Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньякүләм танылган «Майнкрафт» компьютер уенында беренче тапкыр Сабантуй уза

Швеция студиясе әзерләгән, бөтен дөньяда йөзләгән миллион уенчысы булган уенда Сабантуй мәйданчыгы барлыкка килде.

news_top_970_100
Дөньякүләм танылган «Майнкрафт» компьютер уенында беренче тапкыр Сабантуй уза

Бүген, 26 июнь көнне дөнья күләмендә танылган компьютер уены Minecraft — »Майнкрафт» та Сабантуй мәйданчыгы барлыка килде.

Уенда татар милли бәйрәмендә була торган мәйданчык, Сабантуй дип язылган элмә такта, келәм күрергә мөмкин. «Сабантуй мәйданчыга» на керү юлына «Рәхим итегез» дип татарча язылган, Татарстан байрагы урнаштырылган. Уенда татар милли бәйрәмендәге көянтә белән су алып йөгерү, ат чабышы кебек уеннар да бар. Бу уенга хас рәвештә бөтен әйберләр дә «шакмаклы» итеп ясалган.

Сабантуй мәйданчыгын КФУның Югары математика һәм мәгълүмат технологияләр институты студентлары К9 коммуникацион агентлыгы белән берлектә булдырган.

RingingAlloy537 никлы Раиф бу уенда инде алты ел уйный.

«Сабантуй турында ишеткәч, мин шаккаттым, бик куандым. Бу уенда уйнаган кешеләргә шушы бәйрәмне уенда күрүе бик кызык булды. Уенда Сабантуй булуы тагын шунысы белән дә әйбәт — бу эсседә чыгып йөрисең килмәсә, шушында гына бәйрәм итәргә була», — ди Раиф.

Ул бу уенда уйнау сәбәбен «бөтен кеше дә уйный ала, шунысы белән кызык, уеннарны үзең сайлап ала аласың», — дип аңлатты.

«Сабантуй мәйданына керү, андагы әйберләрне карау кызык булды, — дип сөйләде бу уенда даими уйнаучы Айгизә (ул mostvannu нигында уйный). — Киләчәктә башка халык бәйрәмнәрен дә күрергә теләр идем. Карарга да кызык, дуслар белән утырырга да. Бу татар халык бәйрәмнәрен бүтән илдәге кешеләргә күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Мин бу уенны кечкенәдән уйныйм, быел ешрак уйный башладым. Уен детальләре белән ошый — бөтен әйбер дә яхшы ясалган, теләгән бөтен нәрсәң дә бар. Өй төзисең килсә, төзе, дусларың белән уйнарга теләсәң, андый мөмкинлек тә бар. Бүтән илләрдәге кешеләр белән дә уйнап була. Авыр көннән соң стрессны киметеп була, анда катлаулы биремнәр юк».

16 яшьлек Әмир satero нигы белән 7 ел уйный. «Майнкрафтны төп фишкасы — ирек. Төзи, җимерә, берләшә, сугыша аласың, үзең генә дөнья читендә бер йортта «яши» яки дусларың белән төлы бер шәһәр төзеп була. Уенда ирек бар.

Уенга беренче тапкыр кергәч, оста уенчыларның корбанына әйләнү ихтималы бар, әмма бер-ике сәгать эчендә аларга җавап бирергә өйрәнәсең. Сине лавага төртеп төшерергә, балта белән сугарга теләгән дошманнар да күп, тыныч тормышта йортлар төзи, бер-береңне чималлар белән тәэмин итә торган дуслар да бар. Андый дуслар белән Майнкрафт чатында гына түгел, соңрак социальчелтәрләрдә һәм реаль тормышта да аралаша башлыйсың. Майнкрафтны шуның өчен яраталар», — ди Әмир.

«Ә Сабантуена килгәндә, мондый чаралар башка халыкларның мәдәнияте белән уеннан чыкмыйча гына да танышырга мөмкинлек бирә. Киләчәктә дә башка халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә бәйле шундый әйберләрне күрергә теләр идем. Бу Россия, башка дәүләтләрдә яшәүче халыклар арасында да таралсын иде», — дип аңлатты Әмир.

Уен мәйданчыгын профессионаллар тиз табарга мөмкин. Яңа гына уйный башлаучылар өчен киңәш:

Сабантуй мәйданчыгын табу өчен уенның 1.16 версиясен ачарга һәм «Сетевая игра» (multiplayer) бүлегенә керергә кирәк. Алга таба сервер адресын язасы — «Добавить» (add server) — 135.181.135.175:25892

Өстәлгән серверны кушканнан соң шунда Сабантуй мәйданчыгын таба аласыз.


Майнкрафт (Minecraft - инглизчә mine — «шахта; табу» + craft — «һөнәр») уены 2009 маенда чыкты, ул даими яңартылып тора. Хәзер инде аның 1.17 версиясе чыкты. Уенны Mojang Studios швед студиясе әзерләгән, аның җитәкчесе Агнес Ларссон.

Уен «шакмаклы» кешеләр булуы белән кызыклы, ул «песочница» жанрындагы уен. Ягъни бу уенда уенчыга ирек бирелә — ул билгеле бер катгый биремнәрне үтәргә тиеш түгел, үзе теләгәннәрен башкара, бу уенда бик күп локацияләр һәм бурычлар була ала. Майнкрафтта уйнаучылар төрле корылмалар төзи, дөньяны өйрәнә, «дошманнарга» каршы сугыша ала. Сугышу экшн уеннардагы кебек кан коюга корылмаган, алар күбрәк көрәшне хәтерләтә.

2016 елда Майнкрафт компьютер уеннары фестивалендә «технология һәм гемдизайн өлкәсендә» үсеш номинациясендә бәяләнде. 2016 елда Time Тайм журналы фаразы буенча Майнкрафт дөньядагы 50 иң яхшы уен дигән исемлектә атынчы урынны алды, ә The Guardian Гардиан аны 21 гасырның иң яхшы уены дип атады.

2020 елда уенны рәсми рәвештә 200 миллион кеше сатып алган, уенны бер айга 132 миллион кеше даими уйнаган. 2021 елда буе уенны ай саен 140 миллион кеше уйный. Монда пират, ягъни урланган версияләр исәпкә алынмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100