Көлгә әйләнгән өмет: концлагерьдә яндырылган татар шагыйре Хәйретдин Мөҗәй турында

26 март — татар каһарман шагыйре һәм язучысы Хәйретдин Мөҗәйнең туган көне. Башкортстанның Төрекмән авылында туган һәм Германия концлагерендә һәлак булган татар егетен бүген туган ягында искә алалар. Кем ул Хәйретдин Мөҗәй? «Татар-информ» татар шагыйре һәм полковник белән таныштыра.

Хәйретдин Мөҗәй, илгә дошманнар һөҗүм иткәч, фронтка китә. Бөтен кеше кебек үк, сугыш беткәннән соң, җиңү яулап, туган ягына, якыннары янына кайтырга хыяллана. Тик бу хыяллар тормышка ашмый. Якты өмет караңгы көлгә әйләнә дә челпәрәмә килә. Татар полковнигы газаплы сынауга эләгә: 1944 елда аны Германиянең Дахау концлагерендә тере килеш яндыралар. Кеше юк. Кабер турында әйтәсе дә юк... Талантлы татар шагыйре һәм хәрбие Хәйретдин Мөҗәй язмышы, өмет-хыяллар белән бергә мәңгелеккә юкка чыга. Әмма бер нәрсә генә үлми — хәтер.

«Кечкенәдән укырга яратты»

Хәйретдин Мөҗәйнең туганы Закира Шәрипова-Хәйретдинова истәлекләреннән:

Абыебыз белән горурланабыз. Кече яшьтән үк аның зирәк булуы, күпне күрергә, белергә омтылуы сизелә иде. Бик хәрәкәтчән дә була үзе. Уку-язуга да кечкенәдән үк өйрәнә. Мәдрәсәдә мулладан белем ала. Яшьтәшләре арасында сабакны тиз отып алуы, сәнгатьле итеп сөйли белүе белән аерылып тора. Мулла да аның сәләтен тиз сизеп ала, үзе юк чагында балаларны өйрәтергә Мөҗәһиткә куша торган була.

18 яшенә җиткәч, үзе теләп армиягә китә. Белемгә зирәк абыебыз һаман укый, сугыш башланганда инде ул подполковник дәрәҗәсенә җитә. Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышканда һәр минут арттан хәнҗәр, алдан мылтык сагалаган куркыныч вакыйгалар була. Бу чор кичерешләре «Мылтык» шигырендә ачык чагыла. Ничә тапкыр аңа үлем куркынычы яный!

Абыем туган ягында бик хөрмәтле кеше иде. Тирә-яктагы биш авылга бердәнбер офицер булган ул. Кулдан килгән кадәр якташларына ярдәм итәргә тырышкан. Ялга киткән арада яшьләр белән аралашкан, төрле уеннар оештырган, спектакльләр куйган.

Сугышта көндәлек теркәп кенә калмаган, сугышчыларның батырлыклары турында фронт газетасына яза барган, бүләккә тәкъдим иткән. Иле өчен янып-көйгән Мөҗәһиткә илгә исән-сау кайту бәхете генә тимәгән. Әсирлек газапларын да кичергән ул: Дахау концлагерендә яндырылган. Туганнарына, якыннарына исә батыр исеме, шигырьләре кайтты.

«Искә алмаган көнебез юк»

Башкортстанның Туймазы районы Төрекмән авылы ветераннар советы рәисе Фәнүсә Таймашева:

Ул халыкны бик яраткан, сугыш алдыннан отпуск алып кайткан, шул вакытны бөтен яшьләрне, туганнарын җыйган, бүләкләр өләшкән. «Безгә матур тасмалар, дәфтәрләр, резинкалар алып кайта иде», — дип искә ала туганнарыбыз. Ул чакта шушы әйберләр сирәк күренеш булган. Туганнарга багышлап шигырьләр дә язган. Аны бик матур, күңелле кеше итеп искә алалар.

Ел саен шәһәр китапханәсендә Мөҗәйнең иҗатына багышланган конкурс үткәрелә. Искә алмаган көнебез юк. Татар дөньясы өчен ул зур шәхес булган. Туган көнендә Туймазы халкы аңа чәчәкләр салачак.

Гомумән, Хәйретдин Мөҗәй нәселе — нык нәсел. Аларның бөтенесе дә укыган, дини гыйлемле, бердәм, аларда туганлык хисләре югалмаган. Нәселләренең 92 яшьлек иң өлкән апаларында бүгенге көндә Коръән ашлары үткәрелеп тора.

Фронтовик-шагыйрьләр исемлегендә Хәйретдин абыйның исеме дә бар. Сугыш башланыр алдыннан ул Татарстанның Язучылар берлегенә кергән булган. Безнең авылдан 149 кеше Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Алар арасында Мөҗәй дә бар.

