Төркия галимнәре кайгы уртаклаша: «Роберт Миңнуллин - тел һәм әдәбиятның намусы иде»

Роберт Миңнуллинның үлеме сәбәпле, Төркия галимнәре кайгы уртаклаша.

Төркиядәге әдәбият һәм тарих галимнәре күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллинның үлемен авыр кичерүләрен белдерделәр.

Әгәй университеты галиме, филология фәннәре докторы Мостафа Өнәр үзенең социаль челтәрендә Роберт Миңнуллинның үлеменә борчылуын белдереп, аның чын мәгънәсендә халык шагыйре булуын язган.

«Роберт Миңнуллин - тел һәм әдәбиятның намусы иде. Ул язган «Татарларым» поэмасын милли маршка тиңлим. Аның туган җире Сөн буйлары романтиканы белдерү чарасы буларак татар әдәбиятына мирас булып калды. «Сезгә дәшәм, газиз татарларым, алтыннарым минем» дип аһәңле итеп әйтүе бу гөмбәз астында мәңге яңгыраячак», — дип татар халкының кайгысын уртаклашкан Мостафа Өнәр.

Роберт Миңнуллинны беренчеләрдән булып Төркиягә таныткан һәм аның шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, «Татар күңеле» дигән исем белән китап итеп чыгарган Фырат университеты галиме, профессор Әрҗан Алкая шагыйрьнең үлеме уңаеннан болай дип язган: 

«Дустым, татар халкының кыйммәтле улы Роберт абый Миңнуллинның үлем хәбәрен бик кайгырып кабул иттем. Алыштыргысыз шәхес иде. Роберт абыебыз үзенең бик яраткан Тукае, Туфаны, Такташы, Җәлиле янына сәфәргә киткән. Бәлки, алар да Роберт абыйны күреп белсәләр: «Мин Роберт чаклы була алмадым», - дип әйтерләр иде… Югалттык Роберт абыебызны. Аны шигырьләреннән генә эзлисе калды».

Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетының татар-төрек әдәбияты галимәсе, шагыйрә Чулпан Зарипова - Четин аңа Роберт Миңнуллинның үлем хәбәре авыр тәэсир итүен белдерде.

«Роберт абый - минем күңелгә якын зат. Аның белән аралашу җиңел, чөнки ул ипле кеше иде. Чын мәгънәсендә зыялы, кече күңелле шәхес булып күңелдә урын алды. «Кардәш каләмнәр» журналында шигырьләрен тәрҗемә итеп чыгарганым булды. Шигырьләре шул кадәр җанга якын, халыкчан, көндәлек тормыштан алып язылган, күбесе җыр өчен иҗат ителгән кебек. Вафатын халкыбыз өчен зур югалту дип бәялим», — дип, мәрхүмнең гаиләсе, Татарстан һәм татар халкының кайгысын уртаклашуын җиткерде ул.

Анкара университеты теология галиме Ибраһим Мараш үзенең социаль челтәрендә Роберт Миңнуллинның үлеме уңаеннан болай диде:: «Роберт Миңнуллин — бүгенге татар һәм башкорт төркиләре әдәбиятының иң әһәмиятле шагыйре һәм әдибе. Гомере буе ватанпәрвәр булып яшәде. Татар халкының милли һәм рухи байлыгын яшәтү, саклау өчен тырышлык куйды. Гел татарча язды. Бигрәк тә балалар өчен язды һәм балалар шагыйре буларак танылды».

Әдәбият галиме, «Евразия язучылары берлеге рәисе Якуп Өмәроглу «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә:

«Роберт Миңнуллинның үлемен зур борчылу белән кабул иттем. Ул татар әдәбияты һәм мәдәниятенең иң әһәмиятле шәхесләреннән берсе. Аның кайбер шигырьләре «Кардәш каләмнәр» журналында да дөнья күрде. Берлегебезнең Татарстанда үткәргән чараларына Роберт Миңнуллин һәрвакыт теләктәшлек күрсәтте, ярдәм итәргә ашкынып торды. Казанга кайчан гына барсак та, ул безне колачын киң җәеп, дустанә якты йөз белән каршы алды. Үз шигырендә үзе әйтмешли, Роберт Миңнуллин булу җиңел түгел, ул халкы белән күпме михнәтне бергә кичерде, күпме борчуларга күкрәк киереп каршы торды. Һәм һәрчак татар теленең, мәдәниятенең, татар сабыйларының янәшәсендә булды. Ул балалар үзләренә атап шигырь язган шагыйрьләрен беркайчан онытмаячак, аның исемен мәңге яшәтәчәкләренә өметем зур. Татар халкының бу бөек шагыйре Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын, хәсрәтле гаиләсенең, кардәш татар халкының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашам», — диде. 

Афйон шәһәрендәге Коҗатәпә университеты әдәбият галимәсе Гүлшаһ Йылмаз:

«Тукай премиясе лауреаты, татарларның бөек шагыйре бүген ата-бабалары күчкән җирләргә китте. Әдәбият дөньясының кайгысы тирән. Роберт Миңнуллин — әдәбият традицияләре нигезенә таянып, заманча юлдан баручы әдип иде. Ул әсәрләрендә хатын-кызның илаһи көчен, нәфислеген иң оста ачучы татар шагыйре булды. Аның ана темасы аркылы киләчәк буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә тырышуы игътибар җәлеп итте һәм композиторлар аларга музыка язып, искиткеч җырлар тудырдылар. Аның шигырьләрен укыганда чын татар гаиләсе белән танышкан кебек буласың.

Ул шигырь остасы иде. Тормышчан ысул аша оста каләме белән укучыны җәлеп итү сәләтенә ия булган бу шагыйрьнең максаты күп төрле булуы аңлашыла. Мин аның уен-көлке аша балаларның фикер йөртү һәм сөйләм телен үстерү, татар милли гореф-гадәтләрен оныттырмауга хезмәт иткән шагыйрьләрнең берсе буларак күрәм. Роберт Миңнуллинның гәүдәсе туфракка күмелсә дә, аның рухы әсәрләре аша халык күңелендә мәңге яшәячәк», — дип, татар әдәбият дөньясының, татар халкының, мәрхүмнең якыннарының ачы кайгысын уртаклашуын белдерде.  

Роберт Миңнуллинның үлем хәбәренә Истанбул университеты проректоры, Ислам тарихы галиме, Россия мөселманнары һәм Казан татарларының дин тарихы буенча тикшеренүләр алып барган профессор Ильяс Топсакал; Мимар Синан исемендәге университетның тарих галиме, татар мәгърифәтчеләре буенча күп санлы фәнни хезмәтләр язган Исмәгыйл Түркоглу; лаеклы ялдагы галим, Төркиядә яшәүче милләттәшебез Фазыл Агиш та игътибарсыз калмаганнар, барысы да күренекле татар шагыйренең гомере өзелүен зур югалтуга исәпләп, татар халкының тирән кайгысын уртаклашуларын белдергәннәр, милләтебезгә саулык теләгәннәр.