткәрү карарын һәр төбәк хакимияте, җирле татар оешмасы белән килешеп, эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, үзе кабул итә, дип искәртте Шәйхразиев. 

Вице-премьер Татарстан сабан туйлары буенча да ачыклык кертте. «Әлегә бәйрәмнәрне күчерү яисә күчермәү турында карар кабул ителмәде», — диде ул. 

Шул ук вакытта кайбер төбәкләр сабан туйларын онлайн форматта үткәрү идеясен тәкъдим иткән. «Новосибирскидагы милләттәшләребез сабан туен онлайн уздырырга әзерләнә», — диде премьер-министр урынбасары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100