Шунысы үкенечле: полковник исемен алган абыебызның орденнары да булган дип әйтәләр, аңа бүләкләр бирелгән дигән документ кулыбызда юк. Тоткынга эләгер алдыннан, Мөҗәйгә бүләк бирү турында тәкъдим әйтелгәнлеге мәгълүм, ләкин карары булганмы-юкмы — билгесез.

«Хәйретдин Мөҗәйгә атап шигырьләр яза башладым»

Россиянең атказанган укытучысы, 93 яшьлек Халидә Хәнипова:

Туксанынчы елларда «Татар-башкорт иҗтимагый үзәге» дигән әйбер бар иде, Хәйретдин Мөҗәй турында да шунда сөйләргә туры килде. Хәйретдин чишмәсе бар, шунда барып, җыештырып, чистартып йөрдек. Тора-бара шигырьләр яза башладым. Шигырьләрне еш язмыйм. Хәйретдин агага һәйкәл ачыла дип чакыргач, ничек буш кул белән барыйм, ди? Әлбәттә, шигырь юллары туа. Аннан соң, шәһәребезнең үзәк китапханәсенә Хәйретдин Мөҗәй исемен бирдек. Анда да буш кул белән бара алмадым, шигырь иҗат иттем.

Хәйретдин Мөҗәй көтүче булган, авыр тормышта яшәгән. Болында көтү көткән чакта су чыганакларын күргән дә, эчәргә малларны да алып килгән. Соңыннан Хәйретдин аганың исеме данланып, туган ягына кайткач, халык аны искә алып сөйли башлый һәм шул чишмәгә «Хәйретдин чишмәсе» дип исем бирә.

«Аның белән горурланабыз»

Хәйретдин Мөҗәйнең туганы Мөнирә Мөҗәһитова:

Хәйретдин ага — бабаемның бертуган абыйсы. Аны күргәнем булмады. Октябрьский шәһәрендә Мөҗәйне нык хөрмәтлиләр. Туймазы районы Төрекмән авылында 1965 елда һәйкәлен ачтылар, шунда ук музее да урнашкан.

Шәһәрдә дә, авылда да бер елны да абыебызны искә алмыйча калганнары юк. Туган көннәрендә искә алалар, митинглар үткәрәләр. Туганнар белән кырыкка якын кеше җыелышабыз. Мәдәният йортында аңа багышланган видеоязмалар да саклана. Мөҗәйнең хатыны Калининградта тора иде, ул вакытларда кунак булып киткәне булды. Аның белән горурланабыз.

«Аның истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан яңадан-яңа чаралар оештырачакбыз»

Октябрьский шәһәре «Туган як» газетасының баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева:

Мөҗәһит Хәйретдинов — ул безнең каһарман якташыбыз, Төрекмән авылында туган. Истәлеген мәңгеләштерү өчен Төрекмән авылында аңа һәйкәл куелган, елына ике тапкыр — аның туган көнендә - 26 мартта һәм үлгән көнендә - 4 сентябрьдә шушы һәйкәл янында митинг оештырыла. Шулай ук авылдашлары Мөҗәй хөрмәтенә «Нур» клубында әдәби чаралар үткәрә. Мәсәлән, быел авылның һәвәскәр артистлары «Яра» әсәре буенча спектакль куйды. Анда Бөек Ватан сугышындагы бер авыл тормышы тасвирлана. Мөҗәйнең әлеге көндә исән туганнары бу тамашага кунак итеп чакырылды һәм алар беренче рәтләргә утырып бушлай спектакль карады. Шулай ук якташыбызның исеме Төрекмәндәге бер урамга бирелгән, шәһәребезнең үзәк китапханәсе дә аның исемен йөртә.

2001 елдан-якташы-геройның тууына 100 ел тулуга Арнап шәһәр хакимияте Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия булдырды. Бу премиягә дәгъва кылучылар арасында һәвәскәр шагыйрьләр, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, хәрби-патриотик клублар бар. Премия фонды бүген 30 мең тәшкил итә. Мин үзем шул комиссия әгъзасы, эшләрне бәяләгәндә ватанпәрвәрлек, тәрбияви әһәмияткә игътибар бирергә тырышам. Беренчеләрдән булып Мөҗәһит Хәйретдинов премиясенә журналист, публицист Ренат Хантимеров лаек булды. Шулай ук сентябрь аенда ел саен мәктәп укучылары арасында Мөҗәйнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр бәйгесе оештырабыз. Шундый якташыбыз белән, һичшиксез, горурланабыз, аның истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан тагын да яңадан-яңа чаралар оештырачакбыз. Мәсәлән, «Туган як» газетасы Мөҗәй әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсы, әдәби эшләр бәйгесе оештырачак.

Халидә Хәнипованың Хәйретдин Мөҗәйгә багышлап язган шигырьләре

Ык ярында, һәйкәл янында

Ык ярында тагын Хәтер көне,

Елга өстеннән су, сагышлы

Һәйкәл булып баскан авылдашын

Сәламли камышлар тавышы.


Карт тупыллар чайкала-чайкала,

Хөрмәтлиләр сузып кулларын.

Газиз сөйгәненә мәңгелеккә

Кайтарылган батыр улларын.


Данлы итте ярсу сугышчыны

Явызлыкка булган нәфрәте.

Омтылды ул алып ыргытырга

Ил өстенә килгән хәсрәтне.


Үткер штык белән алдан барды,

Җилфердәде полк әләме.

Фронттагы кырыс чынбарлыкны

Яза торды шагыйрь каләме.


Килгән сүз: «Чыдамлык күрсәтте ул

Язмышы аяусыз чакларда…»

Якты эз калдырып, горурланып,

Тора бүген туган якларда.


Тора карашларын алга төбәп,

Кыюлыгы кунган йөзенә.

Кырларының тәмле исен иснәп

Назын кабул итә үзенә.


Бу һәйкәлгә сукмак һич суынмас,

Янәшәдә калкыр музей да!

Һәр буыннан ихтирам өстәлер

Каһарман Хәйретдин Мөҗәйгә.


Хәйретдин Мөҗәйгә

Бозлары аккандай, яз саен

Үз улын сагына Ыккаем,

Сәламли син туган март аен

Каршыңда баш ия ак каен!


Газапта өзелде гомерең,

Татыдың дошманның җәберен,

Күз күрмәс җирләрдә каберең,

Акланып кайта алды кадерең!


Үлемсез кич саклап иңеңдә

Җырларың җибәрдең илеңә

Исемең — халыкның телендә,

Авылның мәһабәт түрендә.


Иҗатың — фәһемле күпләргә,

Шагыйрьләр бәйгеләр үткәрә,

Рухларын җөйгә этәрә,

Батырның абруен күтәрә.


Һәйкәлең янында биектә,

Дан җырлый яшь кызлар, егетләр.

Булачак батырлар —

Мөҗәйләр,

Мусалар,

Алишлар кебекләр.

Хәйретдин Мөҗәй биографиясе

Шагыйрь һәм прозаик Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төрекмән авылында крестьян гаиләсендә туа. Төрекмән авылы хәзер Октябрьский шәһәренең бер бистәсе.

Унсигез яшендә Хәйретдин Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар, һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, крестьян фетнәләренә каршы көрәшә, 1938 елда Хәсән күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Шул ук вакытта Мөҗәй әдәби иҗаты белән дә шөгыльләнергә вакыт таба: егерменче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик сакчыларының көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерклары һәм хикәяләре еш басыла. 1932 елны Казанда «Мылтыклылар» исеме белән шигырь, хикәя һәм очерклары тупланган аерым җыентыгы дөнья күрә.

Хәйретдин Мөҗәй Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, гвардияче полк командиры буларак, үзенә йөкләнгән сугышчан бурычларны үтәүдә, гитлерчыларның сугыш башында өстенлек иткән гаскәри көчләренә каршы оборона һәм һөҗүм операцияләрен башкаруда күп тапкырлар кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә.

Әмма 1942 елның җәендә, Харьков юнәлешендә һөҗүм хәрәкәтләре барышында Хәйретдин Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм айдан артык сузылган авыр бәрелешләрдән соң, полктан исән калган авыр яралылар, шул исәптән Мөҗәй дә, фашистлар кулына әсир төшә.

Хәйретдин Мөҗәйне башка әсирләр белән бергә Германиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләреннән берсе буларак, әсирләр, Германиягә көчләп куып китерелгән совет гражданнары һәм немец эшчеләре арасында фашизмга каршы пропаганда җәелдерү, листовкалар, прокламацияләр төзү һәм тарату белән актив эш алып бара.

Яшерен оешма, пропаганда һәм соботажлар белән генә чикләнмичә, баш күтәрү өчен әсирләрне коралландыру чарасына да керешә. Әмма 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагеренә яба һәм, озак газаплаулардан соң, үлем җәзасына хөкем итеп, 1944 елның 4 сентябрендә үлем карарын гамәлгә ашыра. Фашист палачлары ул көнне җәзалап үтергән 92 Дахау тоткыны арасында шагыйрь һәм язучы, совет офицеры — полковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.

Хәйретдин Мөҗәйнең Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан «Сугыш көндәлеге» исемле язмалары сакланып кала. Бу язмалардан фронт балаларында автор кичергән сугыш күренешләре, совет солдаты һәм командирларының дошманга булган нәфрәте, фашизмны җиңүгә ышанычы документаль төгәллек, кырыс реализм белән сурәтләнә. Язмалар, татарча һәм рус теленә тәрҗемә ителеп, 1968, 1978 елларда аерым китаплар булып басылып чыга.

Хәйретдин Мөҗәйнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр татар телендә — «Алар сафта» (1961) һәм русча тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (1979) исемле күмәк җыентыкларда урнаштырыла.